Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәләл иткә контроль көчәя


Татарстанда хәләл иткә контроль көчәя
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Татарстанда хәләл иткә контроль көчәя

Татарстанда кайбер ширкәтләрдә җитештерелүче хәләл итләрдә дуңгыз чималлары бармы, юкмы икәнен тикшерү өчен махсус лабораторияләр эшли башлаган. 24 апрельдә Казанның бер төркем журналисты "Пестречинка" кошчылык фабрикасына барып андагы лаборатория эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Мәскәүнең "Царицыно" ширкәте чыгарган хәләл казылыкларда дуңгыз чималлары табылуы турында үзәк телеканалkарның берсендә чыккан сюжеттан соң Татарстан диния нәзарәтенең "Хәләл" комитетына бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап шалтыратулар ешайган. Комитет әлеге шик-шөбхәләргә урын калдырмас өчен республиканың каләм ияләренә мөрәҗәгать итте.

Бүгенге пресс-турда Осиново бистәсендәге кошчылык фабрикасында урнашкан лаборатория белгечләре журналистларның күз алдында башта хәләл ит салына торган савытлардан, хәләл ит фаршыннан һәм хәләл казылыктан үрнәкләр алды. Шулай ук дүртенче үрнәктә хәләл фаршка махсус читтән китерелгән дуңгыз фаршы да кушылып аннан да анализ алынды. Нәтиҗәдә анализларның беренче өч үрнәгендә дуңгыз чималының булмавын исбатлаучы бер сызык пәйда булса, соңгысында ике сызык күренде.

Лаборатория җитәкчесе Ирина Мишина сүзләренчә, XEMA ширкәте җайланмалары дуңгыз итенә һәм дуңгыз маена бик сизгер. Хәләл иткә бер мг гына булса да дуңгыз ите керсә индикатор бу иттә дуңгыз ите булуын шунда ук сизеп ике сызык белән мәгълүмат җиткерә.

“Без монда җитештерелгән хәләл иткә микробиологик, физика һәм химия күрсәткечләре буенча көн саен тикшерү уздырабыз. Моңа кадәр визуаль тикшерү генә уздырылган булса, хәзер инде продуктларны лаборатория шартларында да тикшерә башладык. Без һәркемгә ачык. Ике ай эшләү дәверендә бер генә начар анализ да булмады. Лаборатория әзер тауарны гына тикшерми, без кош-кортларга ашатыла торган ризыкны да контрольдә тотабыз. Шулай ук кибетләрдәге продукциябезне сатып алган вакытта килеп туган мәсьәләләрне дә урынга барып тикшерәбез”, дип белдерде Ирина Мишина журналистларның сорауларын җаваплап.

Шуны да әйтергә кирәк, XEMA ширкәте вәкиле сүзләренә караганда, май аенда ширкәт кулланучыларның үзләренә дә тест уздыра алырга мөмкинлек бирүче чараларны сатуга чыгарачак. Нәтиҗәдә итнең хәләл булмавыннан шикләнгән очракта, моны теләсә кем бик тиз һәм җайлы гына тикшереп карый алачак. Бу җайланмалар 200 сум торачак, дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG