Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы түрәләрнең чит илдә банк хисапларын тыйды


Русия федерация шурасы түрәләргә, хөкүмәт әгъзаларына, депутатларга һәм сенаторларга чит илләрдә банк хисаплары һәм кыйммәтле кәгазьләр тотуны тыйды.

Әлеге канун өлгесен Русия президенты февраль аенда думага тәкъдим итте, шимбә парламентның югары пулаты кабул итте.

Бу чикләүләр хезмәтләренә күрә Русия суверенлыгы һәм иминлегенә кагылган карарлар чыгаручы түрәләргә, шулай ук сайланып куелган төбәк депутатыннан алып Русия президентына кадәр кертелә.

Канун түрәгә чит илдә күчемсез милек алуны тыймый, әмма аны декларациягә кертүне һәм әлеге милек өчен финансның кайдан килгәнлеген күрсәтүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG