Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Орда" фильмы Русиянең һаман тарихи ялганда яшәвен күрсәтә


Вадим (Ринат) РУДАКОВ
Вадим (Ринат) РУДАКОВ

Татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырган "Орда" фильмы Русия тамашачысы күңелен яулавын дәвам итә. Күптән түгел фильмга Русиянең "Ника" бүләге бирелде. Моңа кадәр ул "Алтын бөркет" бүләгенә ия булган иде. Фильмга киңәшче буларак чакырылган тарихчы Вадим Рудаков фикеренчә, авторлар аның киңәшләренә колак салмыйча, тарихны бозып күрсәткән. Сезнең игътибарга Вадимның фильм экраннарга чыкканнан соң туган фикерләрен тәкъдим итәбез.

"Орда" фильмына сәнгать ягыннан дәгъвам юк, ул югары дәрәҗәдә талантлы эшләнгән. Аның уңышлы булачагын мин алдан ук әйттем, чыннан да, тамашачыда кинофильм зур кызыксыну уятты. Аны драма, трагедия буларак карарга кирәк. Алексий руханиның физик һәм рухи өзгәләнүләрен Андрей Прошкин оста тасвирлаган. Ләкин тарихи яктан аны тыныч күңел белән, тәнкыйтьсез карау мөмкин түгел. Миңа, мәсәлән, тарихчыга, аны карарга авыр булды. Кемдер ун минуттан артык карый алмадым, чөнки вәхшилек артык күп дип аңлатты. Бер татар хатыны “күңелгә төкергән кебек булды” дип әйтте.

Башта ук титрларда “тарихи фильм буларак кабул итмәгез” дип язылыр дип уйлаган идем, булмады. Кызгынычка каршы, массалы тамашачы “Орда”ны тарихи фильм буларак кабул итә, вакыйгалар XIV гасырда, Алтын Урда дәүләтендә бара дип уйлый. Святитель Алексийның тормышы тасвирлаганда Җүчи Олысы “фон, антураж” кебек кулланыла. Тулысынча бу очракта вәхшилек дөньясы буларак ярдәм итә. Мәгънәсез үтереш, сәбәпсез канкоеш, акча, тәхет өчен мәкерле уеннар... Сарай шәһәре җәһәннәм кебек.

Мәсәлән, кино илчеләрнең Сарайга килүе белән башлана, төрлечә сынау үтеп алар зур залга, хан янына килеп эләгә һәм анда вәхши ниндидер табын була. Алар җәһәннәмгә төшкән кебек тасвирлана. Алтын Урда шулай ярдәм итә. Ләкин Җүчи Олысы декорация буларак алынган. Чөнки бу күпләр тарафыннан “иго” вакыты итеп күзаллана.

Кинода тарихчы буларак киңәшләрем исәпкә бөтенләй алынмаган дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, алар шәһәрнең тышлыгына саклану диварын эшләргә теләгәннәр иде, чынлыкта Алтын Урда калаларында андый ныгытмалар булмаган. Ләкин каты бәхәсләшеп тә, мин режиссёрны күп детальләргә күндерә алмаганмын. Мәсәлән, татарлар православ руханиларына аракы тәкъдим иткән күренешне төшермәгез дип әйттем, колакларын да элмәгәннәр.

“Орда” фильмы декорацияләре
“Орда” фильмы декорацияләре
Урда татарларның вәкилләре чиркәүгә атларга утырган килеш килеп кергән сәхнә бар. Мин, тарихи чыганакларга таянып, XIII гасырдан алып чиркәү салымнардан азат ителә, православие руханиларына тияргә ярамаган фәрманнар булуын исбат итеп күрсәттем. Алтын Урда дәүләтендә чиркәүләрне талаучылар, руханиларга һөҗүм ясаучыларны бик каты җәза көткән. Җаныбәк хан идарә иткән чор аеруча тынычлык вакыты булган, чиркәүләр якланган була. Ул вакытта илчеләрне, вәкилләрне кабул итүнең катлаулы һәм үзенчәлекле йоласы булган, кызганычка каршы, кинода ул тасвирланмый.

Тагын бер момент. “Орда” киносында башлыча Якутия актерлары катнашкан, бурят, казакъ та булган. Ләкин Алтын Урданың Сарай шәһәрендә монголоидлар бик аз булган, күпчелеге – монголоид катнашлы европеоид йөзлеләр. Анда бик күп төрле халыклар яшәгән, мәсәлән, кыпчаклар, Хорезмнан чыккан нәсел яшәгән. Сарай кешеләре йөзләре белән әлеге заман казан татарларына, үзбәкләргә һәм чувашларга якын булган. Ләкин кинода татарлар табак битле, кысык күзле, тәбәнәк буйлы (саф монголоидлар) итеп тасвирлана, ягъни, элеккеге мифны куәтләргә генә тырышканнар.

Аралашу теле итеп башта монгол телен алабыз дигәннәр иде. Ләкин монгол телендә бик азлар, идарәчеләр генә аралашкан. Аннары алар да XIV гасырда төрки телгә күчеп беткәннәр. Алтын Урдада аралашу теле кыпчак теле булган. Бүген бу телгә иң якыны ул комык, карачай-балкар, караим, шулай ук кырым-татар диалектларының кайсыберләре керә. Кинода нигез итеп балкар телен алдылар. Мәсәлән, Тәнебәкне уйнаган Андрей Панин, шул телдә сөйләшә. Ә Тайдула – Роза Хәйретдинова казан татар телендә сөйләште.

“Орда” фильмы декорацияләре
“Орда” фильмы декорацияләре
Андрей Прошкин бер әңгәмәсендә бүгенге Русия Алтын Урданы хәтерләтә дип әйтте. Күп очракта әшнәчелек, “азиатчина” хөкем итә дип әйтте. Өлешчә генә килешәм. Мин тарихны күп өйрәнгән, яхшы белгән кеше. Әгәр дә бүгенге сәясәтчеләр, ил җитәкчеләре Алтын Урда чорындагы ил агаларын бераз булса да хәтерләтсә, мин үземне бәхетле тояр идем. Мисал өчен, Үзбәк, Җаныбәк кебек идарә итүчеләр турында хыялланырга гына кала. Җүчи Олысның башлангыч чорында да, уртасында да илдә тәртип иде, ул үсештә булган. Русия Алтын Урда кебек булса, үз халкы өчен барлык шартлар тудырыр һәм чит илләр тарафыннан ихтирамга лаеклы булыр иде. Кызганычка каршы, бүгенге Русия Җүчи Олысның соңгы чорларын хәтерләтә, XV гасырда ул берничә ханлыкка бүленеп, талашып, ызгышып яткан. Олы Урда барлыкка килә, ләкин ул берничек тә Алтын Урдага тиң була алмаган.

Әйе, Җүчи дәүләтнең идарәсе каты куллы булган, бүгенге хакимият артык либераль, принциплары булмаган агып торган кесәлне хәтерләтә. Бүгенге хөкүмәт бер проблеманы да хәл итә алмый. Егерме ел буе җинаять кылына, нидер эшләнәме? Юк. Егерме ел дәвамында Себердәге урман киселә, Кытайга озатыла, кемдер нокта куямы моңа? Юк. Археологиядә җир казылмалары белән дә шул ук хәл. Хәзинә эзләүчеләр археология һәйкәлләрен талап, борынгы сәнгать әсәрләрен чит илгә чыгара. Урманнар яна, нәтиҗәсе белән көрәшәләр, янгынны сүндерәләр, ә алдан хәстәрләү, саклану башларына да җитми. Җитәдер дә, ләкин теләмиләр. Безнең илнең хуҗасы юк. Коррупция турында әйтеп тә тормыйм. Безгә канунны үти торган идарәчелек кирәк. Ә бүген бер канун гына бар: ни телим, шуны эшлим. Җинаять кылына, хөкем итүче юк. Илебездә – башбаштаклык. Түрәләр зиннәтле, кыйммәтле машиналарда җилдерткәндә әфьюнчелек, эчкечелеккә баткан бәхетсез кешеләрнең дөньясы күренми шул. Шулай да мин Ванга, Кэйси һәм башка күрәзәчеләрнең, Русия озак еллар төшенкелектән соң, Кытай һәм Һиндстан шикелле күтәрелеп китеп чәчәк ата башлаячак, дигән фаразларына ышанам.

Вадим (Ринат) Рудаков
Тарихчы, "Орда" фильмының тарихи киңәшчесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG