Accessibility links

Американнар бертуган Царнаевларның әнисеннән сорау алганнар


Бостон шартлауларын оештыруда шикләнелгән Джохар Царнаев
Бостон шартлауларын оештыруда шикләнелгән Джохар Царнаев
АКШ рәсмиләре бертуган Царнаевларның әниләре Зөбәйдәт Царнаева белән Махачкалада ике тапкыр очрашып сорау алганнар. Бу хакта "Азытлыкка" хокук яклаучы Хеда Саратова хәбәр итте.

Зөбәйдәт Царнаева американнар белән очрашуга Русия федераль иминлек хезмәтенең Дагыстан бүлегенә чакырылган. Сишәмбе көнне шулай ук абыйлы-энеле Царнаевларның этисе Анзордан сорау алынган. Царнаевларның әтисе һәм әнисен тикшерү вакытында АКШка чакыралар.

15 апрель Бостон марафонының финиш ноктасында ике шартлау булып өч кеше һәлак булды, 260лап кеше яраланды. Шартлауны оештыруда шикләнелгән Тамерлан Царнаев 19 апрель полиция белән атышлар вакытында үлде. Аның энесе Джохар шул ук көнне кулга алынды. Хәзер ул авыр хәлдә хастаханәдә ята. Царнаевлар - чеченнар, соңгы елларда алар АКШта яшәгән. Әти-әниләре Дагыстанда тора.
XS
SM
MD
LG