Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәдәни мирас булган дини һәйкәлләр өчен быел 3,4 миллиард сум бүленәчәк


Русия мәдәният министрлыгы быел дини өлкәдәге мәдәни мирас оешмаларын торгызу өчен 3,4 миллиард сум бүләчәк. Бу хакта министры урынбасары Григорий Ивлиев белдерде.

«Русия мәдәнияте» федераль максатчан програмы кысаларында дини өлкәдәге 152 мәдәни мирас бинасын саклау өчен 2 миллиард 667 миллион сум каралган, 86,8 миллион сум Урыс православ чиркәвенә карамаган мәдәни мирас биналары өчен тотылачак», диде ул.

Узган елны бу максатлар өчен акчалар шул ук күләмдә бүленгән булган. Аның 3,28 миллиард сумы 144 бинаны төзекләндерү өчен тотылган һәм шуның 69,9 миллион сумы православ булмаган конфессиядәгеләрнең ун бинасын төзекләндерү өчен тотылган.
XS
SM
MD
LG