Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:53

Җәмилә Мостафина Британиядә төбәк телләре кулланылышы тәҗрибәсен өйрәнеп кайткан. Ул Татарстандагы татарларга Европа хартиясенә өметләнмичә, мәсьәләне федераль үзәк белән хәл итәргә кирәк дип саный.

Казан федераль университетының Чаллыдагы чит телләр кафедрасы доценты Җәмилә Мостафина төбәк телләре проблемнары белән ун елга якын шөгыльләнә. Бу өлкәдә докторлык диссертациясен дә яклаган. Татарстан хөкүмәте грантлар бәйгесен оештырып аның нигезендә яшь галимнәргә чит илдә ниндидер уку йортына барып үз темаларын өйрәнергә мөмкинлек тудыргач ул моны кулланып карарга булган һәм җиңгән. Җәмилә берничә уку йортына тәкъдимнәр җибәргән һәм Британиядә тукталган. Аннан кайткач без Мостафина белән төбәк телләре кулланылышы турында сөйләштек.

– Җәмилә, ни өчен нәкъ Британияне сайладыгыз?

– Татар теле тәҗрибәсе өчен Европа безгә күбрәк туры килә. Испаниягә дә хат җибәргән идем, чөнки Испания һәм Британия сөйләшүчеләр саны, сыйфат һәм тарихи үзенчәлек ягыннан да Русиягә якын. Британия бик тиз җавап бирде һәм бер айга үз темамны эшләргә чакырды. Анда да безнең татар теле кебек төбәк телләре бар. Европадагы тәҗрибәне өйрәнеп безнең татар телен үстерүдә куллану максаты белән бардым.

Европадагы 20дән артык илдә азсанлы халыкларның телләрен саклап калу турында ”Региональ телләрнең Европа хартиясе” (“Региональ һәм азчылык телләре турындагы хартия”) кабул ителгән. Мин аларның тәҗрибәсен өйрәнеп монография чыгардым.

Ләкин Русия бу хартияне ратификацияләмәгән...

– Русия хартияне имзалады, ләкин ратификацияләмәде. Татарстан аның ратификацияләнүе өчен бик тырыша. Европа берлегенә керергә тырышкан илләр аны барысы да ратификацияләргә тиеш. Берничә ел элек бу хартия татар теле үсеше, аны яклау өчен зур мөмкинлекләр тудырачагын әйткәннәр иде, ләкин мин Европа тәҗрибәсен өйрәнгәч башка фикергә килдем. Европа хартиясе күбрәк сан һәм сыйфат ягыннан татар теле белән чагыштырып булмаган төбәк телләре өчен туры килә. Татар телен сөйләшүчеләр саны, аны ана теле дип санаучылар, мәгариф өлкәсендә кулланышы ягыннан үсеш алган телгә кертеп була. Европадагы башка төбәк телләре бу өлкәдә алай үсеш алмаган. Мин Уэльстагы валли телен, Шотландиядәге гэль телен, Төньяк Ирландиядә гаэль телен, Каталониядә каталан телен истә тотып әйтәм. Алар хартия кабул ителү-ителмәүгә карамастан үсеш ала бара. Бу төбәк сәясәте кысаларында башкарыла. Ә Татарстанда хартиядә язылганнар инде тулысынча диярлек тормышка ашырылган. Шуңа аны ратификацияләү татар теле өлкәсендә эшне алга җибәрәчәк дип уйлау дөрес түгел.

Бу хартия Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен чыннан да мөһим, чөнки анда республикадагы кебек матди, норматив мөмкинлекләр каралмаган, яклау юк. Ә татарларның күпчелеге читтә яши. Хартия нигезендә 20% күбрәк татар яшәгән җирләрдә татарча белем алуга шартлар тудырылырга тиешлеге әйтелә. Русиядә бик күп телләр бар һәм хартияне ратификацияләү өчен бик зур әзерлек, фәнни нигез, анализ кирәк.

Сез татар теле бүген үсеш алган һәм хартияне ратификацияләү зур мөмкинлекләр тудырмаячак, дидегез. Ләкин Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирә алмау сәбәпле хәзер күп проблемнар килеп туа. Балалар югары сыйныфта урыс мәктәпләренә күчәргә мәҗбүр. Бу хартия ратификацияләнсә әлеге мәсьәлә хәл ителер иде кебек?

– Хартиядә андый шартлар каралмаган.

Әмма телне яклау мөмкинлеге бар?

– Андый мөмкинлек әйе бар. Татар мәктәбен бетерүчеләрнең БДИны урысча бирүе бу чыннан да бик аптырата торган хәл. Монда без бу хәлне җайлау өчен хартиягә өметләнә алабыз дип санамыйм. Мөгаен беренче чиратта анализ уздырырга, татар мәктәбен бетерүчеләргә имтиханны нинди телдә бирүне сайлау мөмкинлеген булдыруны кайгыртырга кирәк.

Русиядә “Мәгариф турында”гы канун бар һәм хартия анда бернәрсәне дә үзгәртә алмаячак. Нигез итеп барыбер федераль канун алына. Әлбәттә хартия нигезендә ниндидер норматив документлар кабул ителә ала, нәрсәдер үзгәрергә мөмкин, ләкин ул проблемны хәл итәчәк дип ышану дөрес булмаячак. Бу проблемны хәл итү өчен федераль үзәк белән диалог алып бару зарур. “Бу начар” дип кенә әйтеп калмаска, ә ике як өчен дә файдалы тәкъдимнәр кертергә кирәк.

Тәкъдимнәр дә кертелде, әмма нәтиҗәсе булмады. Хартиягә зур өметләр баглаганнар иде...

– Хартия ул телләр хокукын яклауны истә тота, әмма аны ратификацияләгәндә без һәрбер тел өчен “яклау дәрәҗәсен” сайларга тиеш булабыз. Анда берничә дәрәҗә бар. Балалар бакчасы, урта мәктәп, өлкән сыйныфлар һәм югары уку йортларында шул дәрәҗәнең көчлесе һәм йомшагы сайлана ала. Европада мисал өчен көчле дәрәҗә, ягъни ана теле балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп өчен кулланыла. Урта мәктәптә инде ана телен предмет буларак укыту яки аерым сыйныфлар булдыру карала, ә өлкән сыйныфларда бары факультатив рәвештә укыту истә тотыла, югары уку йортында яклау дәрәҗәсе иң түбән, аны куллануга басым ясалмый. Русия дә шул дәрәҗәнең төрлесе сайлый ала.

Хартиядә булганнар Татарстанда инде тормышка ашырылган, хәтта күбрәк тә башкарылган. Без әлбәттә зарланабыз, әмма Европа телләре белән чагыштырганда татар телен мәгариф өлкәсендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта куллану алга киткән дип әйтергә була.

Әлбәттә, бер караганда татар теле үсеше өчен күп әйбер эшләнә кебек, әмма татар телендә аралашучылар алай күп түгел, моның сәбәбе нәрсәдә дип саныйсыз?

– Бу татар телен укытуга бәйле. Атнасына 4-5 тапкыр татар телен укытып та нәтиҗәдә мәктәпне бетергәндә татар телен белмәү бик аяныч. 11 ел дәверендә нинди генә авыр булуга карамастан теләсә нинди телне өйрәнергә була. Бу укыту-методик комплекс, әдәбият белән бәйле. Телне өйрәнүдә һәрдаим модернизация булырга тиеш. Европада кыска вакытта телне өйрәтү мәктәпләре шактый, шуңа ул тәҗрибәне кулланырга кирәк. Без татар телен өйрәтүдә вакыт, матди, кадрлар ресурсларын тиешлечә кулланмыйбыз дип саныйм. Менә "Ана теле" проекты эшли башлады. Мин аны кулланып карадым, бик уңайлы. Ана телең белү ул бит хәзер дәрәҗә санала.

Әлегә алай зур дәрәҗә дип бәяләп булмый кебек...

– Тел сәясәтенә бәйле канун кабул ителгән 1992 ел белән чагыштырганда инде дәрәҗәсе артты. Миңа ул чакта 15 яшь иде һәм ул чакта бөтенесе урысча гына сөйләшә иде. Авылда гына татар теле кулланылды. Хәзер инде татар теле кулланышын югарырак дәрәҗәгә күчерә алдык. Хәзер инде аны бөтен җирдә ишетеп була, татар телендә телевидение эшли. Татар телен белү ул хәзер кешенең югары үсештә булганына күрсәткеч. Элек бу истә тотылмый иде, хәзер кеше матур татарча сөйләшсә ул әлеге кешенең югары дәрәҗәсен күрсәтә. Соңгы 20 ел белән чагыштырганда татар теленең дәрәҗәсе үсте. Хәзер татар теленең социаль статусы бар. Әлбәттә даими үсеш булырга тиеш, чөнки артка тәгәрәү бик җиңел.

Хәзер нәкъ шул артка китү процессы башланды дип санамыйсызмы?

– Хәзер үсеш чыннан да акрынайды кебек, әмма бит 2014-2023 елга Татарстан дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы эшләнә һәм республика җитәкчелеге моңа бик җаваплы карый.

Бу программа элек тә бар иде...

– Әйе, бар иде, әмма филолог буларак мин бу бүгенге чынбарлыкка таянып акрынлап булса да алга барырга тиешбез, һичьюгы булганны саклап калырга тиешбез дип саныйм. Беренче чиратта белем бирүне камилләштерү мөһим. Монда инде Европа тәҗрибәсен кулланып була.

Сез Британиядә алган тәҗрибәне ничек кулланырга җыенасыз?

– Мин хәзер телләр сәясәтендә яңа юнәлешне булдырам. Бу – синергия дип атала. Бу вакыт, кадрлар, матди ресурсларны туплап бер нәтиҗәгә ирешү. Ягъни бер максатны күздә тотып эшләү.

Татар телен куллану ягыннан аңлатып китегезче.

– Телләр сәясәтендә без ниндидер өлкәне истә тотып, икенчесен төшереп калдырабыз икән бик күп көч түгүгә карамастан аның нәтиҗәсе булмаячак. Мисал өчен мәгарифне генә истә тотып массакүләм мәгълүмат чараларын алмыйбыз икән, яисә мәктәптә белем бирү турындагы гына сүз алып барабыз икән инде килеп чыкмаячак, барысын да баштан ук анализларга, аннары контрольдә тотарга, мониторинг алып барырга кирәк. Аннары Татарстан икътисади яктан үсеш алган һәм бу өлкәгә акчалар да шактый бүленә, хөкүмәт тә кызыксыну күрсәтә. Башка республикалар белән чагыштырганда без ана телен өйрәнүдә әйдәп баручы булып торабыз. Мин Британиядә дәресләр вакытында татар теле турында сөйләдем бик кызыксынып тыңладылар. Мин Англиядә дә, Шотландиядә дә булдым һәм нәтиҗәдә Татарстанда татар теле үсеш алган дигән фикергә килдем. Без хәтта үз тәҗрибәбез белән уртаклаша да алабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG