Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

13 апрельдә үткән балалар фестивале икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Беренчедән, тантана Самар шәһәр мохтариятенең 10 еллыгына туры килде, икенчедән, милли хәрәкәт тарихында беренче мәртәбә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры балаларга “Шүрәле” спектаклен күрсәтте.

Юбилей булгач, әлбәттә инде, тарих искә алына. Ә шәһәр мохтариятенең тарихы үкенерлек түгел. Бәйрәмне алып баручы Наилә Сабирҗанова мохтарият әйдаманнарына тукталып түбәндәге мәгълүматны бирде:

“Самар татар милли хәрәкәте балаларга зур игътибар күрсәтеп яшәде. “Туган тел” җәмгыяте башлаган татар балалары бәйрәмен соңгы елларда Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте үз җилкәсенә алды. Мохтарият җитәкчесе – Рифкат Хуҗин.

Балаларга багышланган бәйрәмебез һәр елны үзенчәлекле уза. Сәбәбе бик гади – һәр елны төрле авыллардан төрле коллективлар килә. Ләкин дә, һәр елны бер коллектив чыгыш ясамый калмас – ул Самардагы “Яктылык” мәктәбе укучылары. “Яктылык” мәктәбе – ул безнең горурлыгыбыз. Менә бүген дә бәйрәмебезне “Яктылык” укучылары башлап җибәрделәр.

“Туган тел” җәмгыяте чирек гасыр буена бер дигән милли хәрәкәт лидерларын үстерде. Дәүләтебез Русиядә мохтариятләр турында яңа канун чыккач, татарлар Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятен оештырдылар.

Туганнар, бу аерылу түгел иде. Бу – татар милли хәрәкәтендә үсеш баскычы булып кабул ителде. Самар шәһәре милли-мәдәни мохтарияте үз җилкәсенә ике бәйрәмне алды. Балалар фестивален Һәм “Сөмбелә” бәйрәмен. Татар милли хәрәкәте мәйданнарга, сәхнәләргә бәйрәмнәребезне генә кайтармады, ул әле гореф-гадәтләребезне саклау йөген дә үз җилкәсенә алды. Шәһәр мохтариятенең рәисе итеп Җәмил абый Вәлиуллин сайланды. Баһадир гәүдәле, олпат татарыбыз Вәлиуллин үз тирәсенә булдыклы, уңган, милләт йөрәкле, типсәләр тимер өзәрлек яшь эшбатырларны туплап, җиң сызганып эшкә кереште. Әгәр дә җәмгыять рәисен аның әгъзалары сайлап куйса, рәис үзенә директорны күңеленә хуш килгән һәм документлар белән эшләргә маһир кешене үзе куя. Вәлиуллин директор итеп Мансур Ямалетдиновны куйды. Һәм ялгышмады. Мансур абый татар дөньясында беренче булып музыка мәктәбе укучылары башкаруында татар композиторларының әсәрләрен яңгыратты. Матди чыгымнарны тулысынча үз җилкәсенә алды. Мансур абый Ямалетдинов - Самарда хәләл ит сатуны оештырган милләттәшебез".
Бер гаиләдән икешәр бала белән килүчеләр дә булды

Бер гаиләдән икешәр бала белән килүчеләр дә булды


Татар милли хәрәкәте уздырган һәр бәйрәмдә безнең хәзрәтләребез чыгыш ясый. Фестивальдә мөфти Талип хәзрәт Яруллин нотык тотты. Ул үзенең чыгышын тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлады. “Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗинның балалар өчен зур тантана уздыруы мактауга лаек. Балалар эш белән мәшгуль булырга тиешләр. Аларны урамнан сакларга кирәк. Биесеннәр, җырласыннар, спорт уеннарында катнашсыннар, тик вакытларын урамда гына уздырмасыннар. Әкренләп намазга да баса башласыннар”, дип түгәрәкләде чыгышын мөфти Талип хәзрәт Яруллин. Мөфти мохтарият җитәкчесе Рифкат Хуҗинга Коръән бүләк итте. Бу инде Рифкат әфәнде Хуҗинга өйгә эш биреп җибәрү буларак кабул ителде.

Мөфти чыгышыннан соң Тольятти шәһәренең 3нче музыка мәктәбендә белем алучы, “Якты йолдыз” фестиваленең Гран-при лауреаты Наил Исхаков Газинур Хаҗигалиевның “Дога кылыйк без” исемле җырын башкарып дини тематиканы көчәйтте.

Наилә Сабирҗанова чыгышыннан тагын бер фикер: “Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятенә – 10 ел. Шул 10 ел эчендә җәмгыятьне ике кеше җитәкләде. Беренчесе – Җәмил абый Вәлиуллин. Җәмил абый Вәлиуллин шәһәр мохтариятенең нигез ташын да салды, диварларын да нык бастырды. Шәһәр мохтариятендә дистәгә якын бер дигән ирләр эшләде. Җәмил абый аларның барчасын да бергә туплап, ныклы команда оештырды. Буыннар алмашыну табигый хәл. Үзе ялга киткәндә мохтарият җитәкчесе итеп Рифкат Хуҗинны тәкъдим итте. Беребез дә каршы килмәдек. Чөнки Җәмил Вәлиуллин әйткән сүз – ул аткан ук. Аңа һәрвакыт ышаныч зур иде. Һәм ул ялгышмады. Рифкат Хуҗин өлкән буын милләтпәрвәрләрнең йөзенә кызыллык китермичә вазифаларын бик яхшы башкара. Яңа рәис яңа директорны үзе куя. Рифкат әфәнде Хуҗин урынбасары итеп укымышлы, инсафлы, битенә кызыллык китерми торган Илдар Тренгуловны алды".

Җәмил Вәлиуллинны тантанада лаеклы зурладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Тольяттидан килгән Наил Исхаковны халык яратты

Тольяттидан килгән Наил Исхаковны халык яратты


Бүләкләр мул булды. Иң күп бүләкләр, әлбәттә, Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗинга бирелде. Бу күренеш бик матур барды, чөнки һәр чыгыш ясаучы котлау сүзләрен генә әйтмәде, алар әле Рифкат әфәнденең шәхси сыйфатларына мөкиббән булуларына басым ясадылар.

Похвистнево районындагы “Туган тел” җәмгыятенең җитәкчесе, Гали авылының күренекле эшбатыры Расыйх Латыпов чыгышыннан фикер: “Рифкат белән мин тыгыз элемтәдә эш алып барам. Уңышларын күзәтеп барам. Киләчәктә дә иңгә-иң эшләргә язсын”.

Русия Федерациясе күләмендә татар милли-мәдәни мохтариятләр берлегенең рәисе, Федераль Дума депутаты Илдар Гыйлметдиновның “Рәхмәт хаты”н Федераль мохтарият шурасы әгъзасы Минәхмәт Хәлиуллов тапшырды. Федераль биеклектәге җитәкче Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенә һәм аның әйдаманы Рифкат Хуҗинга олуг хөрмәт күрсәткән. Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов Рифкат әфәнде тарафына мактау сүзләрен кызганмады, киләчәктә дә шулай татарыбызга җигелеп хезмәт итүен теләде.
Кияү егетләре бии

Кияү егетләре бии


Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятенең ун еллыгы белән “Яктылык” мәктәбенең директоры Радик Газизов котлады.

Рифкат әфәнде Хуҗин “Яктылык” мәктәбе укытучыларына мактаунамәләр һәм бүләкләр тапшырды.

Балалар фестивалендә Тольяттидан килгән балалар аеруча калкулыкта булдылар. Һәр коллективның үз юнәлеше булу куанычлы хәл. “Яктылык”лар бию буенча алдынгылар. Тольяттидан килгән Наил Исхаков, Диләрә Усманова, Элмира Ибраһимова елдан-ел осталыкларын камилләштерәләр. Алар инде сәхнә культурасын үзләштергән яшьләребез. Тольяттида балаларны татар сәнгате сукмагына бастыруда шәһәрдәге милли хәрәкәт әйдаманнары көч куя. Бу юл да, баланы татар теленә, татар мохитенә якынайта. Йөрәк түренә милли хисләр сеңдерә.

8 яшьлек Ләйсән курайда өздереп татар көйләрен башкарды

8 яшьлек Ләйсән курайда өздереп татар көйләрен башкарды

Казаннан килгән 8 яшьлек Ләйсән Фәйзуллина курайда өздереп татар көйләрен башкарды. Бу бала Татарстан йолдызы. “Кояшлы бүләк” бәйгесендә катнашып Казанда беренче урынны алган бала. Ләйсән фестивальнең бизәгенә әверелде.
Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең көчле ягы шунда ки, ул үзенең кул астындагы Самар, Тольятти, Сызран, Жигүле мохтариятләре, Яңа Куйбышев, Галидә “Туган тел” җәмгыятьләре белән кулга-кул тотынып эшли. Үзенә күрә бер генератор ролен башкара. Икенче үзенчәлеге шунда ки, Минәхмәт Хәлиуллов сәнгать белән спортны янәшә куеп, кошның ике канатыдай итте. Сәнгать белән физик көчне дуслаштырды. Самарда өч дистәдән артык милли үзәкләр үзләренең футбол такымнарын (командаларын) тоталар. Самар өлкә татар милли – мәдәни мохтарияте туплаган “Идел” командасы ярышларда җиңеп чыкты! “Идел”нең тренеры – Җәмил Шәрипов.

Командага җиңү кубогын Самар өлкә “Дуслык” йортының мөдире Дмитрий Мюльбах тапшырды, ә һәр уенчыга акчалата бүләкләрне Минәхмәт Хәлиуллов бирде.

“Балалар фестивале”н оештыруда үзенчәлекләре шунда ки, жанр дигән нәрсәгә зур игътибар итәсең. Бу нарасыйларның дөньяны кабул итүләренә бәйләнгән. Бала-чага төрлелекне ярата. Рифкат әфәнде Хуҗин мохтарият җитәкчесе буларак, менә шул психологияне яхшы аңлап эш итә. Самар балалар бәйрәменә һәр елны яңа коллективлар килә. География татар авыллары белән генә чикләнми. Татар теле предмет булып кермәгән мәктәпләрдән дә балалар чакырыла. Шул ук вакытта үзешчән коллективларга программа туплауда тулы иреклек бирелә. Бертуктаусыз шәһәрләр күтәрелә. Самар, Тольятти, Сызран, Подбельски. Көн тәртибендә Яңа Куйбышев һәм Җигүле шәһәрләре тора.
Балаларны җыеп тамаша куйдыру үзе бер олуг мәшәкать булса, әле бит аларга үрнәк тә күрсәтергә кирәк. Һәр балалар фестиваленә рухи мәркәзебез Казаннан нинди генә амплуадагы артистлар чакырылмый!
Кызлар биюе

Кызлар биюе


Татар халкының үзәк өзгеч җырларын башкаручы Фердинанд Сәлахов, эстрадабызның иң-иң чибәр йөзле һәм сәләт иясе Рөстәм Асаев, сәгатьләр буена фортепианога кушылып Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, башка классик композиторларның әсәрләрен башкаручы Илүсә Хуҗина һәм башкалар. Рифкат әфәнде Хуҗин тарихта беренче тапкыр балалар спектакле белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрын чакырды. “Шүрәле онлайн” спектаклен тамашачылар яратып карадылар.

Спектакль балалар өчен язылган, режиссер аны нарасыйларга яраклаштырып җиңел карарлык иткән. Әсәрдә төп тема – тәрбия. Артистлар моны һөнәрмәндләр биеклегендә залдагыларның күңел түренә сала белделәр.

Музыка укытучысы Линар Әбсаттаровка мактау хаты тапшырылды

Музыка укытучысы Линар Әбсаттаровка мактау хаты тапшырылды

“Самар сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының чыгыш ясавы – безнең өчен горурлык. Балалар фестиваленә драма артистларын чакырып без бер генә максат куйдык. Яшьләребезне театрга ияләштерү. Театрсыз - милләтнең киләчәге юк. Театр – вәгазь. Театр – ул тәрбия. Артистларыбызга олуг рәхмәтләребез. Бүгенге танышуыбыз - дуслыкка күтәрелсен иде. Киләчәктә олылар спектакльләрен дә карарга язсын.
Рәхмәт үзегезгә. Аралашып, дуслашып яшик. Татарыбызны күтәреп яшик. Без сезне яраттык” ,– диде Самар татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин.

Самарда балалар фестивале зур оешканлык белән барды. Тантананың барышы сәгатьтәй булды, дип әйтәсе килә. Фестивальнең сценариен һәм режиссурасын Наилә Сабирҗанова башкарды һәм бәйрәмне үзе үк алып та барды. Сценарий буенча бәйрәм 16 сәгать 35 минутта түгәрәкләнергә тиеш булса, ә ул 16 сәгать 30 минутта бетте.

Моңа ирешү өчен тулы бер команда эшләде. Оештыру мәшәкатьләренең башында Рифкат Хуҗин булса, аның “уң кулы” ролен Илдар Тренгулов башкарды. Милли хәрәкәтнең активисты Ригил Курмаев зур эшләр кылды. Кызларыбыз үзләренең уңганлыкларын эшкә җиктеләр. Самар дәүләт медицина университеты студенты Ринат Сафин җиң сызганып эшләде. Кунакларны да каршы алды, фойеда бер көтү нарасыйлар белән уеннар да оештырды. Фойелардагы күргәзмәләр барлык зәвыкларны да канәгатьләндерерлек иде. Беренче катта Азат ага Надировның картиналарын яратып карадылар.
Фестивальдән күренеш

Фестивальдән күренеш


Рухи мәркәзебез Казаннан килгән Ландыш Фәйзуллина халыкны татар телендә чыга торган “Тылсымлы куллар” исемле журнал турында тәфсилләп сөйләде һәм журналны халыкка таратты. Фойедагы буфетлар татар ризыкларын күпләп әзерләгәннәр иде. Сатучылар да канәгать калганнар. Халык ашамлыкларны өйләренә дә капчыклап алып китте.

Самарда татар балалары бәйрәме гөрләп узды. Һәр нарасый үзенең бөек милләт баласы булганына куанып, татар булганнарына горурландылар.

“Иртәгедән башлап “Сөмбелә” бәйрәменә әзерләнә башлыйбыз”, - диде Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Илдар Тренгулов.

XS
SM
MD
LG