Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел кешенең дөньяга карашын билгелиме?


Гай Дойчер
Гай Дойчер

Төрле телләрдә сөйләшеп үскән кешеләрнең аңы төрлечә формалашса да, тел аермалыклары үзара аңлашуга киртә була алмый, ди лигнвист Гай Дойчер.

Ана теленең кеше аңы формалашуга һәм аның дөньяга карашына да тәэсир итүе турында бәхәсләр инде күптәннән бара. “Тел күзлеге аша: Нигә дөнья башка телләрдә башкача күренә?” исемле китап авторы, лингвист Гай Дойчер тел аермалыклары кешеләрне төрле әйберләрне төрлечә күрергә мәҗбүр итсә дә, үзара аңлашуга киртә була алмый, ди. Азатлык радиосы Гай Дойчер белән төрле телләрнең кеше аңына төрлечә тәэсире турында әңгәмә тәкъдим итә.

– Гадирәк нәрсәдән башлыйк. Сез ничә тел беләсез?

– Балачакта мин иврит телендә сөйләштем. Мин Израилдә кечкенә чакта бары бер генә телдә сөйләшеп үстем. Соңрак мәктәптә башка телләр дә өйрәндем – күбрәк инглизчә, шулай ук алман һәм гарәп телләрен, бераз латинча да. Студент чакта Скандинавиядә яшәгәндә бераз данча һәм шведча да сукалый башлаган идем. Фән өлкәсендә мин эш иткән телләр борынгы Месопотамия телләре. Ул телләрнең кайберләрендә соңгы 4000 елда беркем дә сөйләшмәгән. Шуңа күрә мин ул телләрдә язылганнарны укый алсам да, аларның ничек яңгырарга тиешлеген белмим. Әгәр мин ул телләрдә сөйләшә белсәм дә, барыбер сөйләшергә кеше булмас иде.

– Тел кешенең фикерләү рәвешен дә формалаштыра диләр, чөнки бер телдә җиңел генә аңлашылган кайбер нәрсәләр икенче телдә аңлата алмаслык булырга мөмкин, икенче телдә аны аңлата торган сүзләр булмау сәбәпле, диләр. Бу фикер нигезлеме?

– Мин безнең ана телебез башка телдә сөйләшүчеләр җиңел генә аңлаганны аңларга комачаулый, дип исәпләмим. Кайбер телләрдә сөйләшүчеләр без сүз алып барган нәрсәләрне – демократия, ирек яки башка берәр нәрсәне аңлый алмый, чөнки аларның телендә ул сүз юк дигән бәхәсләрне һәркайда ишетеп булса да, лингвистлар арасында андый бәхәс юк. Минемчә бу ялгыш фикер. Бер телдә сөйләшүчеләрне икенче телдә сөйләшүчеләр андый сүз булмау аркасында гына аңламавын раслаучы дәлилләр юк. Башка телдә сөйләшүче кешегә аның үз телендә аңлатып булмастай бернәрсә дә юк. Ул телдә аны аңлатырлык билгеләмәләрнең җитмәве да киртә була алмый.

– Шулай да, сез тел безнең фикерләү рәвешенә тәэсир итә, чөнки ул, сезнеңчә әйтсәк, “фикерләү гадәтен” формалаштыра, дисез.

– Бәлки, иң ачык мисал – төрле телләрнең безнең тирә-ягыбызны төрлечә сурәтләведер. Кайбер телләрдә уң яки сул як дигән сүзләр, хәтта алдымда, артымда дигән сүзләр дә юк. Боларны алар географик юнәлешләр белән генә аңлата. “Мин хәзер сезнең белән сөйләшәм һәм телефон алдына торам”, дигәнне алар “Мин хәзер сезнең белән сөйләшәм һәм телефоннан көньякта торам” дип әйтерләр иде. Яки “Уң ягымда чынаяк” дигәнне алар “Көнчыгыш ягымда чынаяк” дип әйтерләр иде. Бу безнең өчен искитәрлек нәрсә булса да, дөньяда чыннан да шулай сөйләшүче халыклар җитәрлек.

Дөньяга географик ориентирлар аша карауның таныш түгел урында кешене кыен хәлгә куюын бик ачык күрсәтүче бер мисал бар. Ул Индонезиянең Бали утравындагы бик сәләтле биюче малай белән 1930-нчы елларда шунда яшәгән Канада музыкологы турында. Ул малайның авылында тиешле биюне өйрәтүче кеше булмау сәбәпле, музыколог аны башка авылга илтеп куйган. Берничә көннән малай инде биюне өйрәнгәндер, дип аны карарга барса – малайның берни дә өйрәнә алмаганлыгын күргән, чөнки, ул авылдагы географик юнәлешләр малайның аңында булмау сәбәпле, ул укытучысы әйткәннәрне аңлый алмаган. Укытучысы “бер адым көньякка атла” яки “көнбатыш кулыңны күтәр” дип өйрәтә. Малай моны үз авылында җиңел генә аңлаган булыр иде. Әмма ят авылда географик юнәлешләрне белми. Тирә-юнь манзара бөтенләй ят булу сәбәпле малай укытучысы кушканнарны аңлый алмаган.

– Инглиз теле кебек кайбер телләрдә җансыз әйберләр җенесләргә бүленми. Әмма күп кенә телләрдә бүленә. Мондый җенесләргә бүлеп карау фикерләүгә тәэсир итәме?

– Әгәр дә сезнең телегез агач, тәрәзә, урындык һәм башка шундый җансыз әйберләр турында ир-ат яки хатын-кыз җенесләренә бүлеп сөйләшергә мәҗбүр итә икән, бу гадәт үзе генә дә ул әйберләрнең сезнең аңыгызда ир-ат яки хатын-кыз җенесе белән бәйләнүенә китерә. Күп кенә телләрдә бу нәрсәнең тәэсирен инде җентекләп тикшерделәр. Мисал өчен, әгәр дә теге-яки бу телдә күпер алман телендәге кебек (Brücke) хатын-кыз җенесенә кертелә икән, ул телдә сөйләшүчеләр күперне хатын-кызларга хас сыйфатлар белән бәйләп карый. Алар күперне күбрәк нечкә, нәфис, матур кебек хатын кызларга хас сыйфатлар белән бәйләп күз алдына китерәләр. Күперне испан телендәге (puente) кебек ир-ат җенесенә кертүче телләрдә сөйләшүчеләр исә күперне көчле, ныклы, калын кебек ир-атларга хас сыйфатлар белән бәйли. Тел фикерләүнең логик мөмкинлекләренә тәэсир итми, әмма ул тирә-юнь дөньядагыны кабул итүдә бәйләнеш бик нык тәэсир итә.
XS
SM
MD
LG