Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы депутаты Когогина Путиннан күбрәк акча эшләгән


Әлфия Когогина
Әлфия Когогина

Русия дәүләт думасы депутатларының 2012 елдагы керемнәре бәян ителде. Думага депутат таныклыгын Чаллыдан алуга ирешкән Әлфия Когогинананың еллык кереме Русия президенты Владимир Путиныкыннан якынча 1 миллион 300 мең сумга күбрәк.

Әлфия Когогина – Русия думасында ярты миллионлы Чаллы шәһәре вәкиле. Кабул ителгән кануннар буенча, хәзер депутатлар үзләренең, гаилә әгъзаларының керемнәрен күрсәтергә мәҗбүр. Русия думасына Чаллыдан узган депутат Когогинаның 2012 елдагы кереме 7 миллион 152 мең 631 сум тәшкил иткән. Депутат ханым аңа караган милекне дә күрсәткән. Мәсәлән, аның хосусый милке исәбендә 57 кв.м. фатирның дүрттән бер өлеше, 14 кв. м. җирдә машина кую урыны, Мерседес-Бенц автомобиле булуы әйтелә. Әлфия ханымның ире – КАМАЗ ширкәте генераль директоры Сергей Когогинның керемнәре хатыныкыннан күпкә артык. Когогин әфәнде 2012 елда 50 миллион 805 мең сумга якын акча эшләгән. Аның гомуми мәйданнары 1097 кв.м. га җиткән өч фатиры, шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге, өч машина кую урыны, БМВ машинасы, “Ямаха” суйөзгече бар икән. Аларның баласы да гаилә казнасына 790 мең сумга якын табыш китергән.

Русия президенты Владимир Путин депутат түгел. Шуңадырмы, аның кереме Чаллыдан депутат итеп чыгарылган Әлфия Когогинаныкыннан шактый калыша. Рәсми хәбәрләр буенча, президентның кереме 5 миллион 790 мең сум тирәсе. Булган милке дә шактый ярлы күренә. Депутат Когогинада “Мерседес” булса, президенттта бары борынгы ике “ГАЗ” һәм “Нива” машиналары гына күрсәтелә. Президент карамагындагы җир кишәрлеге 1500 кв. м. Фатиры да икәү генә – 77 һәм 153 кв. метрлы. Машина саклау урыны шулай ук ике.

Әлфия Когогина узган 2012 ел өчен түгел, ә 2011 елда да нинди юллар белән акча эшләгәннәренә беркадәр аңлатма бирә. “2011 елда минем һәм гаиләнең кереме Мәскәү өлкәсендәге 5 гектар җир кишәрлеген төзелеш өчен сатудан, Мәскәүдә төзелеп бетмәгән фатирны сатудан, хезмәт хакыннан, банкларга салган акчалардан һәм машинаны сатудан керде. Аның барлык салымнары да түләнгән", дип белдерде ул.

Инде Чаллыдан Татарстан дәүләт шурасы депутаты булганнарга да тукталыйк. Светлана Захарова, мәсәлән, узган ел 3 миллион сум керем алган. Депутат хезмәтендә куллану өчен аңа үз милкендә булган ике фатирга өстәп, 109 кв. метрлы фатир бирелгән.

Аида Шәрипова (Паткина) бу шурада хезмәт хакы алып даими эшли. Аның кереме 2 миллион 300 мең сумга якын. Паткиннарның дүрт җир кишәрлеге, аерым йортлары һәм өч фатирлары, “Лексус” машинасы булуы әйтелә. Депутат карамагында 95 кв. метрлы фатир да бар.
XS
SM
MD
LG