Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар рәссамы күргәзмәсе ачылды


Рәссам Тәлгать Мәсәлимов котлаулар кабул итә
Рәссам Тәлгать Мәсәлимов котлаулар кабул итә

Уфаның “Сәнгать” галереясендә Русия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Г.Сәлам исемендәге дәүләт бүләге иясе, талантлы татар иҗатчысы Тәлгать Мәсәлимовның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда авторның 60тан артык иҗат үрнәкләре урын алган.

Әлеге “Тамырларга кайту” исемле күргәзмәсен Тәлгать әфәнде үзенең 55 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләгән. Анда төрле елларда иҗат ителгән графика эшләре, майлы буяу белән төшерелгән картиналары һәм киез өслегенә эшләнгән сурәтләр урын алган.

Тәлгать Мәсәлимовның Ходай тарафыннан бирелгән канатлы сәләте, әле мәктәптә укыган елларында ук, аның гомерлек язмышын билгели. Миякә районының гүзәл табигатьле Шатмантамак авылында туып үскән зирәк малай, өлкән абыйсыннан күреп, рәсем белән мавыга һәм әле үсмер генә килеш Уфага килеп 2нче санлы педагогия училищесының сәнгать-графика бүлегенә укырга керә. Аннан соң белемен Башкортстан дәүләт педагогия институтында камилләштерә сәләт иясе.

Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Шул елларда ук аеруча графика сәнгате белән мавыга һәм шул юнәлештә үз осталыгын арттыра башлый ул. Яхшы укуы өстенә бихисап җәмәгатьчелек эшләрен дә җигелеп тарткан, төпле егеткә институтта калырга, үзе укыган факультетта мөгаллим булырга тәкъдим итәләр. Әмма аңарчы кичәге талипка әле ел ярымлык солдат шулпасын да чөмерергә туры килә.

Башкортстан дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать-графика факультетында 1982 елда эшли башлый Тәлгать әфәнде һәм шуннан бирле аңа тугры кала. Башта мөгаллим, аннан өлкән мөгаллим булды. Ә соңгы унҗиде елда ул шушы факультетның деканы вазифасында. Күптән инде доцент дәрәҗәсен дә алган.

Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Педагогия университетының сынлы сәнгать-графика факультеты дүрт дистә елга якын вакыт эчендә милли рәсем сәнгатенә әллә күпме талантларны үстереп чыгарды. Тәлгать әфәнде сүзләренчә, рәсем сәнгате факультетын тәмамлап чыгучылар арасында Башкортстанга гына түгел, ә Русиягә дә киң билгеле рәссамнар бар. Аларның кайберләре хәтта чит илләрдә дә яшәп иҗат итә, картиналары бар дөньяга таралган. Соңгы берничә елда гына да худграфны тәмамлаган дистәләрчә кеше РФ һәм БР Рәссамнар берлегенә әгъза буларак кабул ителгән.

Әлбәттә, тынгысыз һәм җаваплы җитәкчелек эше үзе дә иҗатка талпынып торган талант иясенең чабуыннан тартып, аның бар вакытын алып тора. Әмма илһам килсә, аны болай гына тотып тыеп булмый. Эштән соң бушрак вакытларында мольберт алдына басарга да форсат табарга тырыша Тәлгать Хәсән улы. Үзенең егерме еллык җитди иҗаты чорында байтак шәхси күргәзмәләрен оештырды ул. Башкортстанда гына түгел, ә Казанда да, Яр Чаллыда да, башка шәһәрләрдә дә күрде аның эшләрен рәсем сәнгатен сөючеләр. Ә аерым эшләре күмәк күргәзмәләр белән төрле илләрдә һәм Русиянең байтак төбәкләрендә катнашты.

Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Рәссам Тәлгать Мәсәлимов иҗаты
Башта ук бик катлаулы графика жанрында иҗат итә башлаган рәссам, башка ысуллар белән дә үз сәләтен сынап карый. Әле ачылган күргәзмәсенә Тәлгать Мәсәлимов майлы буяу белән язылган картиналарын һәм киез сәнгате үрнәкләрен дә куйган. Алар сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәя алды.

Талантлы рәссамның соңгы еллардагы иҗаты аеруча җимешле булды һәм тирән мәгънәле, фәлсәфигә әйләнде. Хәтта аның байтак эшләрен күпмедер әзерлеге, гыйлем куәсе, киң карашы булмаганнар аңламаска да мөмкин. Аның өчен катлаулы тарихыбызны да, милли әдәбиятыбызны да һичьюгы күпмедер дәрәҗәдә булса да белү шарт.

Соңгы елларда Т. Мәсәлимовның “Фәрештәләр”, “Башкорт даласы”, Авыл бизәкләре”, “Төш күргәннән соң” дип исемләнгән тупланмаларыннан картиналары сәнгать белгечләренең югары бәясен алды. Мисал өчен, рәссамның “Сыңар канатлы фәрештә” исемле әсәрен генә алып карыйк. Шартлы рәвештә бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган ул. Гарипләнгән җаныбыз һәм җәсәдебез турында гына түгел, ә теткәләнгән рухыбыз турында да ачы хакыйкатьне сыйдырган бу сурәт үзенә. Башка картиналар да тирән уйларга салырлык. Талпынулы хисләр, кичерешләр өстенлек итә талантлы рәссамның бүгенге иҗатында.

Тәлгать әфәнденең чын милли рухта иҗат итүе дикъкатьне җәлеп итә. Шушы ук сәләтен ул үзенең талипларына, шәкертләренә дә күчерергә омтыла. Үзе иҗат иткән графика жанрында гына түгел, ә башка юнәлешләрдә дә үз шәкертләре күңелендә халыкчанлык, миллилек рухы булуына ирешергә тырыша рәссамнар остазы.

Рәссамның юбилей күргәзмәсен ачу тантанасы зур бәйрәмгә әйләнде. Аны яңа иҗади имтиханы белән котларга танылган рәссамнар, сәнгать белгечләре, хезмәттәшләре һәм укучылары килгән. Бу көнне Тәлгать әфәнде бик күп җылы сүзләр ишетте һәм кочак-кочак чәчкәләр кабул итте.
XS
SM
MD
LG