Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Сребреница җинаяте өчен гафу үтенде


Сербия президенты Томислав Николич Сербиянең 1995 елда Сребреницада 8000 мөселман ир-егетен үтерүгә катнашы өчен гафу үтенде. Босния дәүләт телевидениесендә ясаган чыгышында Николич, "Сребреницада кылынган җинаять өчен Сербия исеменнән тезләнеп гафу үтенәм", диде. Ләкин "геноцид булганына дәлилләр кирәк", диде Николич.

23 апрель көнне Николич белән очрашкан Босния мөселманнары җитәкчесе Бәкер Изетбегович ике илнең мөнәсәбәтләре алга китсен өчен президентны "Сребреницаны танырга" чакырды. Күрше дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау Сербиянең Европа Берлегенә керүе өчен төп шартларның берсе булып тора. Дүшәмбе көнне Европа Берлеге арадашчылыгында Сербия белән Косово арасында килешү кабул ителде.
XS
SM
MD
LG