Accessibility links

Уфада Тукай кичәсендә сәясәт тә тикшерелде


Кичә Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды
Кичә Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды

23 апрель Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда Тукай көннәре һәм шагыйрь вафатының 100 еллыгы уңаеннан чара узды.

Тукайга багышланган чара Уфаның Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды. Рәис Карачурин вәгазендә милләттәшләребезне Тукай рухына тугры калырга, телне сакларга, аны балаларга, оныкларга тапшырырга, милли үзаңны югалтмаска чакырды.

Кичәне татар иҗтимагый үзәгенең мәдәният комиссиясе әгъзасы Динә Габдрахманова алып барды. Ул чыгышын Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләүдән башлады. Арытаба Тукай сүзләренә җырлар яңгырады.

Җәмәгатьчелекнең күңеленә, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында “Тәфтиләү” һәм Тукай сүзләренә язылган башка җырлар хуш килде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Вил Латыйповның “Пар ат”ны гитарада уйнап башкаруы да оригинальлеге белән сокландырды. Кичәдә Фәрит Зарипов Габдулла Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Чарада җыр-моң Тукай шигырьләре белән үрелеп алып барылды.

Вил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкара
Вил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкара
Кичә ахырында көнүзәк мәсьәләләргә сөйләшү дә узды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин “Халык идарәсе фиркасе” белән хезмәттәшлеккә чакырды: “Белүегезчә, Русиянең Халык идарәсе фиркасе Уфада оешты һәм рәсми теркәлде. Аның җитәкчесе эшкуар, медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров. Ул фирканең федераль җитәкчесе булса, мин Башкортстан буенча эшләрне алып барам. Без республикадагы барлык милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә, килешүләр төзергә карар иттек. Шуңа мин иң башта үзебезнең татар оешмаларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Фирка милли проблемаларны чишү буенча ярдәм итәргә әзер”, диде Мәҗит Хуҗин.

Чарада катнашучылар “Халык идарәсе фиркасе” татар проблемаларын үзләренең платформасына кертсә генә хезмәттәшлек итәргә әзер дигән фикергә килделәр. Платформага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү, радио-телевидениедә татар редакциясе булдыру һәм тапшыруларны халык санына нисбәтле оештыру, татар мәгарифе проблемаларын чишү кебек мәсьәләләрне кертү кирәклеге әйтелде. Шулай ук фирка аша быел көз узачак парламент сайлауларына депутатлар үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Анда фирка исемлегендәге беренче ун кешенең өчесе, беренче биш кешенең берсе татар оешмасы вәкиле булырга тиешлеге әйтелде. Әлеге тәкъдимнәрне эшләү өчен редакция төркеме төзелде. Алар шушыларны платформаларына керткән очракта гына фирка белән сайлауларда бергә эшләргә килешү төзиячәк.

Тукай кичәсендә чыгыш ясаучылар
Тукай кичәсендә чыгыш ясаучылар
Быелгы Тукай кичәләренең бу Уфада тәүгесе түгел. Берничә атна элек беренче чара Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы мәктәптә үткән иде. Ул заманында Уфада татар теле һәм әдәбияты укытылган бердәнбер мәктәп иде. Ләкин бүгенге көндә анда туган телне белү дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Чарада катнашучыларның сүзләренә караганда, кичәгә татар сыйныфлары укучылары калмый, кайтып киткән булып чыккан. Очрашуга мәҗбүри кертелгән урыс телле укучылар очрашуга килгән шагыйрьләрнең чыгышларына “колакларын селкетеп” утырганнар. Очрашуда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм яшь шагыйрьләр катнашкан иде.

Тукай көннәре уңаеннан иң зур чара 25 апрель узачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында “Тукай моңы” исемле чара узачак. Анда республиканың районнарыннан 400гә якын укучы килер дип көтелә. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү һәм шагыйрь иҗатын белү бәйгесендә катнашачак.

26 апрель “Башкортстанда яшәүче татар язучылары иҗаты” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аның кысасында “Башкортстан татар прозасы” исемле антологияне тәкъдим итү чарасы да узачак.
XS
SM
MD
LG