Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Олимпия күргәзмәсе ачылды


Казанда Олимпия күргәзмәсе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Казанда Олимпия күргәзмәсе ачылды

16 апрельдә Казанның “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Олимпия: вакытны җиңү” дигән күргәзмә ачылды. Чара Казан Универсиадасына багышлана.

Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан антик һәм Көнбатыш Европа сәнгатенең 300 әсәре күрсәтелә. Боларның барысы да борынгы Олимпия уеннары тарихын хәтерләтә.

Экспозиция тематик яктан берничә бүлеккә бүленә. Күргәзмәнең антик блогында мәрмәр скульптура, атлетик рәсемнәр белән бизәкле вазалар, бронзадан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителә. Шулай ук коропластика һәм нумизматика да борынгы Олимпия бәйрәме атмосферасын чагылдырып тора.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Азатлык сорауларын җаваплап, мондый күргәзмәнең Казанда ачылуы бик зур вакыйга дип билгеләп үтте.

“Казан Универсиадасы алдыннан Эрмитажның шундый бай күргәзмәсенең Татарстанда ачылуы бик мөһим. Эрмитаж алып килгән картинаналар, скультуралар, алар дөньякүләм кадерле экспонатлар. Боларны теләсә кая алып барып булмый. Бер яктан бу әйберләрне күрсәтү өчен алып барылачак урында тиешле шартлар тудыру таләп ителсә, икенче яктан анда бу экспонатларны аңларлык интелегенциянең дә булуы кирәк. Казанда боларның барысы да бар”, диде ул.

Күргәзмә 7 ноябрьгә кадәр ачык булачак.
XS
SM
MD
LG