Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилоглу: "Кырымтатар теле Украина Конституциясендә булырга тиеш"


Милли мәҗлес рәисе Азатлыкның Прага студиясендә
Милли мәҗлес рәисе Азатлыкның Прага студиясендә

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилоглу Азатлыкка Кырымда татар теле статусы, 18 майга һәм хокук яклаучыларның Кырымда зур халыкара җыенына әзерлек турында сөйләде.

Херсон өлкәсендәге Новоалексеевкада кырымтатар теленә рәсми статус бирелде. Украинада кырымтатар теленә карата кабул ителгән бу беренче тарихи карар. Сезнең әлеге канунны якламаганны беләбез, сәбәбе нәрсәдә?

– Украина парламенты тарафыннан бу канун ("Дәүләтнең тел сәясәте нигезләре" кануны 2012 елның 3 июлендә кабул ителде - А.К.) кабул ителгәндә без, Кырымтатар мәҗлесе аны хупламадык. Безнең фикеребезчә, Кырымда кырымтатар теле статусы ул канунга карап билгеләнергә тиеш түгел, ягъни халык санына бәйле булырга тиеш түгел. Без җирле халык. Ләкин аңа каршы да чыкмадык, фәкать аңлавыбызча, бу парламент рәисе Рыбак әйткән сүз, канун нигездә рус теленең статусын күтәрер өчен генә кабул ителгән. Кырым автоном җөмһүриятендә бу канунны дәррәү хупладылар, ләкин аңа күрә кырымтатар теленең дә статусы үсәчәген аңлагач тынып калдылар. Әлбәттә, ул кабул ителер, без дә аңа үз көчебезне куярбыз. Әмма безнең максат кырымтатар телен рәсмиләштерү өчен бу канунны куллану түгел, кырымтатар теле өчен аерым канун булдыру.

– Ул канун әзерләнәме әле?

– Безнең таләп – кырымтатар теле турындагы маддәне Украина Конституциясенә кертү. Чөнки 1998 елда кабул ителгән хәзерге Конституциядә украин теле – рәсми дәүләт теле, рус теле – совет терминологиясе белән "халыкара аралашу теле" дип язылган. Кырымтатар теленә аерым бер статус юк. Бу кеше хокукларына, милләтләрнең тигезлек хокукларына каршы килгән, тискәре бер күренеш. 1921 елда автоном җөмһүрияте корылганда Кырымда ике тел – рус һәм татар теле бер тигез дәрәҗәдә иде, чөнки ул чакта Кырым Русиянеке иде. Хәзер Кырым Украина дәүләтендә, без украин телен дәүләт теле дип таныйбыз. Рус теленең булуы мөһим, чөнки анда руслар күп. Ләкин андагы җирле халыкның, кырымтатарларының теле дә рәсми тел булырга тиеш.

– 18 май, матәм көне якынлаша. Аңа әзерлек ничек бара?

– Соңгы елларда автоном җөмһүриятендә Кырымтатар милли мәҗлесенә каршы хәрәкәт барлыкка килә башлады. Узган сайлауда корылтай карары белән без Януковичны якламадык, башка көчләр яклады. Сайлаудан соң без алар белән очраштык, алар безгә "безнең белән бер командада булсагыз мәсьәләләрегезне чишәргә ярдәм итәрбез" диделәр. Ләкин без алай эшләмибез, безнең команда – корылтай. Корылтай җыелып нинди карар кабул итсә – командабыз шул. Януковичны яклаучылар безнең белән алай гына сөйләшеп булмаганны аңлады, шуңа күрә Советлар берлегендәге ысулны кулланып халкыбызны бүлгәләү омтылышы ясалды. Алар Милли мәҗлесне танымады, үз оешмаларын төзеде. Ләкин, хәтерләсәгез, 1998 елда Югары Рада башлыгы коммунистлар җитәкчесе Леонид Грач шундый ук адым ясаган иде, Аксакаллар шурасы дигән оешма төзелгән иде. Ул чакта​ Киевтан аларга яклау булмады. Бу юлы исә Киевтан яклау бар. 18 май якынлашканда, алар үзләрен кырымтатар халкының вәкиле итеп саный икән, матәм чараларын алар уздырырга тиеш була. Ләкин мөмкинлекләре булмаганын аңладылар. Аларны беркем дә тыңламый, бәрелешләр чыга ала. Аларны сакларга ОМОН кирәк, чөнки алар урамга чыкса аларга йомырка атачаклар. Боларны аңлагач алар 18 май чаралары элекке сценарий белән үтсен, дип тәкъдим итте, ягъни Мәҗлес оештырачак матәм чараларын. Матәм йөреше, Акмәчеттә зур җыен булачак. Аларга бәлки башка урында чаралар уздырырга мөмкинлек бирерләр. Узган ел да шулай булды. Узган ел башта үзләре генә үткәрергә теләде, алар үз чараларын бездән соң уздырды. Безнең матәм җыенына 25-30 мең кеше катнашкан булса, алар 170ләп кешене генә җыя алды. Ягъни тәэсирләре шул кадәр генә.

– 18 май алдыннан "Хайтарма" фильмы чыга. Бу атналарда Төркия телевидениесендә кырымтатар халкының сөргенгә куылуы, кире Кырымга кайтуына багышланган тугыз серияле "Бер халыкның көрәше" исемле документаль фильм бара. Халыкка кызыкмы бу төр җитди фильмнар?

Мостафа Җәмилоглу белән сөйләшүләрдә Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин дә катнаша (уңда)
Мостафа Җәмилоглу белән сөйләшүләрдә Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин дә катнаша (уңда)
– Фильмнарга ихтыяҗ бик зур. Аларны төшерергә акча юк. Ярый менә бу "Хайтарма" фильмына акчалы милләттәшебез (эшкуар Ленур Ислямов - А.К.) ярдәм итте. 1.5-2 млн. доллар чамасы акча бирде. Төркиядә күрсәтелгән "Бер халыкның көрәше" исемле фильм Төркия дәүләте акчасына төшерелгән, аңа да күп акча китте. Без үзебез андый әйберләр ясый алмыйбыз. Яшәргә өе булмаган, укырга мәктәбе булмаган шул кадәр күп милләттәшебез бар, без алар була торып фильм чыгара алмыйбыз. Ләкин дөрес әйтәсез, хәзер халык китап укымый, фильмнарның тәэсире тагын да көчлерәк була ала. Ихтыяҗ бик зур, җитди фильмнарга да, җиңелрәк сериалларга да. ATR телевидение каналы эшли башлагач без Төркиядән төрек телендә сериаллар ала башладык. Аларны күрсәтү кырымтатар телен үстерү өчен дә файдага, чөнки балаларның күпчелеге урысча сөйләшә хәзер, ана телен өйрәнү мөмкинлекләре бик аз, мәктәпләр җитми. Нәфис фильмнарның тәэсире бик зур, җитди фильмнарны һәркем карамый, аңламый да. "Kurtlar vadisi", "Muhtesem Yüzyil" сериаллары барганда һәркем экран каршында. Мондый фильмнар телне үстерү өчен бик мөһим.

– Прагага сәфәрегез Кырымда кеше хокуклары вәкилләренең зур халыкара форумын уздыруга әзерлек белән бәйле икәнен беләбез. Мондагы очрашулар Кырым җыенына ничек ярдәм итәр дип көтәсез? Аның вакыты билгелеме?

– Без инде ике ел дәвамында сентябрь аенда сентябрь-октябрь айларында Украинада эшләгән дипломатлар белән Киевта очрашып үзебез турында сөйлибез. Узган ел 18 сентябрь булган җыенда дипломатлар кырымтатар проблемаларының барлык якларын ачыклау өчен алты тикшерү төркеме булдырырга карар кылды – дини, мәгариф, социаль, сәяси, хокукый, мәдәни проблемалар. Белгечләр берничә ай эшләде, бу эшне ОБСЕ (Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы) оештырды. Хисаплар әзерләнде. Нәтиҗәдә кеше хокукларына багышланган зур халыкара җыен уздыру турында килешенде. Ләкин аны оештыру өчен Виктор Янукович белән килешү, аның теләге кирәк. Европа илләре ярдәм кулы сузарга әзер, Украина тарафы кул бирергә теләми. Украина башлыгы Виктор Януковичтан конкрет җавап алынмады. Прагага бу сәфәрнең максаты – Чехия тышкы эшләр министры Карел Шварценберг белән очрашу. Аның Кырымга да килгәне бар, дәрәҗәле бер кеше, Европа Берлегендә бәйләнешләре бар, Европа Берлегенең киңәю комиссионеры Штефан Фюле белән яхшы мөнәсәбәттә. Соңгы тапкыр Штефан Фюле белән Киевта очрашканда ул бу форумны уздыру кирәклеге һәм ярдәм итәчәге турында әйтте миңа. Ләкин аның фикеренә караганда, быел аны уздыру авыррак булачак. Быел сентябрь аенда Киевта Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары җыелачак. Министрлар түгәрәк өстәл янына утырып сөйләшәчәк, анда Украина вәкиле дә булачак. Шул сөйләшүдә форумны кайчан уздыру турында конкрет җавап көтәбез.
XS
SM
MD
LG