Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сүриядән нефть алу шартларын йомшарта


Европа Берлеге Сүриядә Башар Әсад режимына каршы ширкәтләрдән нефть алу шартларын йомшарту турында карар кабул итәргә җыена. Шуның белән Сүриядән нефть алуга эмбарго Европаның кайбер ширкәтләре өчен алыначак.

Бу канун өлгесен бүген Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Люксембургта тикшерә.

Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле сүзләренә караганда, бу адымы белән Европа оппозициягә икътисади ярдәм тәкъдим итә.

Шулай ук Сүриягә корал сату чикләүләрен йомшарту турында да сүз булачак.

Европа Берлеге Сүриягә санкцияләрне узган ел кабул итте. 2011 елның мартыннан илдәге кораллы низагта 70 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG