Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бертуган Навальныйларга каршы яңа җинаять эше ачылды


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Русиядә оппозиция җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәшүче Алексей Навальныйга һәм аның бертуганы Олегка каршы яңа җинаять эше ачылды.

Русия тикшерү комитеты бертуган Навальныйлар 2008 елда бер ширкәтне үз ширкәтләре белән керем китермәячәге алдан билгеле арадашлык килешүе имзаларга күндергән һәм ул ширкәткә 4 миллион сум чамасы зыян китергән, диелә.

Яңа җинаять эше бертуган Навальныйларга каршы “Ив Роше Восток” ширкәте белән бәйле җинаять эше белән берләштерелгән.

Навальный бу җинаять эшләрен үзенең оппозицион эшчәнлеген туктату максатындагы ялган дип атый.
XS
SM
MD
LG