Accessibility links

Татар егетләре Русия армиясе турында


Русия армиясе хәрбиләре (архив фотосы)
Русия армиясе хәрбиләре (архив фотосы)

Татар егетләренең Русия армиясе турында фикерләре төрле. Кемдер хәрби хезмәтне рухи яктан сындыручы төрмә ди, кемдер тормышка өйрәтә торган мәктәп, ди. Шунысы кызык: төрле бүлекләрдә хезмәт иткән егетләр Русия армиясендәге татар солдатларының үзенчәлекле ролен ассызыклый.

Русиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Егетләр армиягә 10 майдан китә башлаячак. Казанда узачак Универсиада язгы чакырылышның вакытын кыскарта. Чакырылучылар июнь ахырына кадәр армиягә озатылып бетәргә тиеш. Бу хакта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде. Республикада комиссия узарга 20 мең кеше чакырыла, шуларның 4 меңе солдат шинеле киячәк. Альтернатив хезмәткә исә бары тик җиде кеше озатыла. Комиссар белдергәнчә, бу чакырылышта төрле сәбәпләр белән армиягә бармый калган югары белемле гражданнарны хәрби хезмәткә җибәрү буенча актив эш алып барылачак.

"Азатлык" хәбәрчесе хезмәт иткән яки төрле сәбәп белән армиягә бармаган татар егетләренең хәрби хезмәткә карата фикерләрен белеште. Яшьләрнең армиягә карашы төрле булып чыкты.

Илшат Атнагулов югары белем алгач бер ел Свердлау өлкәсендә хезмәт итеп кайткан. Армия милләтпәрвәрлекне арттыру функциясен үтәп бетерми дигән фикергә килгән ул хезмәттән кайткач. "Дәүләткә мәхәббәт артмый. Әзрәк нәфрәт белән дә карыйсың", ди ул. "Хәрби хезмәткә баргач һәм андагы шартларны күргәч, күзләр акаеп чыга, колаклар шиңеп төшә. Армиядә кешенең үз-үзен саклау инстинкты ачыла. Анда төрле милләт вәкилләре булуы куандыра. Руслар исә аз иде, татарлардан да азрак булды. Армиядә татарларның оешканлыгы сизелеп тора. Иң җитез, иң бердәм булганнары - татарлар иде", дип сөйли Атнагулов.

Татар егетләре Русия армиясе турында: Илшат Атнагулов
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:35 0:00

Марат Бәйрәмгулов хәрби хезмәттән соң, ир кеше өчен хәрби хезмәтнең мәҗбүри булуы күпкә яхшырак дип саный. Килешү белән баручылар бар, ләкин алар авыр хәлдә калучылар дигән нәтиҗәгә килгән ул. Илшат кебек үк, Марат та бергә хезмәт иткән татарларның үзенчәлеген билгели. "Татарлар хезмәт итмәсә, Русия бүлекләре авыр хәлдә булыр иде. Татарларны анда хөрмәт итәләр, чөнки алар тәртип оештыралар, бар эшкә җаваплы итеп карыйлар", ди Бәйрәмгулов.

Татар егетләре Русия армиясе турында: Марат Бәйрәмгулов
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:24 0:00

Татарлар һәм башка рус булмаган халыкларның Русия армиясендә хезмәт итүе ирекле булырга тиеш дип саный "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин. "Алар – яулап алынган халыклар һәм шуңа күрә империягә хезмәт итәргә тиеш түгел. Татарларның Русия армиясенә хезмәт итүе – ул безне юкка чыгарып маташкан дәүләткә хезмәт итүгә тиң. Әлбәттә, бу дөрес түгел", ди ул. "Хәзерге Русиянең армиясенә карасаң, ул бит армия дә түгел, ул коточкыч әйбер, анда күп кенә кеше гарип булып кайта. Күбесен рухи яктан сындыралар. Чит илләр белән чагыштырганда, безнең армия ул – төрмә. Татарларның үз армиясе булырга тиеш һәм ул булачак та", дип өметен өзми Нәбиуллин.

Татар егетләре Русия армиясе турында: Наил Нәбиуллин
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00
XS
SM
MD
LG