Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Гүзәл Уразова: "Асрамага ятим бала алырга уйлыйм"


Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе

Җырчы Гүзәл Уразова Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә "Вконтакте" социаль челтәренә "ялган артистлар"ны бетерү нияте белән керүен әйтте. Ул чит илдәге татар эшкуары, "Евровидение" бәйгесендә катнашачак Динә Гарипова, яшь башкаручыларга бәйле фикерләрен дә җиткерде. Гүзәл шулай ук Лаеш районындагы балалар йортына ярдәме һәм ятимнәрне асрамага алу нияте булу турында да сөйләде.

"Вконтакте" социаль челтәрендә Гүзәл Уразова сайт вәкилләре белән берлектә үз интернет битен теркәп куйган. Җырчы моннан соң "ялган" Уразовалар булмас дип ышана. "Вконтакте"га кергәнче аның 20дән артык клоны булган. Бу хәлдән Гүзәл Уразова социаль челтәрдә тамашачылар белән үзе аралашырга карар кылган.

- Сезне, дуслар, алдаучылар күбәйгән икән. Мин андый әйберне берничек тә кабул да, аңлап та бетерә алмыйм. Үзем утырсам, яхшырак булыр дидем. Бу адымны "Вконтакте"да тыңлаучыларымны алдаучыларга каршы эшләдем. Әлегә вакытым бар, чөнки кечкенә сабыемны тәрбиялим. Аңа җиде ай булды, олысы икенче сыйныфта укый. Өй тирәсендә булганда интернетка вакыт табыла, кереп җавап язып чыгам.

- Берәр ай элек пәрәвезгә кергән "Тормышлар да бер үзгәрер әле" дигән яңа клибыгыз меңләгән караучыларын тапты. Телевидениедә эфирга чыктымы әле ул, әлеге клип турында тулырак таныштырсагыз иде? Чөнки анда татар дөньясына билгеле, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуар, герой әти Исмәгыйль Шәнгәрәев тә төшкән икән.

- Ул клип телевидениедә күрсәткәнче үк тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Үзебез дә ул видеога кинәт игътибар артыр дип көтмәгән идек. Чыннан да, кызыклы, уңышлы клипларның берсе. Татар эстрадасында мондый клип булмады әле дигән фикерләрне дә ишеттек. Иптәшем Илдар белән бик шатландык. Чөнки күп көч куелды бу эшкә. Клип төшерергә дип махсус Гарәп Әмирлекләренә бардык. Анда якын дустыбыз Исмәгыйль абый Шәнгәрәев каршы алды. Бу илнең бөтен матурлыкларын, дөньяның могҗизасы дип саналган искиткеч урыннарны күреп гаҗәпләндек, шуларны видеога төшереп, алып кайтып күрсәтәсе килде.

- Бу җырның мәгънәсен ничек аңларга, һәрберебезнең тормышы яхшыга үзгәрсен, хыялланырга кирәк һәм хыяллар чынга ашачак дигән мәгънәдәме?

- Әйе, нәкъ шулай. Бу җырга бер-беребезгә матур сүзләр белән дәшеп, күркәм, матур яшәп, тормышларны яхшы якка үзгәртик, алдагы көннәребездә шатлыклы булсын дигән сүзләр салынды.

- Сер түгел, сезнең тормышка күпләр сокланып карый. Рухи һәм матди яктан бай булу белән бергә иҗатта уңышка ирешү өчен нишләргә кирәк? Әллә иҗатта уңышка ирешсәң, башка яклар да үсәме ул? Сез нинди кагыйдәләргә буйсынып уңышка ирештегез, үз-үзегезгә бик таләпчән идегезме?

- Таләпчәнлек һәм дисциплина һәрбер кешенең тормышында булырга тиеш. Дисциплина балалар бакчасына йөри башлаганнан кирәк. Төгәл вакытында торып эшеңне башкарырга, төгәл уйлаган фикерләреңне тормышка ашырыр өчен үз вакытында каядыр барып җитәргә кирәк. Кайсыдыр мизгелдә төгәл бер урында булырга кирәк. Монда таләпчәнлек белән бергә очраклы рәвешләр дә күптер. Кайвакытта төрле кешеләр төрле хәлләргә эләгеп үзләренең тормыш йомгагын уңай якка чишәләр. Мисал итеп, тормыш иптәшем Илдарны әйтер идем, минем белән очрашканчыга кадәр аның Казанга килеп эләгүе үзе бер могҗиза.

- Тиздән татар кызы Динә Гарипова Швециянең Мальме шәһәрендә үтәчәк "Евровидение-2013" җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак. Аңа кадәр ул Русия күләм "Голос" проектында җиңгән иде. Сез аларның чыгышларын карадыгызмы, татар кызлары җиңгәч нинди фикерләр туды?

- Беренче көннән соңгы көнгә кадәр алар өчен җан аттым. Хәтта ки гаҗәпләндем, ничек шулай булырга мөмкин икән дип. Ул бөтен тамашачылар өчен көтелмәгән проект иде. Чын мәгънәсендә көчле тавыш ияләре көч сынашты, алар курыкмыйча Беренче каналга барып, сәләтләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә безнең кызларыбыз өчен сөенәм.

- Динә Гарипова белән күрешкәнегез юк идеме?

- Динәне ишеткән генә бар. Ул бик билгеле кыз түгел иде бит. Шуңа карамастан, беренче чыгышын ишеткәч, бу "Голос" проекты гадел бәйге булса, Динә Гарипова җиңәргә тиеш дип әйткән идем. Чөнки аның эчке дөньясы бай, тавышының сихри моңы бар. Бу бәйгедә татар кызларына, безгә генә хас моң җиңеп чыкты. Динә лаеклы урынны алды.

- Яңа сәхнәгә чыгучыларның төгәл саны билгеле булмаса да, аларны икенче Гүзәл Уразова, икенче Салават булыр инде бу дип чагыштырырга яраталар. Мондый сүзләргә сез ни диярсез, җырчылар арасындагы буыннар алмашын сизеләме?

- Әлбәттә, без үзебез дә ул процесста катнашабыз. Мин сәхнәгә чыккан вакытта безне дә кемдер белән чагыштырганнардыр. Аллага шөкер, ул җырчылар бүген дә җырлый. Буыннар алмашы булырга тиеш, ул нормаль күренеш. Алмаш булмаса, безнең эстрадабыз юкка чыга, бетә дигән сүз. Өлкән җырчыларга алмашка яшьләр килә. Алар арасында үзенең йөзе, моңы белән килеп кергән, тамашачыларга охшардай җырчылар барлыгына сөенәм. Алар булганда киләчәгебез якты күренә.

Ә менә үз тавышын кулланмыйча, йөзе, моңы булган артистларны кабатлап сәхнәгә менүчеләрне сөймим. Бу дөрес хәл түгел. Чөнки үз йөзең булмаса, син югаласың.

- Кабаттан Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән клипка кайтып, эшкуар Исмәгыйль Шәнгәрәевнең анда төшү тарихын беләсе килә. Сез аның белән ничек танышкан идегез?

- Исмәгыйль абыйны милләтебезнең йөзек кашы, татарның иң булдыклы улларының берсе дип саныйм. Чөнки аңа барып гаҗәпләнеп кайттык: балалары күп - 10 бала, Гарәп Әмирлекләрендә шәхси рестораннары бар. Балалары бик матурлар, сөйкемлеләр, итәгатьлеләр. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Исмәгыйль абый аларның һәрберсенә бертигез игътибар бирергә тырыша, вакытын таба. Гаиләләре искиткеч. Хуҗа кешенең тырышлыгын, уңганлыгын эшләре дәлилли. Читтә яшәп ятуына карамастан ул анда дәрәҗәле сәүдәгәр. Татарстаннан, Русиядән килгән кунакларны каршы ала, танышлары арасында кемнәр генә юк. Исмәгыйль абый күчемсез милек сәүдәсе белән шөгыльләнә, сату-алу эшләрендә бик яхшы белгеч. Татарстаннан килеп ярдәм сораган кешеләргә ачык йөз күрсәтә, кулдан килгәнчә булыша, татарчасы миннән дә әйбәт, русча, инглизчә, гарәпчә белә.

Исмәгыйль абыйның клипта төшүе үзеннән-үзе килеп чыкты. Ул матур итеп килеп керде һәм клипның йөзенә әйләнде. Мин Исмәгыйль абыйның клипта катнашуына бик шатланам һәм бу эштә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ун көн буе бергәләп "Тормышлар да бер үзгәрер әле" җырының видео сурәтен булдырдык.



- Сез сәхнәдән үз фикерен камил татар телендә белдерүче җырчылар рәтендә, ә яшьләр бу яктан аксый. Артист ничек итеп телен шомарта ала?

- Фикереңне үз телеңдә тиешле дәрәҗәдә җиткерер өчен шактый эшләргә кирәк. Беренче Казанга килгән вакытларда мондагы кешеләре белән сөйләшергә курыктым. Чөнки алар әдәби телдә, матур сөйлиләр дип уйлый идем. Чынлыкта исә, тукталышта берәрсеннән билгеле урынга ничек барып җитәргә дип сорагач, "А что вы сказали?" дигәнне ишетеп аптыраган идем. Дистә еллар элек Казанда аралашу урыс телендә генә барды диярлек. Хәзер Аллага шөкер, үз телебездә оялмыйча сөйләшәбез. Чит илгә баргач та андагы милләттәшләребез белән ана телендә сөйләшүләре рәхәт.

- Димәк, сездә милли җанлылык бар дип әйтеп була?

Бик горурмын үзебезнең милләтебез өчен. Татарстанда яшәвем белән бик шатланам, Казан үземнең туган шәһәрем шикелле. Һәрхәлдә, Пермь өлкәсе Барда районында туып үссәм дә, якташларыбызны, милләттәшләребезне сагынып концертлар белән генә кайтып киләм. Әти-әнием анда яши, Аллага шөкер, исән-саулар! Дөньяның нинди генә матурлыкларын күрмәдек, шуңа карамастан Казан иң якыны булып кала. Сагынып, зарыгып өйгә кайтып төшәбез.

- Кыен вакытларыгыз еш булдымы, авыр хәлләрдән чыгарга нәрсә ярдәм итте? Әллә үзегезне-үзегез күтәрдегезме?

- Гомумән, бу дөньяда кеше кайчан бәхетле: яхшы кешеләр очрап торганда, тугры дусларың янәшәдә булса, исән-сау әти-әниең булышып җибәрсә, рухи яктан ярдәм дә зур этәргеч бирә.

- Сәләт кенә уңышка китерми, тырышлык, үҗәтлек кирәк диләр, сез моның белән килешәсезме?

- Әгәр зур максатларга ирешергә теләге, әти-әниеңнән килгән яхшы тәрбия булса, кеше әлбәттә үз юлын табачак. Тормыш үзе өйрәтә инде ул. Кыен чаклар бик күп булырга мөмкин. Яхшы чакларга күчкәч сөенеп, шатланып авыр вакытларны онытасың. Гомумән тормышта кеше яхшыга омтылырга тиеш, әгәр омтылмасаң, димәк, син дөрес юлда түгел. Сиңа ныклап уйланырга кирәк дигән сүз. Яхшыга омтылганда гына кеше зур эшләр башкара.


- Хәйриячелек, җәмәгать эшләрендә катнашасызмы?

- Ул изге эшләр белән шөгыльләндем һәм шөгыльләнәчәкмен. Яшүсмер вакытта ук хәтерлим, районыбызда балалар йорты булды, кечкенә булсам да, үз әйберләремне, аяк киемнәремне җыеп, шунда алып барып бирә идем. Чөнки мин аларны бик кызгандым. Хәзер дә күңелем нечкә, ятим балалар күрсәм дә, урамда эт баласын очратсам да, өйгә алып кайтып китәрдәй булам. Бу минем электән килгән гадәт, әмма бервакытта да горурланып, кычкырып йөрмәдем. Ул алай булырга да тиеш түгел. Чөнки динебез андый эшләрне белгертми эшләргә куша. Һәрбер кеше булдыра алганча мохтаҗларга ярдәм итсен иде. Минем акча бар да, кемгәдер өләшәм дигән сүз түгел. Син мәчеткә барып тапшырасыңмы, мохтаҗ кешегә бирәсеңме, барысы да динебездә язылган.

Әле бәлки асрамага балалар да алырбыз дигән фикерләрем бар. Аласы килә. Вакытым җитәрме дигән сорау борчый. Аларны алу бер хәл, кеше итеп үстерәсе дә бар бит. Әлбәттә, бу минем өчен зур җаваплылык. Бәлки дистә елдан соң концертларыбыз тәмамлана башлагач бу хакта ныклап уйлармын.

Төгәл гамәлләргә килгәндә, Лаеш районында сукыр балалар йорты бар. Алар бик матур җырлыйлар, колаклары яхшы ишетә, шуларга ярдәм итәм, мастер класслар үткәрәм. Кайбер кешеләр концертларга да килеп ярдәм сорыйлар, хатлар язалар. Аңлыйм, төрле вакытлар була. Тик әлеге гамәлне тыныч күңел белән кабул итә алмыйм. Мөмкинлек булса, җае чыкса, әлбәттә, булышам. Кайберәүләр алга очрап тора, ул сорамаса да, бирәсе килә. Минемчә, сорап йөрү матур күренеш түгел.

- Динебез сүзен еш әйттең, шуңа бәйле мөселман хатын-кыз киемнәре хакында сорыйсыбыз килә. Мөселман модасына карашыгыз нинди? "Тормышларда бер үзгәрер әле" клибында ул киемнәрне киеп тә карадыгыз.

- Гарәп иленә кабаттан әйләнеп кайтсак, анда шундый матур киемнәр бар. Яулыклар, матур озын күлмәкләр. Ул үзе бер сихри дөнья. Алар хатын-кызга шундый килешә. Ирем Илдарга, "шушы киемнәрне кияр өчен генә монда яшисем килә" дип тә әйттем әле. Ул гаҗәпләнеп куйган иде. Чыннан да, яулык кисәң, берни дә кирәкми, чәч тә ясыйсы юк. Яулык киеп куясың һәм бөтенесе үз урынында дигән сүз. Юкка гына уйланып табылмагандыр ул. Һәрбер татар хатын-кызына яулык килешә. Яулыклы кызлар күрсәм сөенәм, андыйлар күбрәк булсын иде. Сокланам сезгә кызлар, динегезне, үзегезне саклагыз!


Гүзәл Уразова, "Сәнгать халыкка иярергәме, әллә ияртергә тиешме?" дигән сорауга, тамашачыга иярмичә, алар белән фикерләшеп эшләргә кирәклекне әйтте. Аның сүзләренчә, алдагы концерт сезонында алар тамашачыга көтелмәгән күренешләр әзерләячәкләр. Инде җырчыларның киеменә килгәндә, Гүзәл үз йөзе булмаган, кием белән алдырырга теләүче башкаручылар артуын таныды. Дистә ел элек ул сәхнәгә чыккан вакытта кием түгел, ә башкаручының тавышы, моңы беренче урында торган.

Ике бала әнисе буларак ул сабыйларын әби-бабайлардан килгән алымнарны кулланып, догалар өйрәтеп, гореф-гадәт буенча тәрбияли икән. Тик элекке замандагы кебек "үскәч барсында белерсең" дип түгел, ә үз вакытында балаларга һәрбер күренешне аңлатып барырга кирәк, ди җырчы. Аныңча, сабыйлар тормышта югалып калмаслык булып үсәргә тиеш.

Форсаттан файдаланып ул барлык тамашачыларына, бигрәк тә читтә яшәүче татарларга сәлам юллады. Гүзәл Уразова сүзләренчә, дөньяның төрле почмагына сибелгән татарлар телне, динне, гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны яхшырак белә, үзләштерә, өйрәнә. Җырчы, булган яхшы сыйфатларны, милли кыйммәтләрне югалтмыйча, саклап, кадерләп яшик дигән теләктә калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG