Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда террорчылыкка каршы пикет узды


Казанда террорчылыкка каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Казанда террорчылыкка каршы пикет узды

21 апрельдә Казанда "Без террорчылыкка каршы" дигән пикет узды. Бостонда булган вакыйгалар уңаеннан узган чараны "Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы" хәрәкәт оештырды.

Пикетта Казанның сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре генә түгел, ә татар милли хәрәкәте вәкиле дә катнашты. Бу чарага Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев килгән иде.

“Бу безнең пикет түгел, әмма биредә күтәрелгән мәсьәләләр белән килешәм. Мине биредә катнашырга чакыргач, битараф кала алмадым”, диде Зәкиев.

Урам җыенының төп оештыручысы – “Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәте һәм аның лидеры Дмитрий Бердников. Бу хәрәкәт вәкилләре урамда имзалар җыю эшен дә алып барды.

“Без имзаларны бөтен ил, дөнья буенча җыярга җыенабыз. Казан – күпмилләтле шәһәр, шуңа күрә террорчылар бу җирлекне дә кулланырга мөмкиннәр. Бу терактлар беренче чиратта бер гаепсез кешеләргә кагыла. Шуңа күрә без моңа каршылык белдереп пикетка чыктык. Киләчәктә Мәскәү, Петербур, Чечня һәм Ингушетия кушылачак. Террорчыларны романтик итеп күрсәтергә тырышалар. Имеш, алар урысларга яки американнарга каршы сугышалар. Бу дөрес түгел”, диде Бердников.

Пикетта дүрт-биш кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG