Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:25

Үткән ялда өлкә татар конгрессы Русия батыры, милләттәшебез Раушан Абдуллин истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрде.

Төмән районының Нариман авылында туган бу егет яше тулуга хәрби хезмәткә алына. Тик аның хезмәт көннәре башкаларныкы шикелле шома гына бармый шул. Рушан бала вакыттан ук башкалардан аерылып тора. Өлкәннәрне хөрмәт итү, әти-әнисенә гел булышу, яхшы уку, спорт белән шөгыльләнү өстенә, ул иленең патриоты, йомшаграк холыклыларга ярдәм кулын сузучы да була. Алдан ук махсус билгеләнгән отрядка эләгәсе килә һәм ул тынычлыкны саклаучылар батальонына билгеләнә.

8 август, 2008 ел. Цхинвал. Грузин-осетин бәрелешенең беренче көне. Сапер-разведчиклар бригадасында хезмәт иткән Раушан Абдуллин батальоны көне буе ут астында булды. Раушан грузин снайперлары урнашкан җирләрне радиостанция аша җиткереп торды. Аягы яраланса да, көрәш кырын ташламады. Кинәт аның күз алдында тынычлыкны саклаучылар (миротворцы) урнашкан шәһәрчек капкасын грузин танкы бәреп керде. Раушан, озак уйламастан, бөтен көчен танкны зарарсызландыруга юнәлтте. Ул иптәше Абоимов белән аңа ата башлады. Шул арада дәһшәтле тимер могҗиза аларга таба борылып атып җибәрде. Абдуллин дустын гәүдәсе белән каплады һәм исәпсез ярчыклар эләгеп, нык яраланды, контузия алды. Аңына килүгә, аның башка хезмәттәшләре яшеренгән, подвалында яралылар урнашкан бинага таба баруын күреп алды. Һәм соңгы көчен җыеп, гранотометтан ата-ата танкка таба атлады. Атышлар тынып калды.
Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган ярышны ачу

Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган ярышны ачу



Соңыннан Әстерхан шәһәреннән килгән А.Турентаев: “Мин үзем янып торган санчастькә кереп, Раушанның сызлауларын басар өчен берәр дару эзләдем, ләкин бөтен җир яна иде, берни тапмадым”, дип сөйли. “Раушан искиткеч намуслы тынычлык саклаучы иде. Үлем ярасы алган булса да (тез турысында ике аягы да каты яралана), гел көрәшкә ыргылды: гранотометтан дошманның танкын юк итүгә, автоматтан дошманнарга ата башлады. Атака кире кагылгач кына аны казарманың подвалына алып төштеләр, тик соң иде инде – канын күп югалткан, ул мәңгелеккә күзен йомды”, ди үзенең мәктәп укучылары, солдатлар алдындагы чыгышында командиры.
Көрәш барышы

Көрәш барышы



Менә шулай батырларча тыныч тормыштагы сугышта һәлак була Төмән өлкәсе, Төмән районының Нариман авылы егете. Раушан Абдуллин - хәзер Русия батыры. Батырның туган авылында, Төмәндә аның исемендәге урам бар, мәчеткә Раушан исемен бирделәр, туган мәктәбе стенасында батыр истәлегенә такта эленгән, радиоспорт буенча дөнья чемпионы, яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүдә актив эш алып баручы З. Низамов аның исемендәге диплом булдырып, аның белән өлкәбездә абруй казанган шәхесләрне бүләкли.

Менә инде өченче ел өлкәбездә аның истәлегенә көрәш ярышлары үткәрелә. Быел өлкәнең III ачык беренчелегендә 1997-1998 елгы егетләр катнашты.

Раушанның әнисе Гөлфрүз ханымны тәбрикләү

Раушанның әнисе Гөлфрүз ханымны тәбрикләү

- Ярыш күтәренке рухта башланды. Анда Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Төмән районының Каскара, Шыкча, Индрәй авылларыннан яшь спортчылар килгәннәр. Баш хөкемдар – грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, күренекле тренер Әбделхак Миңнебаев иде. Егетләр Сабантуйларда еш көрәшәләр, бу спорт төре таныш аларга. Тик араларында татарлар гына аз. Конгрессның төп максаты да милли көрәшне пропагандалау гына түгел, ә үз батырларыбызны булдыру. Бу яктан Каскара, Индрәй, Шыкча малайлары аерылып торалар.

Җиңүчеләрне Рушанның әти-әнисе, конгресс, чик сакчылары оешмасы вәкилләре, танылган спортчылар, Арангуловлар, дин эшлеклеләре котлады. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре җиңүчеләре матур бию, грек-рим көрәше түгәрәгенә йөрүчеләр күрсәтмә чыгышларын бүләк иттеләр. "Мин рәхәтләнеп егетләр өчен куанып, җиңүләрен теләп утырдым", дип сөйләде Диләфрүз Фәхретдинова.

Ярышларда җиңүгә ирешкән Руслан Шәрипов, Илнур Исхаков, Салават Чаруллин, Руслан Миронов, Рөстәм Латыйпов кебек егетләребез федераль Сабантуйда да сынатмаслар, тормышта да Раушан шикелле батырлардан үрнәк алып яшәрләр.
Көрәш тәмамланды

Көрәш тәмамланды

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG