Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:23

23 апрель кичендә Башкортстан театр сәнгатенең күренекле вәкиле Зинира Атнабаеваның йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүмә белән хушлашу атнакич көнне Мәҗит Гафури театрында үтәчәк.

Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисткасы Зинира Атнабаева Тәтешле районының Күрдем авылында гыйлемле гаиләдә туып үсә. Аның бертуган абыйсы олуг талант иясе, атаклы татар шагыйре Әнгам Атнабаев иде. Зинира Атнабаева урта мәктәпне тәмамлагач, башта мәктәптә укытучы булып эшли. Аннан соң Уфага килеп “Кызыл таң” татар гәзитендә эшләп ала. Ә 1954 елда Мәскәүдә ГИТИСта укырга кабул ителә ул. 1959 елдан бирле М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында иҗат итте, дистәләрчә бик матур рольләр башкарды Зинира ханым.

75 яшьлек юбилеенда үзе гомере буе эшләгән театрда иҗат кичәсен үткәргән иде ул. Ул кичәдә милләтебез кызының тормышына һәм иҗатына сәяхәт кылынды, ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Күркәм юбилеена Зинира Атнабаева чираттагы китабын да чыгарган иде. Актрисаның гомер юлы һәм иҗаты чагылдырылган анда. Басмада фотосурәтләр дә бихисап.

Милли театр сәнгате, үзенең иҗаты, сәхнәдәш дуслары хакында элекке елларда да ике китап язган иде инде Зинира ханым. “Язмышлар, рольләр” дип аталган китап аеруча матур итеп нәшер ителгән иде. Анда 200дән артык фотосурәт тә урын алган. Башкортстандагы артист халкы арасында Зинира ханым беренче булып театр сәнгатенә кагылышлы китаплар язган шәхес әлегә.

Башкортстанда яшәп башкорт милли мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә биниһая зур өлеш керткән атаклы татарлар бихисап. Танылган милләттәшебез, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның бертуган сеңлесе Зинира Касыйм кызы да нәкъ менә шулар исәбеннән. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында илле елга якын хезмәт иткән талантлы актриса шулай итеп үзенең әдәби күчтәнәчләре белән дә сөендерде.

Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы дигәннәре, һичшиксез, дөрес. Каләме дә йөгерек иде Зинира ханымның. Аның элегрәк драма әсәрләре дә дөнья күргән иде. Мисал өчен, үзенең 70 яшьлек юбилеена М.Гафури театры сәхнәсендә Зинира Атнабаеваның “Өзелгән туй” исемле драмасы куелган иде. Зур уңыш белән барды ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG