Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рудольф Нуриев фестивале башланды


 Рудольф Нуриев Уфада
Рудольф Нуриев Уфада

Уфада татар халкының асыл улы, мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге чираттагы бәйрәм башланды. Быел ул Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулуга багышлап оештырылды. Шушы уңайдан Уфада балет сәнгате йолдызын искә алу чаралары үтә.

Бер төркем сәнгать әһелләре Башкортстан опера һәм балет театры бинасы янындагы мәйданга җыелды һәм анда Рудольф Нуриевның сурәте төшерелгән истәлек тактасы алдына чәчәкләр салды. Ә алдагы көннәрдә Башкортстан опера һәм балет театрында, Рудольф Нуриев истәлегенә берничә спектакль күрсәтелә.

Быелгы сәнгать бәйрәмендә Италия балет сәнгате осталары да, Мәскәүдән килгән йолдызлар да бар. Алар катнашлыгында тамашалар да, матбугат очрашулары да, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре дә үтәчәк.

Нуриевның тормыш юлының башы Уфа белән тыгыз бәйләнгәнлеге күп кешегә мәгълүм. Биредә аның бала чагы үтә һәм мондагы хореография училищесында белем ала ул. Хәзер Уфадагы шушы училище Рудольф Нуриев исемен йөртә. Ел саен Уфада балет сәнгате осталарының халыкара фестивале үтә. Гомумән, соңгы елларда Башкортстанда, атаклы милләттәшебезнең истәлеген мәңгеләштерү өчен, акрынлап булса да, кайбер чаралар тормышка ашырыла.

Әле Уфада Рудольф Нуриев сәнгать бәйрәме тантаналы шартларда ачылды. Кунаклар һәм тамашачылар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы Рудольф Нуриев музее бүлмәсен карады. Анда алар шулай ук күренекле рәссамнарның атаклы биючегә багышланган картиналарын һәм аның портрет сурәтләрен карады.

Балет сәнгате бәйрәме ачылышына күренекле биюче, Рудольф Нуриевны күреп белгән 92 яшьлек Хашим Мостаев та килгән. Ул журналистлар белән аралашуда Рудольф Нуриев хакында истәлекләре белән уртаклашты.

Хашим Мостаев
Хашим Мостаев
“Ленинградта Рудик белән бергә эшләү насыйп булды. Икебез дә Уфада үскән кешеләр буларак, һәрчак бергә булдык, дуслыгыбыз көчле иде, - дип искә ала ул елларны Хашим ага. - Аның өчен Уфада берәр балет куярга да исәбем бар иде. Ләкин тормышка ашмады ул ниятем. Театрда Рудольфны бик күтәрергә теләмәүләрен шул чакта ук сизә идем. Мәскәүдәге балет бәйрәмендә соклангыч чыгышыннан соң, аны хәтта Зур театрга эшкә алырга теләгәннәр иде. Ленинградта моны сизеп калгач, Нуриевка игътибарны арттырдылар һәм аңа төп рольләрне дә бирә башладылар. Ләкин аның өчен тагын да күбрәк ирек кирәк булган.

Франциягә иҗат сәфәренә мин дә барган идем. Парижда торып калгач, күпләр аңа дошман итеп карады. Ә мин эчтән генә аның өчен бик шатландым һәм хупладым аның бу адымын. Бу хакта ул чакта кычкырып әйтергә ярамый иде, билгеле. Ни хәл итәсең инде, шундый заманалар иде ул чакта. Рудикка нибары 23 яшь иде һәм ул бернинди сәяси таләпләр куймады. Бары тик алдынгы илләрдә укырга, күпкә өйрәнергә, дөнья күрергә генә теләгән ул. Шулай итеп Париждан Лондонга гастрольләргә без Рудиктан башка гына очтык. Ул чакта Лондон гәзитләре безне Нуриев турындагы мәкаләләр белән каршы алды. Аларның күбесенең исемнәре бер үк иде:”Татар Нуриев, барьерны сикереп чыгып, азатлыкны сайлады”.

“Дустымны гел сагынып яшәдем. Уңышларына куандым, аны бар дөнья таныды. – ди Хашим ага. - Шул ук вакытта кызгандым да аны, чөнки 28 ел буена Ватанына кертми тилмерттеләр аны. Бары тик әнисе каты авырып, үлем түшәгендә ятканда гына санаулы сәгатьләргә генә кайта алды ул газиз Уфасына. Хәтта биредә дә аның артыннан гел күзәтү булганлыгы мәгълүм иде. Хәзер исә аны пычраткан кешеләр башка җыр җырлый. Аның бөеклеге кояшында җылынырга тырышып ятмакталар”.

Хашим Мостаев бүгенге милли балет сәнгате үзгәрешләре турында фикерләре белән уртаклашты. Балет фестивале Уфада бер атна дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG