Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Моабит дәфтәрләре" басылуга 60 ел тулды


"Моабит дәфтәрләре" басылуга 60 ел тулды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

"Моабит дәфтәрләре" басылуга 60 ел тулды

25 апрельдә Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатирында шигъри-музыкаль кичә узды.

Чарада мәктәп укучылары, “Кызыл ромашка” әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты. Гөлнара Хәйруллина һәм Эмиль Җәләлетдинов шигырьләр һәм җырлар белән куандырды.

1953 елның 25 апрелендә “Литературная газета” битләрендә “Моабит дәфтәрләре” җыентыгыннан Муса Җәлилнең урыс теленә тәрҗемә иткән беренче шигырьләре басыла. Илья Френкель тәрҗемә иткән берничә җыелма шигырьләр Җәлил исемен торгызуга нигез сала.

Моабит төрмәсендә Муса Җәлил язган шигырьләр шагыйрьнең бергә утырган дуслары аша туган якка кайта. 1946 елда гарәп имлясы белән язылган дәфтәрне Казанга Нигъмәт Терегулов кайтара. Бер ел узгач, Брюссельдәге совет консуллыгы Андре Тиммерманс тапшырган тагын 50 шигырьне җибәрә.

Шушы көннәрдә әдипнең туган ягы - Оренбур өлкәсенең Мостафа авылында Җәлил музее ачылачагы билгеле булды. Өлкә матбугат хезмәте белдерүенчә, музейны эшләү соңгы дәрәҗәгә килеп җитә.
XS
SM
MD
LG