Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада авылы янындагы базар чүплеккә әйләнгән


Казан базары чүплеккә әйләнгән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

Казан базары чүплеккә әйләнгән

Идел буе базарында сатучылар шыр антисанитария шартларында сәүдә итәргә мәҗбүр. Сату рәтләре чүплекләр янында урнашкан, киштәләр тузанга күмелгән.

Казанның Идел буе базары Җиңү проспектында, шәһәрнең күп халык йөргән һәм яшәгән җирендә урнашкан. Биредә шулай ук метро станциясе, Макдональдс рестораны бар. Универсиада авылы да ерак түгел. Әлеге базар тыштан төзек күренсә дә, эчтән чүплеккә әйләнеп беткән. Монда көн саен йөзләгән кеше кием-салым һәм азык-төлек сатып алырга килә. "Тиздән Казанда Универсиада уза. Анда килгән кунаклар монда кереп карарга теләсә? Моны күрсәтергә оят бит", ди базарга еш килүче пенсионер Кадрия Дәминова.
Сәүдә рәтләре арасында аунап яткан таш баганалардан күренгәнчә, базарда төзелеш эшләре башланган булган һәм ахырына җиткерелмәгән. Ләкин базар идарәсенә дә, сатучыларга да бу комачауламый, күрәсең. Тузан һәм чүп арасында, антисанитария шартларында сәүдә гөрли. Базар территориясендә шулай ук ит кисү өчен каралган, пычрак һәм тузанга баткан бүрәнә дә табылды. Янында яткан ит кисәкләре бу агач кисәгенең кулланылышта икәненә ишарәли. Соңыннан бу ит базар киштәләренә җибәрелә.

Татарстанның экология һәм табигать байлыклары министрлыгының матбугат бүлеге башлыгы Рифкать Хуҗиев әйткәнчә, базар идарәсе әлеге тәртипсезлекне, чүплекне бетермәсә, аңа 500 мең сумга кадәр акчалата җәза яный.
XS
SM
MD
LG