Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миасстагы "президент сәясәте" мәхкәмәгә җитте


Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәре мәктәбендә балаларына православие нигезләренең мәҗбүри укытылуына каршы булган аналар икенче мәхкәмә эше башларга җыена.

Миасс шәһәре мәхкәмәсендә Мелентьевка бистәсе мәктәбе эше турында тыңлаулар узды, мәхкәмә үз карарын 7 майда чыгарачак.

Балалары беренче сыйныфка йөргән Жанна Кунгурцева белән Ольга Матвеева бу эшнең алдан ук алар файдасына булмаячагын фаразлап үзләре яңа шикаять тапшырачакларын белдерде.

“Моңарчы без балаларыбызга сайлау мөмкинлеге бирелсен, дип таләп иткән булсак, икенче эшебез мәктәпне балаларга дини тәгълиматны көчләп тагуда гаепләү булачак, бусыннан котылу авыррак булыр”, дип сөйләде Азатлыкка бүгенге утырыштан соң Ольга Матвеева.

Узган елның сентябрендә кызлары мәктәпкә йөри башлаганнан бирле бу ике ана балаларына православие нигезләрен мәҗбүри укытуга каршы чыгып мәктәп мөдире Елена Чешуина белән каршылыкка керә. Әниләр күтәргән шау-шу нәтиҗәсендә генә мәктәп диварларында булган православ иконалар алына, дин дәресе мәҗбүри програмнан алынып дәрестән соң факультатив итеп укытыла башлый.

Мәктәпкә әзерлек барганда узган җәйдә Ольга Матвеева белән очрашкан укытучы Флүрә Умурзакова директорның дини кеше булуына, балаларның рухи тәрбиясенә зур игътибар бирүе турында әйткән булган. Уку елының башында ук директор үзе алып барган концертка килгән ата-аналар балаларның бары тик чиркәү әсәрләрен башкаруын күреп шаккаткан. Жанна Кунгурцева берничә мәртәбә балаларның мәктәпкә килгән җирле атакайның кулын үбүен күргән. Директор Елена Чешуина ата-аналар җыелышларының берсендә, “мин президентыбыз Владимир Владимирович Путиннан үрнәк алам. Эшлекле православ кешене башка төрле сәламләү, минемчә дөрес түгел. Мин иелеп акча да сорыйм шунда, мәктәпкә акча бирерләр, бит”, дигән.

Әйткәндәй, мәктәп мөдире президентны еш телгә ала. Дин дәреслекләрен ул “президент сәясәте” дип атый. Тикшерүләр нәтиҗәсендә мәктәптә кулланылган дини дәреслекләрнең мәгариф министрлыгы тарафыннан расланмаганы ачыкланган. Диннәр мәдәнияте турында мәгълүмат балаларга ихтыяри рәвештә 4-5нче сыйныфта гына бирелергә тиеш булса да, бу мәктәптә балалар дин нигезен беренче сыйныфтан ук өйрәнгән.


Видеода мәктәп директоры Елена Чешуина

Узган ел бу мәктәптә ислам дине нигезләре дә укытылган.

“Безнең факультативны 7нче дәрес итеп куйдылар, 4нче класс балаларының ул дәрескә калырга теләкләре булмады. Бер ел уздырдык шулай итеп, атнасына бер, чәршәмбе көннәре, аннары бетердек. Урыслашу нык көчле монда”, дип сөйләде Азатлыкка дәресләрне алып барган Әхмәт хәзрәт Хәсәньянов.

Православ дине програмга башка дәресләр арасында, балалар китмәсен өчен иртән һәм көндез куелган булган.

“Шәһәрдә православ мәдәнияте белән дә, мөселман дине белән дә аерым кызыксынган мәктәпләр юк, күпчелек ата-аналар дөньяви этика дәресен сайлый”, диде Әхмәт хәзрәт.

Мелентьевка мәктәбендәге хәлне ул директор һәм укытучыларның наданлыгы һәм белеме сай булудан килеп чыгуы белән аңлатты.

“Чыннан да директоры православ динен каты тота, кешеләргә дә тага. Үз күзләрем белән күргәнем бар, кергәч тә фойеда иконалар эленеп тора иде. Тикшерүләр узгач алар барысы да алынды, андый әйберләр юк хәзер. Православ мәдәнияте дәресе дә программадан тыш, факультатив рәвештә генә кертелә. Теләмәгән балалар анда йөрми, тикшерүләрдән соң барысы да җайга салынды.”

Әхмәт хәзрәт шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Невраева белән дә, башка мәктәпләр белән дә элемтәдә тора.

“Без дә укыттык, беркемне дә мәҗбүр итмәдек. Мәктәпнең сәхнәсендә Корбан бәйрәмен дә уздырдык, бүләкләрне тараттык, матур итеп сәхнәдә чыгыш ясадык та киттек. Монда белүемчә, мәктәптә укыган ике баланың әтиләре - атакайлар, чиркәүдә эшлиләр, алар мәктәп эшенә нык тыкшына. Мөселман мәдәнияте белән үзләре кызыксынып безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Мисал өчен, монда 26нчы гимназия бар, аларга без җәй көне мөселман диненә багышланган элмә такта эшләдек, башка диннәр дә бар иде анда, балаларны фотографияләр аша диннәр белән танышу өчен эшләдек”, ди Әхмәт хәзрәт.

please wait

No media source currently available

0:00 0:05:10 0:00
йөкләү

Миасста 200 меңләп кеше яши. Шуларның 30% мөселманнар. Ислам дине дәресләре гыйбадәт йортында гына бара. Миасста мәчет юк, хәзер шәһәр читендә төзелеш бара.

“Җомга намазларына гыйбадәт йортыбыз тула. Вәгазьне кемнәр күбрәк булуына карап – татарча яки урысча сөйлибез. Үзебезнекеләр булса күбрәк татарча сөйләргә тырышам. Таҗик, үзбәкләр дә күп. Мәчет төзелсә дә җиңелрәк булыр иде, халык шуның тирәсендә берләшер иде. Әлегә халык монда үзенең динен, милләтен оныткан”, ди Әхмәт хәзрәт.

Инде кире Мелентьевка мәктәбенә кайтсак, директор белән мәхкәмәләшеп йөргән ике ананың кызлары укыган сыйныф “проблемалы” дип атала икән. Иконалар алынса да, кызларга каршылык, аларга белем бирергә теләмәү сизелә.

“Безне яклаган ата-аналар бик күп. Ләкин мәхкәмәдә мәктәп директорын яклаган ата-аналарга гына сөйләргә вакыт бирелде. Миңа ике генә минут бирелде. Безнең адвокатка да хакимияттән көчле басым булган. Мин юридик белемем булмый торып та бүгенге утырышның нинди хаталар белән алып барылганын күрдем. Безнең максат – директорны эшеннән алу түгел, анысын мәгариф идарәсе хәл итсен. Ул алыначак, дип авызны томаларга тырышалар безгә. Безнең максат – балаларыбызга дини тәгълиматны көчләп тагуны туктату, аларга сайлау мөмкинлеген бирү”, диде Ольга Матвеева.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00
йөкләү

Әлеге вакытта директор Елена Чешуина вазифаларыннан читләштерелгән.
XS
SM
MD
LG