Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе күзәтүчеләр һәм журналистларның сайлауда җитешсезлекләрне мәхкәмәгә бирүен тыйды


Сайлаучыларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү хокукын биргән канун күзәтүчеләр һәм журналистларның шул ук юл белән гаделлек таләп итү мөмкинлеген тыйды.

"Яхшы яңалык, әмма явызлыгы, гадәттәгечә, яшерелә", диде "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков.

Русиянең конституция мәхкәмәсе сайлаучыларның мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүләрен тыйган канунны гамәлгә чыгарып тавыш бирүчеләргә кире бу хокукны кайтарды. Конституция нигезендә сайлаучыларның тавыш бирү хокукы гына түгел, аның тавышларны санау һәм сайлау нәтиҗәләрен чыгаруга катнашу хокукы да бар.

"Ләкин мәхкәмәгә шул ук сайлау урынында эшләгән журналистлар яки күзәтүче мөрәҗәгать итсә, аларның канун бозуга дәлилләре булса да, аларның шикаяте каралмаячак, чөнки канун нигезендә аларның журналист һәм күзәтүче хокукы бозылмаган", диде Чиков.

Сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаганнар мәхкәмәгә бер ел эчендә мөрәҗәгать итә ала. 2012 елның 4 мартында узган парламент сайлавы нәтиҗәләре белән килешмәгәннәрнең инде мәхкәмәгә бару мөмкинлеге юк.
XS
SM
MD
LG