Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техастагы шартлауда 5-15 кеше һәлак булды, 160 кеше яраланды


АКШның Техас штатында ашлама җитештерү корылмасында янгын һәм шартлау нәтиҗәсендә 5-15 кеше һәлак булган, 160-лап кеше яраланган. Җирле халык әйтүенчә, шартлау бик көчле булган.

Каза Уэйко шәһәреннән 20 чакрымдагы Уэст авылы янындагы корылмада чыккан. Авыл башлыгы әйтүенчә, кимендә 50 йорт җимерелгән.

Янгынны сүндерү эшләре барышында берничә янгын сүндерүче югалган.

Корбаннарны эзләү дәвам итә. Якындагы хастаханәләрнең табиблары хастаханәләргә китерелгән кешеләрнең тәненең зур өлеше пешкән булуын әйтә.

Каза сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. АКШның Геология хезмәте шартлау вакытында 2,1 дәрәҗәдәге җир тетрәве теркәлгәнлеген белдерә.

Техас штаты губернаторы Рик Перри каза нәтиҗәләренә каршы көрәшкә штатның барлык мөмкинлекләр җәлеп ителә, диде.
XS
SM
MD
LG