Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә кырымтатар егетләре сугышамы?


Сүрия оппозициясе сугышчысы Дәир Әл-Зур урамында
Сүрия оппозициясе сугышчысы Дәир Әл-Зур урамында

Сүриядә оппозиция ягында Украинадан ике йөзләп мөселман сугыша дигән гайре рәсми хәбәрләр бар.

Кырым матбугатында Сүриядә 20 яшендә кырымтатар егете Абдулла Җаппаров сугышта һәлак булганы хакында хәбәрләр таралды. Аның әтисе белдергәненә күрә, улы эш эзләп Төркиягә киткән икән, башка бернинди хәбәр юк, ди. Ләкин бу гаиләнең күршеләре чыннан да егетнең Сүриягә сугышка киткәнен, анда һәлак булганын сөйлиләр.

Абдулла Сүриядә оппозиция ягында Бәшәр Әсад тарафдарларына каршы сугышып миналар кырында һәлак булган, тагын бер кырымтатар егете аягы каты яраланган дигән тикшерелмәгән хәбәрләр бар, диде Мәҗлес әгъзасы Зәвҗәт Куртумеров. Карасубазар (Белогорски) янындагы кырымтатарларының Сары-Су бистәсендә яшәүчеләр кырымтатар яшьләренең кибет янында еш кына җыелып Сүриядәге сугышта катнашу ихтималы хакында сүз йөрткәннәрен дә хәтерлиләр. Сары-Судан кимендә өч кешенең Сүриягә киткәнен фаразлый алар. Сары-Суда яшәгән Абдулла көрәш белен шөгыльләнгән, мәктәптән соң төрле төзелеш эшләрендә эшләгән. Төркиягә китүенә әтисе каршы чыккан, ләкин ул аны туктата алмаган. Абдулла Сүриядә җирләнгән дип хәбәр ителә.

Кырымнан Сүриягә ислам динен традицион булмаган сәләфи, ягъни ваһһабчылык юнәлешен тотучылар бара икән. Кырымнан Төркиягә барып, аннан чиктән Сүриягә узалар. Сүриягә баручыларны Кырымда яки Төркиядә махсус туплыйлар, алар сугышка үз ихтияры белән бара дигән хәбәрләр юк.

Сүриядә рәсми хакимиятләргә каршы сугышкан оппозицияне яклап 2012 елда Акмәчеттә “Хизб-ут Тәһрир” оешмасы якынча 2500 кешелек митинг үткәргән иде. “Хизб-ут-Тәһрир” Кырымда шактый актив эшчәнлек алып бара. 2013 елның 1 мартында “Хизб-ут-Тәһрир” Бакчасарайның Хан сараенда “Бер байрак, бер сугыш, бер өммәт” шигаре белен бер чара үткәргән иде. Бу оешманың идеологиясе милләтне инкярь итә, мөселманнарны берлештергән хәлифәт төзүне максат итеп куя. “Хизб-ут-Тәһрир” Украинада канун ягыннан тыелмаган оешма. Аның Кырымда 6-12 мең тарафдары бар.

Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, Сүриядә Украина ватандашлары булган 200ләп мөселман сугыша. Әгәр бу мәгълүмат расланса, ягъни Сүриядә барган сугышта Украинадан ялланган сугышчылар катнашканы расланса, Сүриянең Украинадагы илчелеге бу мәсьәләдә Украинадан тиешле чаралар күрүне таләп итә ала. Әлегә Украинада бу мәсьәләдә рәсми мәгълүмат булмады. Ләкин Абдулланың әтисен Украина иминлек хезмәтенең Карасубазар бүлегенә чакыртып, улы кайда булуы белән кызыксынганнар. Ул, илегездә эш юк, улым эш эзләп китте, дигән.

Кырым мөфтиятендә исә Кырымнан мөселманнарның Сүриягә баруы хакында мәгълүмат юк дип хәбәр иттеләр.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилуглы кырым мөселманнарың Сүриягә барганын, һәлак булган егет хакында ишеткәнен сөйләгән. “Бу, әлбәттә, канунсыз һәм безнең яктан моңа ризалык юк, ләкин баручылар бар һәм без моңа каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Сүриядә хөкем сөргән вазгыятьтә кем хаклы, кем хаксыз икәне билгеле түгел. Мин милләттәшләребезгә андагы вазгыятьтән читтә торырга киңәш итәм. Илнең ризалыгы булмыйча каядыр барып сугышу канунсыз. Хакимиятләр үзләре моңа юл куймаска тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG