Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә беренче хәрби атакайлар диплом алды


Саклану министрлыгының Хәрби университетында Русия хәрби көчләрендә эшләр өчен әзерлек үткән 15 православ руханиенә дипломнар тапшырылды, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Бер ай буена университетта дин әһелләре хәрби бүлекләрдә эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнгән, хәрби мөгаллимнәрдән дәрес алган. Арасында имамнарның булуы да хәбәр ителә.

Бу махсус курс президент Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә оештырылган булган.

Инкыйлабка кадәр Русия гаскәрләрендә биш меңләп рухани, алар арасында имамнар да булган. Фикер белешүләргә караганда, Русия армиясендә хезмәт итүчеләрнең 60% динле.
XS
SM
MD
LG