Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

18-20 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында Русия милли мохтариятләре җыены үтте. Аны Русия татар федераль милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Узган ел оешма халыкара дуслыкны ныгыту юнәлешенә багышланган “Уртак эш” програмын төзегән. Проект дәүләт субсиядияләре конкурсында Русия күләмендә җиңү яулый. Форум да әлеге програм кысаларында узды.

Читтә яшәгән татарларыбызның мәнфәгатьләрен кайгырту, аларны федераль дәрәҗәгә чыгару, урыннарда ярдәм итәргә тырышу... Без моны башка милләтләрдән аерылып үзебез генә эшли алмыйбыз. Башка милләтләр белән проблемнарны бергәләп күтәреп, бергә чишкәндә генә без ниндидер нәтиҗәгә ирешә алабыз", - ди татар федераль милли-мәдәни мөхтәрият советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.


Сессияләрдә катнашучылар чыгышларны сәясәт, тарих һәм башка өлкәләрдәге төрле темаларга багышлады. Русия төбәкләрне үстерү министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты рәисе Александр Журавский үз чыгышында кызыклы саннар яңгыратты. Русия халкының 62 проценты Урта Азиядән эшче мигрантларны кабул итүгә каршы. Илдә ксенофобия дулкыннары көчәя һәм бу халыклар дуслыгын үстерүгә иң зур киртә куючы фактор.

"Бу чыннан да бик җитди проблем, халык бер-берсенә нәфрәт белә карый. Ситуацияне үзгәртер өчен хезмәт миграциясе кагыйдәләренә үзгәреш кертергә кирәк. Алар 90нчы елларда кабул ителгән килеш шул ук хәлдә кала бирә. Ул Урта Азия дәүләтләре дә хәзер үзгәрде, рус халкына башкача карый. Рус теле дәресләрен киметтеләр. Тарихны кабаттан язалар. Бу куркыныч түгел әлбәттә. Ләкин бу дәүләтләр шундый юлны сайлыйлар икән, Русия дә тиешле чаралар күрергә тиеш", - ди Журавский.

Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаил Хәкимов үз чыгышын дәүләт тарихы һәм милли сәясәтнең туры килеп бетмәгән нокталарына багышлады.

"Аерым халыклар тарихы гына булырга тиеш түгел. Ул бөтен дәүләтнең тарихы булырга тиеш. Бүген исә тарихчылар буталып бетте. Башта Киев, соңыннан Түбән Новгородны тарих чыганагы иттеләр, ә ул бит бөтен Русия түгел. Идел буе, Урал, Себер, Алтай – болар да бит Русия. Бу төбәкләрнең тарихы русларныкыннан күпкә байрак. Уртак тарих булмыйча бүгенге көндә милли сәясетне ничек корып булсын?", – дип сорау кая галим.


Башкаралып бетмәгән эшләрнең тагын берсе – төбәкләрдә яшәгән татарларның тарихы. Ерак почмаклардагы милләттәшләребезнең тарихын өйрәнмичә, тулы татар тарихыбыз бар, дип әйтү авыррак, ди Хәкимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG