Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

"Хәерче табиб – Татарстанның гарьлеге!"


20 апрельдә Казанда медицина хезмәткәрләре "Лаеклы медицина өчен!" дип аталган митингка чыкты. Шундый ук чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтте.

Мулланур Вахитов һәйкәле янында узган митингта катнашучылар "медицинаның җимерелүенә" каршылык белдерде. Урам җыенын Татарстан коммунистлары, Гадел Русия партиясе вәкилләре, медицина хезмәткәрләре оештыра. "Сул фронт" активистлары да күренде.

Чарада катнашучылар кулларында тоткан төп шигарьләр: "Хәерче табиб – Русиянең, Татарстанның, Казанның гарьлеге!", "Сәламәтлекне саклау бюджеты эшчеләр кулында булырга тиеш!" Чыгыш ясаучылар Русиядә хәзерге медицина хезмәткәрләренең һөнәр берлегенә ышанмавын белдерде. Шул сәбәпле Татарстан медиклары "Гамәл" ("Действие") дип аталган гомумрусия һөнәр оешмасына керергә ниятли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG