Accessibility links

Казанда “Кабан күле хәзинәләре» фильмы тәкъдим ителәчәк


Иртәгә Казанда “Кабан күле хәзинәләре» фильмы күрсәтеләчәк. Аның кысаларында кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе һәм Казан ханлыгы чоры тасрирлаучы сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Тамашаны Татарстан милли музей һәм “Витязь” хәрби-тарихи клубы хезмәткәрләре әзерләгән.

Дмитрий Коробкинның «Кабан күле хәзинәләре» фильмы узган елны Казанда, Мәскәүдә һәм Владивостокта төшерелде. Анда Яваз Иванның Казанны яулавы барышында яшерелгән хан байлыкларын эзләү турында сүз бара. Фильмда Алексей Воробьев, Мария Кожевникова, Гоша Куценко, Сергей Шәкуров, Виктор Вержбицкий, Эльвира Ибраһимова һәм Байбулат Батуллин уйный.
XS
SM
MD
LG