Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиев турында яңа китап тәкъдим ителде


Табиев турында яңа китап тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Фикрәт Табиев турында яңа китап

КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевка багышланган китап “Судьбе благодаря и вопреки” дип атала. Китап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән басылган.

Билгеле булганча, Фикрәт Табиев 1960 елдан алып 1979 елга кадәр КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли. Шулай итеп, ул республика тормышында тирән эз калдыра. Аның чорында Татарстанда күп төрле заводлар төзелә.

4 мартта Фикрәт Әхмәтҗан улына 85 яшь тулды. Шул уңайдан юбиляр хөрмәтенә яңа китап басылды. Башта китапны Мәскәүдә тәкъдим иттеләр, хәзер Казанга да чират җитте. Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында Табиевның хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары җыелды. Кунаклар юбиляр турында хатирәләре белән уртаклашты.

Китапны чыгаруга зур өлеш керткән Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев сүзләренчә, республикада буыннар алмашы булу башка төбәкләрдән бер адым алда булганны күрсәтә.

“Башка төбәкләрдә иске җитәкчеләр мирасыннан арынырга тырышалар, ә бездә хәлнең башкача булуы шатландыра. Бүгенге җитәкчелек Усмановны да, Табиевны да, Шәймиевны да уңай яктан хөрмәтли. Менә бу китапны чыгаруда да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Бу вазгыять безнең башка төбәкләрдән алда булуны күрсәтә”, диде Агиев.

Фикрәт Табиевның улы Искәндәр бу китапның элеккесеннән аерылганын искәртеп үтте. Аның әйтүенчә, яңа китапта Фикрәт Табиев шәхесе турында гына түгел, ә аның хатыны Динә ханым хакында да мәгълүмат күп.

“Судьбе благодаря и вопреки” китабы рус телендә, 335 биттән тора. Басмада Табиевның туган чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр вакыйгалар турында языла.
XS
SM
MD
LG