Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тулаем җитештерү күләме үсеше азрак булыр дип фаразлана


Халыкара валюта фонды Русиянең тулаем җитештерү күләме үсеше 2013 елда моңарчы фаразланганчы 3,8 процент түгел, 3,1 процент булачак, дип белдерде. Украинада исә 2012 үсеш 0,2 процент булса, быел Халыкара валюта фонды анда үсеш 0 процент булачак, дип фаразлый.

Әлеге оешма белдерүенчә, 2012 елда иран икътисады 1,9 процентка түбән тәгәрәгән. Халыкара чикләүләр нәтиҗәсендә быел Иран икътисадында тагын 1,3 процент кимү фаразлана. Узган елның июлендә Көнбатыш илләренең Иран нефтенә каршы чикләүләр кертүе бу илнең икътисадына нык тәэсир итте. Халыкара чикләүләр Иранның атом омтылышларына комачаулау максаты белән кертелде.
XS
SM
MD
LG