Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бостон марафоны очында шартлаулар яңгырады, үлүчеләр бар


Кушма Штатларның Бостон шәһәре полициясе мәгълүматына караганда, Американың иң танылган Бостон марафоны финишындагы ике шартлау нәтиҗәсендә кимендә 3 кеше үлгән, дистәләгәне төрле җәрәхәтләр алган.

Полиция махсус җиһазлар шартлатылуы турында белдерә. Алар арасы берничә секунд кына булган.

Бу гамәл өчен җаваплылыкны үзенә әлегә беркем дә алмады. Шартлаулар уңаеннан махсус чыгыш ясаган президент Обама халыкны ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска өндәде һәм берүк вакытта, шушы гамәлне кылучыларның эзенә төшәчәкбез дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG