Accessibility links

Парижда Казан Универсиадасына бойкот белдерергә ниятлиләр


Хайван хокукларын яклаучы Наталья Клузо Париждагы урам чараларының берсендә
Хайван хокукларын яклаучы Наталья Клузо Париждагы урам чараларының берсендә

27 апрельдә Казанда һәм Русиянең башка шәһәрләре белән беррәттән Брюссель белән Парижда Татарстан башкаласындагы хуҗасыз этләрне яклау пикетлары узачак.

Активистлар Универсиада алдыннан Казанда этләрне үтертү карарына каршылык белдерә. Карар кире кагылмаса, алар җәйге уеннарга бойкот белдерү белән яный. Париждагы урам чарасын танылган хокук яклаучы Наталья Клузо уздыра. Активист Азатлыкка сөйләгәнчә, Казандагы хәлләрне инде бик күп илләрдә беләләр.
Наталья, сезнең Казанда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтегез нинди? Ни сәбәпле сез моңа битараф түгел?

– Франциядә яшәсәм дә, Русия – ул минем ил. Минем илдә булган хәлләргә мин һәрвакыт кайгырып торам. Дусларым ерак Казандагы хайваннарны коткарырга теләгәнен белгәч, аларга ярдәм итәсе килде. Франциядә инде күптән яшим һәм хайваннарның хокукларын яклау белән шөгыльләнәм. Шундый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәм. Бүгенге көндә интернет һәм шәхси элемтәләр ярдәмендә хайван хокукларын яклаучылар башка илләрдәге, шул исәптән Русиядәге хәлләр белән яхшы таныш. Җитмәсә, Русия бит болай да башка илләрдәге халыкны нык кызыксындыра, чөнки безнең мәдәният бик мәшһүр. Шуңа күрә хайваннарны рәнҗетү, үтерү кебек мәдәнияттән ерак булган фактлар билгеле булгач, бу кешеләр гаҗәпләнәләр. Бу Казанда булган вакыйгаларга да кагыла. Без моңа бик борчу белдерәбез. Мин беркайчан да булмаган матур, борынгы Казан шәһәре гаепсез хайваннарның каны белән батырылмас дип өметләнәм.

Парижда узачак урам чарасы турында сөйләп китегез әле? Аның төп оештыручысы сезме?

– Әйе, мин. 27 апрельдә шимбә көнне Русиянең күп шәһәрләрендә узган сыман, Парижда да Казанның хуҗасыз этләрен яклау пикеты уза. Ул Эйфель манарасы күренеп торган, туристлар йөргән мәшһүр мәйданда үтәчәк. Чара хакимият белән килештерелгән. Без инде аңа күптән әзерләндек. Афишалар әзерләдек. Кирәк булса, ягъни этләрне үтерү карары кире кагылмаса, Казандагы Универсиадага бойкот белдерәчәкбез. Татарстаннан килгән хайваннарны рәнҗетү очракларын күрсәткән фотолар да бар. Иң мөһиме – пикетта битараф булмаган бик күп кеше булачак.

Наталья Клузо
Наталья Клузо
Бойкот турында әйтеп уздыгыз. Сез шундый гадәттән тыш чараларга әзер булгач, бу мәсьәлә шул кадәр актуальмы?

– Бу чараны (бойкот белдерү) гадел дип саныйм. Универсиада бит ул – зур халыкара бәйрәм. Ул кешеләрне берләштерергә, яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне алга сөрергә тиеш, хайваннарның кан коешына әйләнергә түгел.

Казан этләрен яклау пикеты Брюссельдә дә узачак, чөнки Татарстан башкаласын Универсиада узачак шәһәр итеп сайлаган идарә дә шунда урнашкан. Шуңа күрә халыкның бу мәсьәләдә борчу белдерүе, гаҗәпләнүе – нормаль һәм аңлашыла торган күренеш. Алар шундый матур итеп башланган эшнең коточкыч итеп тәмамлануына юл куймаска тырышалар.

Хайван хокукларын яклаучы оешмалар һәм активистлар белән тыгыз элемтәдә торам дидегез. Франциядәге һәм башка илләрдәге хокук яклаучылар Казандагы хәлләр белән хәбәрдармы?

– Соңгы вакытларда гына мәгълүмат килә башлады. Ләкин интернет ярдәмендә без күрәбез, Казандагы иптәшләребез актив рәвештә 300гә якын кешене урам чараларына җәлеп итә алганнар. Кешеләр этләрне үтерүгә каршылык белдереп шәһәр мәйданнарына чыга башлаган. Бу җитди алга китеш. Моңарчы алар азрак иде. Шуңа күрә хәбәрләр килмәгәндер. Бәлки җирле проблемны дөньяга таратмыйча гына үзләре хәл итәргә теләгәндер. Ләкин хәзер инде бу хәлләрне бөтен дөнья белә. Иртәрәк белгән булсак, без дә кулны кулга куеп утырмас идек. Әле менә миңа күптән түгел билгеле булды, Германиянең хайваннар хокукларын яклаучы аерым активистлары гына түгел, ә зур оешмалар Франциянең оешмалары белән Казандагы вазгыять турында хәбәрләшеп торалар. Интернетта да инглиз телендә Универсиаданы бойкотларга чакырган мәгълүмат йөри.
XS
SM
MD
LG