Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау сандугачы Таңсылу Бәйрәмгулованың иҗат кичәсе үтте


Таңсылу Бәйрәмгулова (у) концертны алып баручы Фәридә Айдарова белән
Таңсылу Бәйрәмгулова (у) концертны алып баручы Фәридә Айдарова белән

Үткән якшәмбедә җырчы Таңсылу Бәйрәмгулованың иҗат кичәсенә тамашачылар зал тутырып килгән иде.

Удмуртиядә берничә ел элек мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясаганда Ижауда гына кырыкка якын концерт, тамашалар, кичәләр оештырылуы билгеле булган иде. Бүген инде халыкны тамашалар белән шаккатырып булмый. Төрле мәдәният йортларында җирле сәнгать осталары да, чит өлкә, җөмһүриятләрдән килгән артистлар да халкыбыз күңелен күрә. Хәтта бер үк көнне бер-ике тамаша да булгалый. Тамашачы да сайлана башлады.

Үткән якшәмбедә булып узган җырчы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмгулованың иҗат кичәсенә тамашачылар зал тутырып килгән иде.

Һичшиксез, концертка килергә теләүчеләр саны тагын да байтак булгандыр. Таңсылуның иҗат кичәсен милләттәшләребез күптән көтеп алды. Таңсылу Бәйрәмгуловага республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүе хәбәре дә җыр сөючеләре куандырды.

Таңсылу ханымны Ирек Мөхәммәтҗанов котлый
Таңсылу ханымны Ирек Мөхәммәтҗанов котлый
Курай моңнарына коенып үсеп
Уралың hавасын суладың.
Туган яклар hәрчак сагындыра,
Шуңа моңлы бугай җырларың.

Алсу таңда дөньяга килгәнсең,
"Таңсылу" дип исем биргәннәр.
Күп талантка ия буласыңны
Тууыңа каян белгәннәр?

Таңсылу – Башкортстан кызы, гомер буе “Удмуртнефть” оешмасында хисапчы булып эшләде. Әмма кечкенәдән җырлап үскән Таңсылу сәхнәне дә чит итми. Ике ел элек Самарда нефть табу һәм эшкәртү оешмалары хезмәткәрләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып, Таңсылу Бәйрәмгулова җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Таңсылу ханымны "Шатлык" ансамбле котлый
Таңсылу ханымны "Шатлык" ансамбле котлый
Аңа кадәр дә җырчы Башкортстанда уздырылган җыр бәйгеләрендә, Чаллыда “Чишмәләр”, Казанда шәһәренең меңъеллыгына багышланган “Барлау” композиторлар бәйгесендә катнашып, дипломант булды, лауреат исемен яулады.

Таңсылу Бәйрәмгулова ике дистә ел Удмуртия сәхнәләрендә тамашачыны моңлы тавышы белән куандыра, күңелләрен күтәрә, юата, җилкендерә. Аның иҗат кичәсенә сәхнә дуслары, төрле коллективлардан башкаручылар, биючеләр килгән иде. Якташлары, күп еллар бер оешмада хезмәт иткән коллегалары, милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләре ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов, милли-мәдәни мохтарият рәисе Равил Шәрифуллин Таңсылуны котлап, иҗатында уңышлар, сәхнә түрендә озак еллар милли моңнарыбыз белән сөендерүен теләде.

"Афәрин" бию төркеме
"Афәрин" бию төркеме
“Таңсылу Бәйрәмгулованы милләттәшләребез концертларны, кичәләрне, республикакүләм милли бәйрәмнәребезне бик матур һәм оста итеп алып баручы буларак та беләбез. 2010 елда Ижауда узган федераль Сабантуен да Таңсылу Бәйрәмгуловага алып бару йөкләнде”, диделәр чыгыш ясаучы милли хәрәкәт вәкилләре.

Җырчыны котлап килгән “Асылъяр” ансамбленең балалар төркеме чыгышын халык җылы кабул итте.

“Шатлык”, “Гүзәл”, “Ләйсән” ансамбльләре җырчылары Фәния Гадальшина, Әлфия Рәҗапова, Розалия Субаева, Ирек Мөхәммәтҗанов, Илфат Әгъләмҗанов, Рәшит Бигашев һәм башкалар әлеге кичәнең хуҗабикәсен котлап, җырлар башкаруы, теләкләре тамашачы күңелен җилкендерде.

Тамаша бетеп, артистлар сәхнәдән саубуллашып киткәч тә, халык бераз урыныннан кузгалмый утырды. Югыйсә, еш кына шундый кичәләрдән тамашачылар соңгы җыр яңгырый башлауга дәррәү залдан чыга башлый. Димәк, Таңсылуның иҗат кичәсенә җырчыны яратучылар, хөрмәт итүчеләр җыелган дип әйтергә кирәк.

"Шатлык" ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина һәм баянчы Илгизәр Шакиров
"Шатлык" ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшина һәм баянчы Илгизәр Шакиров
Таңсылу Бәйрәмгулова үзе дә концерттан канәгать калган. Аңа депутатлар килеп, шушы тамашаны шәһәрнең Ленин районында гына түгел, башка Устинов һәм Индустриаль районнарында яшәүче татарлар өчен дә кабатларга тәкъдим иткән. Җырчы шушы әзер програм белән республиканың башка районнарына да чыгарга кирәк дигән өмет белән яна.

Тамашачылар әлеге кичәдән зур канәгатьлек хисе белән таралды. Әлеге кичәне алып баручы Ижауда берничә ел эшләп киткән, үзе дә шигырьләр авторы Фәридә Айдаровага, “Шатлык” ансамбле җитәкчесе Фәния Гадальшинага рәхмәтләрен җиткерде.
XS
SM
MD
LG