Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Джохар Царнаевка гомерлек төрмә яки үлем җәзасы яный


Бостон марафонындагы шартлауларны оештыручыларның берсе дип шикләнелгән Джохар Царнаевка күпләп үтерү коралын куллануда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә аны гаепле тапса Царнаевка гомерлек төрмә яки үлем җәзасы яный.

Гаепләүне аңа Бостон хастаханәсендә АКШ хакимияте рәсмиләре укып бирде.

19 яшьлек Царнаевның хәле авыр булып кала. Царнаевтан сорау алган тикшерүчеләр аның һәм Джохарның бертуганы, шартлатуларны оештыручыларның икенчесе дип шикләнелгән, полиция белән атышта бомба шартлаудан һәлак булган Тамерлан Царнаевның дини экстремизм карашлы булганнарын фаразлый, әмма аларның террор оешмаларына бәйләнеше булмаганын белдерә.

Узган атнаның дүшәмбе көнендә Бостон марафонының финиш сызыгы янында ике бомба шартлап өч кешене үтерде, 170-тән артык кешене яралады.

XS
SM
MD
LG