Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин белән туры элемтә бара


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин
Казан вакыты белән 12.00дә Русия президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана. Халыкның сорауларына җавап бирүне туры эфирда Русиянең барлык телевидение каналлары һәм берничә радио канал яктырта. Туры тапшыру шулай ук "Татар-информ" сәхифәсендә бара.

Гадәттәгечә Путин иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади өлкәләргә кагылган, халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Быел президент Приморье, Липецки өлкәсе, Белгород, Сочи һәм Петербур белән туры элемтәдә булачак. 2010 елда Путин премьер-министр булганда аның белән сөйләшүдә Татарстаннан махсус сайлап алынган, Мәскәүдәге студиягә чакырылган Русия ислам университеты, Казан техник университетыннан 20дән артык студент катнашкан иде.

Телефон үзәгенә дүрт көн эчендә ике миллионлап сорау килгән. Элемтә вакытында минутына өч меңнән артык кеше шалтырата.
XS
SM
MD
LG