Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Обама июньдә Төньяк Ирландиядә очрашачак


Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Барак Обама июнь аенда Төньяк Ирландиядә үтәчәк Сигезлек саммиты читендә аерым да очрашырга җыена.

Ике ил президенты сентябрьдә Петербурда узачак саммит вакытында да сөйләшүләр үткәрәчәк. Бүген бу турыда Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде.

Русия һәм АКШ президентларының киләчәк очрашулары мәсьәләсе бүген Кремльдә АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Томас Донилонның Путин белән очрашуында каралды.

Донилон Путинга Обаманың юлламасын тапшырды, диелә. Русия рәсмиләре бу юлламаны “конструктив” дип бәяләсә дә, аның эчтәлеген әйтүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG