Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Яңа Чишмәдә Хәйдаровлар 17 бала тәрбияли


Татарстанның Яңа Чишмә авылында яшәүче Хәйдаровларның сигез баласы бар, тәрбиягә тагын тугызны алганнар.

"Балалар йортына баргач барысы әти-әни дип йөгереп килә, кочаклый. Кодрәтемнән килсә бөтен балалар йортын алып кайтыр идем. Аларның һәрберсенең үз язмышы бит. Менә Айнурымны әнисе биш яшендә чүплек савытына ыргытып киткән. Аяклары начар тота иде. Хәзер, Аллага шөкер, тай белән беррәттән чаба", - дип сөйли Мингаян Хәйдарова.

Хәйдаровлар беренче сабыйларны 2006 елда алып кайталар. Аңарчы инде сигез үз баласын башлы-күзле итәргә өлгергәннәр. Унбер оныгы килеп тора, ләкин өйдә бала булмагач күңелсез, ди Ислам Хәйдаров. "Балалар китеп беткәч өйнең яме калмады. Шуннан иптәшем белән балалар йортыннан тәрбиягә алырга карар кылдык", ди ул.

Тәрбиягә алынган тугыз баланың һәрберсенең үз сәләте бар. Хәйдаровларның хуҗалыгы да зур: тугыз баш мал, 80 куян, умарталар, кош-корт. Ислам абый малайларны яшьтән үк хезмәткә өйрәтә, балалар йортында аларның андый тәрбия алырга мөмкинлеге юк, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG