Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Тукай бүләге ияләре билгеле. Фикерләр төрле


2013 елның Тукай бүләге ияләре Шигърият бәйрәмендә

2013 елның Тукай бүләге ияләре Шигърият бәйрәмендә

"Шигърият бәйрәме"ндә быелгы Тукай бүләге ияләре игълан ителде. Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында иң лаеклар – Гөлзадә Сафиуллина белән Клара Булатова төшеп калган дип әйтүчеләр дә булды.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә мәдәният, әдәбият, сәнгать әһелләре – барлыгы сигез кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләк бирү комиссиясе алар арасыннан бишесен лаек дип тапкан.

Азатлык радиосы Тукай бүләге ияләренә һәм быел тәкъдим ителеп тә бирелми калган сәнгатьләргә карата Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев һәм Алсу Хәсәнова фикерләрен белеште.

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, Тукай бүләге иясе.

Ркаил Зәйдулла

Ркаил Зәйдулла

– Тукай бүләген бирү бик күп субъектив факторлардан тора. Дөресен генә әйткәндә, ул бүләкне бирү комиссиясендә татар әдәбиятын укыганнар бик аз, алар берничә генә, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Разил Вәлиев һәм Фәрит Бикчәнтәевне генә әйтеп була. Калганнары татар әдәбиятын укый торганнар түгел.

Бу юлы бүләк биргәндә халыкның, җәмәгатьчелекнең фикере дә бераз исәпкә алынган дип уйлыйм, чөнки Нәбирә Гыйматдинова иң күп укылучы авторларның берсе. Аны яратып укыйлар. Безнең хәзер әдәби әсәрләрне хатын-кызлар күбрәк укый, ә Нәбирә аларның күңел тибрәнешләрен тасвирлый белә. Быел аңа биргәннәр икән, мин үзем бәхәсләшерлек әйбер күрмим.

Алсу Гайнуллина да танылган актриса, аңа күптән инде Тукай премиясен биргән булырлар иде, әмма ул элегрәк РСФСРның Станиславский исемендәге бүләген алды.

Шамил Тимербулатов шулай ук бик үзенчәлекле композитор. Ул бу бүләккә күптәнге дәгъвачы. Аның җырларын яратам мин, Равил Фәйзуллин сүзләренә язылганнары ошый. Ул каядыр Урта Азия якларында туып үскән, ялгышмасам. Татарлыкка омтылу да бар, белмим алга таба ничек дәвам итәр инде ул аны.

Ильяс Айдаров белән Мәскәүдә танышкан идем. Аны чын татар милли рәссамы димәс идем, ләкин үзенең тамырларына, миллилеккә омтылу анда да бар.

Мин үзем бу бүләккә иң лаеклар дип Нәбирә Гыйматдинова белән Алсу Гайнуллинаны саныйм. Әйтәм бит, бүләк биргәндә субъектив факторлар күп роль уйный. Мәсьәләнең икенче ягы да бар, популярлык ул талант дигән сүз түгел әле.

Бүләккә тәкъдим ителгән Клара Булатова һәм Гөлзадә Сафиуллинага бирмәүне зур ялгыш дип саныйм. Клара апа гомере бу әдәбиятка хезмәт иткән, мәктәптә балаларга татар әдәбиятына мәхәббәт уятырга теләп укыткан кеше. Ул 10 елдан артык Әлмәт телевидениесендә телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли торган тапшырулар алып барды. Хәсән Туфанга багышланган шигырьләрен мин елый-елый укыган идем. Зур шагыйрә дип саныйм мин аны.

Гөлзадә Сафиуллинаның да милли мәдәнияткә, җыр сәнгатенә керткән өлеше биниһая зур. Ләкин, нишлисең инде, бездә ясалма толерантлык дигән әйбер бар. Күрәсең, шушы нәрсә зур роль уйнагандыр.

Разил Вәлиев, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

– Узган ел Тукай бүләге бер генә булды. Ул мәшһүр Кол Шәриф мәчете проектын эшләүчеләргә бирелде. Җәмәгатьчелектә нишләп алай булган да, нишләп болай булган дип күптөрле сүзләр йөрде. Быел киресенчә, бүләккә лаекларның саны артты. Канун нигезендә бүләк өч кенә кешегә бирелергә тиеш. Ул артырга да, кимергә дә мөмкин. Анысын президент хәл итә.

Безнең Тукай премияләре бирү комиссиясе һәм президент биш кешегә бирергә дигән карарга килде. Минемчә, бишесе дә әлеге бүләккә лаек.

Нәбирә Гыйматдинова язучылар арасында соңгы дистә елларда иң популяр укылучылардан санала. Аның әсәрләре сигез мәртәбә ел китабы бәйгесендә җиңеп чыгып иң күп укыла торган әсәрләр рәтенә керде.

Алсу Гайнуллина – ул безнең мәшһүр актрисабыз. Татар халкына театр сөючеләргә бик тә таныш. Аңа бүләк бирүне халкыбыз тарафыннан уңай кабул ителер дип уйлыйм мин.

Шамил Тимербулатовка килсәк, профессиональ музыкада иң актив эшләүчеләрнең берсе ул. Ул бу бүләккә моңа кадәр дә ике мәртәбә тәкъдим ителгән иде инде.

Рәссам Ильяс Айдаров бүген Мәскәүдә яши. Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә дан алган рәссам. Аны Тукай бүләгенә тәкъдим итеп дөрес эшләгәннәр.

Рәссам Софья Кузьминых рус милләтеннән булуына карамастан, татар халкының онытылып бара торган борынгы традицияләрен, күн белән нәкышләүне торгызды. Рус кешесе татарның үзенчәлекле сәнгатен кире кайтарган өчен генә дә ул бу премиягә лаек.

Гөлзадә Сафиуллина, Клара Булатова һәм Розалина Шаһиевага килгәндә, мин алар Тукай бүләгенә тәкъдим ителгәннән соң яклап үз сүзләремне әйттем. Әмма премия өчәү, шулай булса да ул бишкә әйләнде. Берничек тә 10-га,15-кә әйләнә алмый. Алар өчесе дә безнең атаклы сәнгатькәрләребез бу бүләккә лаек. Киләчәктә алар һичшиксез бу премияне алырга тиеш.

Алсу Хәсәнова, “Ватаным Татарстан” газетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе.

Алсу Хәсәнова

Алсу Хәсәнова

– Рәссам Ильяс Айдаров турында күп кеше төрле фикер әйтә. Безнең инде юкка чыккан Иске татар бистәсендәге биналарны сурәтләгән рәсемнәре нигезендә ул бу бүләккә лаектыр дип беләм.

Мин лауреатлар арасында быел Гөлзадә апаны күрергә теләгән идем, чөнки аның халыкка хезмәте, балалар фестивален оештыруы да Тукай бүләгенә чыннан да лаек иде. Аның бу исемлектә булмавы бик кызганыч, бәлки алга таба бирерләр.

Алсу Гайнуллинага килгәндә, бүләккә тәкъдим ителгән образлары арасында бары тик берсе генә - Гайшә роле генә татар диләр. Гайнуллинаның элек уйнаган рольләре милли һәм аның кебек актриса бик сирәк. Аңа бу юлы тиешле бәя бирелгәндер дип уйлыйм.

Бүләккә лаеклар исемлегендә мин Клара Булатованы күрергә теләгән идем. Чөнки Клара апаның иҗаты бик күпкырлы. Бүләккә ияләр игълан ителгәч, безнең редакциябезгә бик күп укытучылар шалтырата башлады. Алар: "Клара апага Тукай бүләге бирелмәдемени?" дип аптырап сорый. Ул укытучы булып эшләгәч, аның шәкертләре бик кайгыра.

Безнең газетка да Клара апага бирергә кирәк дип иң күп хат һәм аның турында күпләгән мәкаләләр килгән иде. Клара апаның иҗаты бу бүләккә лаек иде.

Шамил Тимербулатовның иҗатына да төрлечә бәя бирүче кешеләр бар. Безнең композиторлар бик аз, Тимербулатов кебек иҗат итүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Мин үзем аңа да тиешле бәя бирелгәндер дип уйлыйм.

Тукай бүләге алучылар арасында Софья Кузьминых та бар. Аның иҗаты татар сәнгатенә багышланган. Минем үз фикерем: Тукай бүләге татар милләтеннән булганнарга гына бирелергә тиеш. Комиссиянең карары булган кебек, минем дә үз фикерем бар, бәлки, аның урынына Клара Булатовага, бәлки Гөлзадә Сафиуллинага бирергә кирәк булгандыр.

Тукай бүләген бирү быел белән генә тукталмый, әмма Клара Булатова кебек олы яшьтәге шагыйрәләребез олыгая. Харрас Әюповка заманында әйткәннәр бит, әле башың яшь, олыгая төшкәч үз намзәтеңне тәкъдим итәрсең дигәннәр. Тукай бүләген дә алмады һәм бик яшьли үлеп китте. Ул бик талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрь иде. Менә мондый әйберләр булмасын иде, шәхесне без үлгәч кенә зурламасак иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG