Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада беренче тапкыр кырымтатар теленә региональ тел статусы бирелде


Новоалексеевка авылының тимер юл вокзалы
Новоалексеевка авылының тимер юл вокзалы

Херсон өлкәсендәге Генически районының Новоалексеевка авылыдагы җирле шура кырымтатар теленә региональ тел статусы бирде. Бу карар өчен тавыш бирүдә катнашкан 22 депутатның унсигезе уңай, икесе каршы тавыш биргән, тагын икесе битараф калган.

Кырымның үзендә кырымтатар теленә мондый статус әлегә бирелмәде, анда бу хакта кайнар бәхәсләр бара, ә менә күрше Херсон өлкәсендәге Новоалексеевкада кырымтатар теленә шундый статус инде бирелде. Украинада кырымтатар теленә карата кабул ителгән бу беренче һәм әйтергә мөмкин, тарихи карар. Ләкин сессиядә аны кабул итү җиңел булмады, диде җирле мәҗлес рәисе Асан Алиев.

Новоалексеевка җирле шурасында 30 депутатның тик алтысы гына кырымтатар. Без депутатлар белән сөйләшүләр алып бардык, диде Алиев. Канун буенча мондый карарны кабул итү өчен авылда бер милләтнең саны 10%тан ким булмаска тиеш, ә бездә 30%ка якын кырымтатарлары яши, карар кабул итү өчен нигез бар, ләкин депутатлар карарны тавыш биреп кабул итергә тиеш.

19 апрельдә узган сессиядә чыгыш ясаган Асан Алиев депутатларга мөрәҗәгать итеп, бүген телебезнең язмышы сезнең кулыгызда. Уңай карар булса, бу беркемгә дә начарлык китермәс һәм без бүген Новоалексеевкада мондый карар алуыбыз белән киләчәктә горурланырбыз, диде.

Ләкин бу тәкъдимгә каршы чыгучылар да булган. Депутатлар арасында, безне халык сайлады, без бәлки референдум үткәреп алардан сорарбыз диючеләр дә булган. Кайбер депутатлар кырымтатар теленә региональ тел статусын бирергә чакырган.

Сейтимер Ниметуллаев
Сейтимер Ниметуллаев
Генически район администрациясе рәисе, кырымтатары Сейтимер Ниметуллаев сессиядә катнашып чыгыш ясады. Ул, "Новоалексеевкада яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше кырымтатарлар, ә канунда халыкның 10% булуы да җитә диелгән. Кырымтатар теленә Новоалексеевкада региональ тел статусы бирелсен дигән карарга тавыш бирергә һәм җирле депутатларны бу мәсьәләне дискуссиягә әйләндермәскә чакырып мәсьәләне тавышка куегыз", диде. Депутатлар уңай тавыш биргәннән соң Сейтимер Ниметуллаев, "тарихи күзлектән караганда без алга таба да Новоалексевкада озак еллар тыныч һәм тату яшәячәгебезне күрсәттек", диде.

Шулай итеп, Новоалексеевкада рус теле белән бергә кырымтатар теле дә региональ тел статусына ия булды, ә украин теле бөтен Украинадагы кебек дәүләт теле.

Бу карардан соң авылдагы 72 урамның исемнәре, җирле хакимият биналарындагы күрсәткечләр, карарлар кырымтатар телендә дә булачак. Мәктәпләрдә укыту, бала бакчаларында тәрбия эшләре кырымтатар телендә алып барылачак.

Новоалексеевка җирле шурасы рәисе Александр Бурковский сессиядән соң авылда яшәүче кырымтатарларның бу карарны шатланып кабул итүләрен сөйләде. Җирле мәҗлес рәисе Асан Алиев, "Иң мөһиме - без юридик нигезне булдырдык. Хәзер телебезнең эшли башлавы өчен мәктәпләрдә кырымтатар телен укыту сәгатьләрен арттырачакбыз. Без инде эшләнәчәк эшләр хакында җыелып сөйләштек. Шура бюджетында акча җитәрлек түгел. Мәсәлән, поселокта тугыз дәүләт бинасы бар, анда кырымтатар телендә элмә такталарны ясап урнаштырырга әзерләнәбез. Без мәсьәләне өч этапка бүлдек", диде. Әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгу өчен кырымтатарлар үзләре дә матди ярдәм күрсәтәчәк.

Новоалексеевкада яшәүче ун мең халыкның дүрт меңе - кырымтатарлар. Аларның күбесе сөргенлек урыннарыннан 1960-80нче елларда Кырымга кайткан, Кырым хакимиятләре тарафыннан пропискага кертелмәгән, көч кулланып Кырымнан биек машиналарында, милиция сагы астында ачык далага чыгарылган кырымтатарлар. Кырымнан ерак булмыйк дип Кырым чигеннән 250 чакрым булган Украинаның Новоалексеевка поселогында, Мелитополь, Херсон, Запорожье, Русиянең Новороссийски шәһәрләрендә, Краснодар өлкәсендә урнашырга, бу җирләрдә яшәргә мәҗбүр булганнар.

Шуны да әйтергә кирәк, "Дәүләтнең тел сәясәте нигезләре" кануны 2012 елда 3 июль көнне Украина Югары Радасы тарафыннан кабул ителгән иде. Бу канун нигезендә авылда, шәһәрдә, өлкәдә берәр халыкның саны 10%ны тәшкил итә икән, аның теле региональ тел була ала. Бу канун Украинада рус теленә хезмәт итәчәк дип Украинаның көнбатыш регионнары, ягъни Львов, Ивано-Франковски, Тернополь һәм башкалар каршы чыккан иде. Киресенчә, көнчыгыш регионнарда, ягъни Харьков, Лугански, Донецки, Одесса, Кырым бу канунны яклап чыккан иде.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу бу канун өчен тавыш бирмәгән иде. Аның фикеренчә, кабул ителгән канун Украинага зыян китерә, кырымтатар телен яклау өчен исә аерым канун кирәк. Ә Кырым Югары Радасы депутаты Рөстәм Темиргалиев Украинада икетеллелекне сакларга кирәк, монда украин һәм рус телләрәнең тигез хокуклары булырга тиеш дип хисаплый.

Кырым Югары Радасы бу көнгә хәтле 2012 елда Украинада кабул ителгән "Дәүләтнең тел сәясәте нигезләре" кануны буенча бернинди карар чыгармады. Сәбәбе билгесез, ләкин кайбер фаразлар буенча Кырым Югары Радасы рус телен Кырымда региональ тел дип карар чыгарса, кырымтатар теленә дә мондый статусны бирергә мәҗбүр булачак, чөнки кырымтатарлар Кырымдагы халыкның 13%тын тәшкил итә, ә рус теле Кырымда болай да бөтен җирдә кулланыла. Бу мәсьәләдә Новоалексеевкада кабул ителгән карар Кырымга да үрнәк була ала. Андагы хакимиятләр кырымтатар теленә дә, рус теленә дә региональ тел статусын биргән.
XS
SM
MD
LG