Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" 300 меңлек җәзага тартылды


Мәскәүнең Пресна районы мәхкәмәсе сайлаучылар хокукын яклаучы "Голос" оешмасын "хөкүмәттән бәйсез оешмалар турындагы канунны" бозуда гаепләп 300 мең сум штрафка хөкем итте.

Юстиция министрлыгының мәхкәмәгә тапшырган шикаятендә оешманың чит илдән акча алуы, сәяси эшчәнлек алып баруы, "чит ил агенты" буларак теркәлмәве турында әйтелгән.

"Голос" вәкиле гаепләүләрне кире какты. Башкарма директор Лилия Шабанова сүзләренә караганда, яңа канун гамәлгә кергәннәр бирле "Голос" оешмасы чит илдән акча алмаган, сәяси эшчәнлек алып бармый, чөнки беркемнең дә күрсәтмәсен үтәми.
XS
SM
MD
LG