Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Новосибирскида Себер йолдызларын барлыйлар


Фестивальдә катнашучылар йомгаклау концертында

Фестивальдә катнашучылар йомгаклау концертында

2001 елдан бирле Новосибирскида “Себер йолдызлары” сәнгате фестивале үткәрелеп килә. Фестиваль ике елга бер мәртәбә оештырыла һәм анда Себер ягы төбәкләрендә яшәүче һәвәскәрләр катнаша.

"Себер йолдызлары" фестивале быел җиденче мәртәбә оештырылды. Катнашучыларның саны 200дән артык булды. Алар Новосибирски шәһәреннән һәм төбәкнең авыл-районнарыннан, Омски, Томски, Кемерово, Прокопьевски, Анжеро-Судженски, Иркутски шәһәрләреннән килгән иделәр.

Якын чит илдән – Казакъстаннан да катнашучылар булды. Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбеннән һәм “Иртыш моңнары” ансамбленнән бер төркем башкаручылар килде.

Башкаручылар яшь ягыннан чикләнмәгән иделәр. Нәни җырчыларга - Томскидан килгән Алия Зиннәтовага 4 яшь һәм Семей Татар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Камилла Тимирбаевага 5 яшь булса, иң өлкән катнашучыга – Иркутски өлкәсенең Нукут районы Харёты авылыннан килгән җырчы Валентина Николаевага 70 яшь иде.
Катнашучылар сәхнәгә күтәрелә

Катнашучылар сәхнәгә күтәрелә



Чарада Казаннан да кунак булды, “Себер йолдызлары” фестиваленә Татарстан мәдәният министрлыгы юлламасы белән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов килде.

Оештыручылар

Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Өлкә татар мәдәният үзәге, Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте һәм “Алтын йолдыз” яшьләр клубы булды. Өлкә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният департаменты ягыннан ярдәм күрсәтелде - өлкә һәм шәһәр бюджетларыннан билгеле бер күләмдә финанс бүлеп бирелде.
Фестивальнең беренче көне. Алдагы рәттә мәртәбәле жюри

Фестивальнең беренче көне. Алдагы рәттә мәртәбәле жюри



Новосибирскиның татар эшмәкәрләре дә читтә калмадылар, бәйгеләрдә җиңү яулаган катнашучыларга бүләкләр алуда өлеш керттеләр.

Жюри составы

Фестиваль барышында, гәдаттәгечә, җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча бәйгеләр оештырылды.
Семей шәһәре җырчылары һәм Габдулхак Ахунҗанов

Семей шәһәре җырчылары һәм Габдулхак Ахунҗанов



Катнашучыларның башкару осталыкларын мәдәният һәм сәнгать белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Алар:

- Габдулхак Ахунҗанов – Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган сәнгать һәм мәдәният хезмәткәре;

- Фердинанд Сәлахов – Татарстанның халык артисты;

- Диларә Ворфоломеева – шәһәр филармониясе җырчысы, Русиянең атказанган артисты;

- Әмир Гәрәев – Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;

- Рәмзия Галиева – Өлкә татар мәдәният үзәге хезмәткәре, мәдәният буенча төп белгеч;

- Эльза Кочетова – Өлкә татар мәдәният үзәге шурасы әгъзасы, хореография белгече;

- Әзизә Мөхәммәдиева – “Алтын йолдыз яшьләр клубы рәисе урынбасары.

Фестиваль барышы

Фестиваль шәһәрнең “Октябрь революциясе” мәдәният сараенда барды. Беренче көнне җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча бәйгеләр узды һәм фестиваль кысаларында оештырылачак йомгаклау концертына катнашучылар сайлап алынды.
Бәйге барышында

Бәйге барышында



“Себер йолдызлары” фестиваленең жюри рәисе Габдулхак Ахунжанов катнашучыларның башкару осталыклары яхшы, дип саный. Әмма, аның фикеренчә, кайбер җитешмәгән яклар да бар. Бу – бәйгедә катнашучыларның эстрада җырларына өстенлек бирүләре. Бәйге барышында Габдулхак әфәнде катнашучылардан халык җырларын күрсәтүләрен сораса да, күпләр, үтенечкә игътибар итмичә, үзләре алдан әзерләп килгән эстрада җырлары гына башкардылар.

“Безнең җырчыларыбыз еш кына бер көнлек замана җырлары белән мавыгалар, халык җырларын башкармыйлар. Безнең максатыбыз – халык җырларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру. Моның өчен безгә фестиваль-бәйгеләрдә төп шарт итеп халык җырларын башкаруны куярга кирәк. Бу, һичшиксез, алтын мирасыбыз булган җырларны саклап калырга ярдәм итәчәк, ди Габдулхак Ахунҗанов.

Фагыйлә Чумарова

Фагыйлә Чумарова

Фестивальдә катнашучы Омскиның “Умырзая” ансамбле җырчысы Фагыйлә Чумарова да Габдулхак әфәнденең сүзләре белән килешә. “Мин дә элек эстрада җырлары белән мавыга идем. Концертларда замана композиторларының җырларын гына башкара идем. Менә мондый фестивальләрдә катнаша башлагач, татар халык җырларын ишетеп, аларга гашыйк булдым. Хәзер бик яратып “Гөлҗамал”, “Су буенда”, “Сахраларда”, “Тәфтиләү” кебек җырлар башкарам. Халык җырларына булган мәхәббәтем ярдәм иткәндер, ахры, быелгы бәйгедә 35 яшьтән өлкәннәр арасында мин 1нче урынны яуладым”, дип сөенечен белдерде Фагыйлә ханым.



Фестиваль кысаларында оештырылган чаралар

Бәйгеләр тәмамланганнан соң, мәдәният сараенда танышу кичәсе башланды. Анда үзара аралашу, якыннан танышу, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу барды. Кичәдә катнашучыларның барысы да очрашудан канәгать калулары турында белдерделәр, “Без биредә чын дуслар таптык”, - диючеләр күп булды.
Икенче көнне фестивальдә катнашучылар өчен Новосибирски буенча сәяхәт оештырылды. Мәдәният сараенда татар сәнгате һәм мәдәнияте остаханәләре, “Халык остасы” күргәзмәсе эшләде.
Колыван районы биючеләре

Колыван районы биючеләре



“Халык остасы” күргәзмәсендә татар халкының милли киемнәре, калфаклар, түбәтәйләр, чигелгән әйберләр, милли аяк киемнәре, каен кайрысыннан һәм агачтан эшләнгән сувенирлар, башка күп төрле кул эшләре куелган иде. Шунда ук татар ашларын татып карарга, мөселман атрибутлары белән танышырга, догалыклар һәм татар җырлары язылган тәлинкәләр сатып алырга да була иде.

Йомгаклау концерты

Йомгаклау концерты - фестиваль кысаларында оештырылган чараларның иң күләмлесе булды дисәк, ялгыш булмас. Концертта бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган һәвәскәрләр, Новосибирскиның “Ләйсән” ансамбле һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов катнашты.

Фердинанд Сәлахов

Фердинанд Сәлахов

Йомгаклау концертына тамашачы да күпләп килгән иде. Оештыручылар фикеренчә, залда 600-дән артык кеше булгандыр.

Концерт програмы да кызыклы һәм үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Башта сәхнәгә алып баручылар чыкты. Алар халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, фестивальдә катнашкан коллективларны санап чыктылар һәм аларны сәхнәгә чакырдылар. Кулларына шарлар тоткан, төрле төстәге милли киемнәр кигән катнашучылар сәхнәгә күтәрелделәр. Алар тезелеп басканнан соң, сәхнә чәчәк аткан гөл бакчасына охшап калды.
Томски шәһәре бию коллективы – гран-при ияләре

Томски шәһәре бию коллективы – гран-при ияләре



Коллективлардан соң сәхнәгә рәсмиләр чакырылды. Сүз Өлкә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният департаменты хезмәткәрләренә бирелде. Алар да халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, уңышлы чыгышлар теләделәр.
Аннары концерт башланды. Берсен-берсе алыштырып, төрле шәһәрләрдән килгән коллективлар чыгыш ясады. Сәхнәдә моңлы җырлар да, дәртле биюләр дә күрсәтелде. Төрле уен коралларында уйнаучыларның да, нәфис сүз осталарының чыгышлары да тамашачы күңеленә бихуш килерлек иде. Гомумән,
“Себер йолдызлары” фестиваленең йомгаклау концертын халык чын мәгънәсендә зур бәйрәм итеп кабул итте.

“Татар моңы” конкурсына җырчылар сайлау

Фестиваль барышында Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы һәм “Татарстан Яңа Гасыр” телерадиоширкәте оештырган “Татар моңы” конкурсына талантлы яшь җырчылар сайлап алу да барды. Бу эшне Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәлахов жюри әгъзалары белән берлектә башкарды. Йомгаклау концертында “Татар моңы” конкурсына тәкъдим ителгән җырчыларның исемнәре игълан ителде. Алар:

Айгөл Мәхмүтова

Айгөл Мәхмүтова

- Айгөл Мәхмүтова (Иркутски шәһәреннән);

- Лилия Хәбибуллина (Красноярски шәһәреннән);

- Луиза Әхтәрәева (Новосибирски өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылыннан).

“Себер йолдызлары” фестиваленә "ТНВ - Татарстан Яңа Гасыр" телеканалыннан да килгән иделәр. Фестиваль барышында эшләнгән язмалар ТНВ каналының “Татарлар” програмында күрсәтеләчәк.

“Себер йолдызлары” фестивальләренең йомгаклау концерты тәмамланыр алдыннан, кабат коллективлар сәхнәгә чакырылды һәм призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
5 яшьлек Камилла Тимирбаева (Казакъстан, Семей шәһәре)

5 яшьлек Камилла Тимирбаева (Казакъстан, Семей шәһәре)



Узган фестивальләрдә, оста башкаручылар булсалар да, гран-при бүләге бирелми иде. Дөрес, моннан бер 4-5 ел элек Кемерово шәһәре биючеләре гран-при бүләгенә лаек дип табылган иделәр. Быелгы фестивальдә дә гран-прига лаек коллектив булды. Мәртәбәле жюри тарафыннан Томски шәһәреннән килгән “Халык биюләре студиясе” коллективы үтә оста дип табылды һәм аларга гран-при бүләге бирергә карар кылынды. Томски биючеләренә гран-при бүләге - Новосибирски рәссамы Шамил Рәхимов иҗат иткән рәсем тапшырылды.
Томски биючеләренә Гран-при бүләге бирелә

Томски биючеләренә Гран-при бүләге бирелә



Бәйрәм концерты барлык катнашучыларның “Ләйсән” ансамбле белән бергәләп җирле композитор Рафик Авлияров иҗат иткән “Себер гимнын” башкару белән тәмамланды.
Колыван районы биючеләре (Новосибирски төбәге)

Колыван районы биючеләре (Новосибирски төбәге)

XS
SM
MD
LG