Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

21 апрель Уфада башкорт активистлары үз халкының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап каршылык чарасы уздырды. Пикет җирле вакыт белән кичке алтыда башланып, сигезгә кадәр дәвам итте. Анда дүрт дистәгә якын кеше катнашты.

Чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Пикетның төп темасы хөкем ителгән Фәнзил Әхмәтшинны иреккә чыгару һәм ябылган башкорт мәктәпләрен кире ачуны таләп итүдән гыйбарәт булды. Кулларда “Фәнзил Әхмәтшинны - иреккә!”, “Мәрхәмәтлелеккә бәя урынына - төрмә!”, “Күк бүре” - демократия өчен!”, “Күк бүре” халык милкен урлауга каршы!”, “Милли республикаларны бетерү - Русия Конституциясенә каршы килә!”, “Субъектларны эреләндерү сәясәте милли республикаларга кагылырга тиеш түгел!”, “Керемнәрнең яртысы республика казнасында калырга тиеш!”, “Милли республиканың дәүләт телен юкка чыгаруга юл куймаячакбыз!”, “ Башкортстанда ябылган мәктәпләрне кире ачуны таләп итәбез!”, “Мәктәпләрне ябу - милләтне юкка чыгару!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Пикетта яңгыраган чыгышларда Фәнзил Әхмәтшинның гаепсез хөкем ителүе, аны иреккә чыгару кирәклеге һәм башкорт мәгарифе проблемнары хакында сүз барды. Аксакаллар шурасы әгъзасы Сәгыйть Исмәгыйлов:

“Без Фәнзилне яклап беренче тапкыр гына урамга чыкмыйбыз. Ул гаепсез. 200-300 ел элек тә башкортларның мөэминнәрен шулай утырткан булсалар, әле дә шул дәвам итә. Әгәр халык бердәм булып, аны иреккә чыгаруны таләп итсә, нәтиҗә булачак дип уйлыйм”, диде.

“Күк бүре” оешмасы лидерларының берсе Рәмзил Байназаров башкортларның күпчелеге Фәнзил Әхмәтшинны белмәүләренә борчылу белдерде. Ул шулай ук Башкортстан җитәкчелеге турында да фикерләрен әйтте:

“Бүгенге көнне без сайламаган башкортлар республикага килеп башбаштаклык кылулары бик кызганыч. Бу мәктәпләрнең ябылулы, телнең кысылуы. Президент “кем тели - шул укысын”, диде. Президентның шулай дип әйтүе бик кызганыч. Чөнки ул телне, милләтне саклауның төп гаранты булырга тиеш”.

Пикетта Фәнзил Әхмәтшинның җәмагәте Гөлназ Әхмәтшина да бар иде. Ул өч баласын да алып килгән. “Фәнзилне гаеепсез кулга алдылар. Ул инде ел ярымга якын тоткында утыра, ә мин өч кечкенә бала белән торып калдым. Мәхкәмә ачык эшләмәде. Мин гаделлек тантана итеп, ул иреккә чыгарылыр дип өмет итәм”, диде.

Пикетта чыгыш ясаучы Рәмил Хисаметдинов Фәнзил Әхмәтшинның "наркотик алып кайтуы, минем сиксән яшьлек әбиемнең Кеннедины үтергән дип әйтү белән бер", дип чыгыш ясады. Ул Башкортстанда башкорт милләтеннән булган җитәкчеләрне эштән алулар баруын әйтте. Моңа мисал итеп Башкорт дәүләт университеты ректоры вазифасыннан бушатылуын, бүген аграр университет ректоры өстендә болытлар куеруын ирештерде. Рәмил Хисаметдинов “Мортаза Рәхимовны төрле биналар ачып йөрергә яратуы өчен “открывашка” дип йөртә иделәр, ә монысы “закрывашка” булып чыкты. Чөнки күпме мәктәпләр ябылды һәм ябыла”, диде.

Чара ахырында пикетта яңгыраган таләпләр кергән резолюция кабул ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG