Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан кунак булып килгәндә бик матур ул"


"Мәхкәмәдән курыкмагыз"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:49 0:00

"Мәхкәмәдән курыкмагыз"

Яшь хокук белгече Сирин Зарипов 2009 елдан Татарстанга күчеп килгәннән бирле беркемгә дә ришвәт бирмәгән. 29 яшьлек эшкуар егет сүзләренчә, Казан кунак булып килгәндә бик матур, яши башлагач башка яклары да ачыла.

Сирин Зарипов тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан. Тик тормыш юлы еракларга алып китә, Себергә күчеп Ноябрьски шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Югары белемне Сирин Екатеринбурда алган. Әлеге шәһәрдә Урал дәүләт юридик академиясендә укудан тыш ул төрле эшләр башкарып белемнәрен реаль тормышта ныгыткан. Тик Казан гел үзенә тарта, мөмкинлек булу белән яшь хокук белгече Татарстан башкаласына ашыккан, Татар яшьләре көннәре кебек чараларда актив катнашып, Татарстан яшьләренә Екатеринбурда актив татар егет-кызлары яшәвен күрсәткән.

2009 елда Сирин Казанга күчеп яши башлаган. Шуннан соң кире Екатеринбурга кайтып килгәндә булачак тормыш иптәше, татар кызы Гүзәл белән танышкан. Иң кызыгы - икесе дә бер уку йортында, бер парта артында укып йөргән булган. Нәтиҗәдә бер гаиләдә ике хокук белгече яши башлаган.

Үзенең юридик үзәген булдырганчы Сирин төрле оешмаларда хокук белгече булып та, мәктәптә укытучы булып та эшләп алган. Бервакыт туган абыйлары белән киңәшләшеп Татарстанның Әлмәт шәһәрендә юридик хезмәтләр күрсәтү ширкәте ачалар. "Үз эшеңне башлау шактый җаваплы, куркыта торган адым. Абыйлар терәк булмаса, бу адымга барыр идемме, белмим", ди хокук белгече.

Сирин һәм Гүзәл Зариповлар
Сирин һәм Гүзәл Зариповлар
"Ни өчен Әлмәттә?" дигән сорауга: "Ул вакытта анда юридик хезмәтләр базары тулы түгел иде, Әлмәт - бай шәһәр, кеше дә күп, акчасы да бар", диде Сирин. Әлеге үзәк бүген дә анда уңышлы эшли икән. Шуңа да алар Әлмәткә өстәп 2012 елны Казанда да юридик хезмәтләр күрсәтү үзәге ачарга тәвәкәллиләр. Иң элек Держинский урамында ачалар. Сирин сүзләренчә, бу үтенеч белән килүчеләр өчен җайлы урын санала: якында Казан кирмәне, арбитраж мәхкәмә, машина кую урыннары, болар барысы да исәпкә алына. Бинаны вакытлыча куллану өчен түләү 6000 сум була. Ул офиска гына сыймый башлыйлар һәм Бауман урамындагы "Татар ашлары йорты" бинасының өченче катына урнашалар. Бүген алар анда утыра, аренда бәясен Сирин төгәл әйтмәде, 10-20 мең тирәсендә дип аңладык.

"Безнең эштә төп уңыш серләренең берсе - килгән кешегә тиешле, әйбәт хезмәт күрсәтү. Аларның проблемнарын чишеп бирәсең икән, клиент синеке һәм алар арта барачак", ди хокук белгече. Аның сүзләренчә, үз хокукларыңны белеп, канунны кулланып проблемнарны чишәргә кирәк.

Сирин Зарипов
Сирин Зарипов
"Кешеләр курыкмасыннар иде мәхкәмәгә барырга, ришвәт бирмәскә. Минем, мәсәлән, бервакытта ришвәт биргәнем юк. Мәхкәмәләрдә күп эшләрне кануни юл белән чишәргә була. Әлбәттә, бу авыр сорау, тик мәхкәмәдән куркырга кирәкми. Һәр эш өчен хөкемдарга ришвәт бирмиләр яки кемдер өстән шалтыратып тормый дип уйлыйм. Үзегез барырга теләмәсәгез, безгә әйтегез. Проблемнарын татарча да аңлатучылар бар, тик кызганыч, мәхкәмәдә барысы да урысча алып барыла. Әмма моңа борчыласы юк, милләттәшләребезгә һәрвакыт ярдәмгә итәргә әзербез.

- Казанга күчеп кайтканыңа үкенмисеңме?

- Юк үкенмим, чөнки үзем күчәргә теләдем, Аллага шөкер, туганнар монда яши. Беренче өч ай авыр, икенче өч ае аннан да авыррак. Шул алты айны яши алсаң, калдың дигән сүз инде. Килегез, яшәп карагыз. Монда читтән генә җиңел күренә, Казанның үз менталитеты бар. Кунак булып килгәндә Татарстан башкаласы бик матур, яши башлагач, башка яклары да ачыла", диде Сирин Зарипов.
XS
SM
MD
LG