Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Оренбур эшмәкәрләре Самар өлкәсе Похвистнево районының Гали авылы эшмәкәрләре белән очрашты. Милли капитал булдыру турында фикерләшү җыены эшендә 27 төбәктән 324 вәкил катнашты.

Әлеге десантны март аенда Казанда үткән Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының дәвамы дип әйтергә булыр иде. Очрашудан файдаланып, оренбурлар белән самарлар аралашуның дәвамы итеп Похвистнево районына кергән Гали авылын сайлаганнар. Похвистнево районы Оренбур далалары белән чиктәш җирләр, ә Гали кырлары далага тоташа. Авыл үзе сөзәк таучык итәгендә урнашкан.

Менә, ниһаять, күптән көтелгән очрашу. Кунакларны “Туган тел” милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Расих Латыпов каршы алды. Дүрт сәгатьтән артык юлны үтеп килүче оренбурлар арасында танылган эшмәкәрләр дә, үз авыл халкын муллыкта күрергә һәм яңа эш башларга теләүче яшьләр дә бар иде. Максатлары уртак: авылны саклау һәм аның икътисади нигезен ныгыту.

​Гадәти булмаган Гали авылына иң яхшы күренеш тау битеннән ачыла. Галигә барып аның шушы тау башына менеп басмасаң, Гали авылын күрдем димә. Тау башыннан караганда авылның өч мәчете, һәр йорты, һәр урамы, авылга керә торган үзәк юл – барысы да уч төбендә. Гомуми торыштагы ак таплар – теплицалар. Тау башында басып торып 750 йортның ничәсендә кыяр, помидор үстерә торган теплицаларны санап чыгарга була. Һәр теплица 10-15 сутый җирне били. Менә шул тау битендә гасырларга сузылган тарихы булган изге чишмә бар. Изге чишмәнең суын эчәргә ераклардан кайталар, менә кадерле эчемлекне авыз итәргә оренбурларга да насыйп булды.

Соңгы ун ел дәвамында Гали авылында иң стабиль валюта яшел төстә – аның курсына финансларның алышынуы да, табигатьнең үзгәреп торуы да комачауламый. Тик сортлары гына үзгәреп торган юка пленка астындагы кыярлар, помидорлар – бу авыл халкының муллыгы дәлиле. Авыл кешеләре озак, купшы сөйләргә өйрәнмәгән, үзләре өчен нәтиҗәле хезмәтләре сөйли.

​Мидхәт Маннанов – Гали авылында беренчеләрдән булып помидор үстерә башлый, моңа кадәр халыкның күпчелеге кыяр гына чәчкән була. Бүгенге көндә кыяр белән бергә аның теплицаларында помидорлар да кызарып утыра.

“Яшелчә үстерү безнең өчен яңа гына барлыкка килгән шөгыль түгел, 50 ел элек бездә карбызлар да үстергәннәр”, дип сөйләде авыл хакимияте башлыгы Идрис Муллабаев.

Гали помидорлары

Гали помидорлары

Гали авылы – Самардан иң ерак урнашкан авылларның берсе. Авыл калага якын булса, яшьләр шәһәргә күчеп бетәр иде. Күп җирләрдә җирләр сөрелми, терлек фермалары таркалган, авыл халкы эшсез. Гали авылында бу проблемнар юк. Бу җирлектә йортлар тулы терлек-туар, кырлар сөрелгән, чәчелгән.

Камил Исхаков 2003 елда фермерлык йөген үз җилкәсенә алган. 2005 елдан башлап банк белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм көннән-көн эше үргә бара. Камил әфәнде иген дә игә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Гаражы тулы транспорт: трактор, комбайн һәм башка техника. “Хәзерге вакытта бер игенчелеккә генә таянып яшәү – шикле гамәл”, ди ул. Фермерга, ышанычлы хезмәткәр буларак, банк вакытында акча бирә, чөнки ул акчаны кайтара ала.

​“Күмәк хуҗалыклар бетә, ә эш юк дип барысы кулын төшерә. Әмма моннан чыгу юллары бар. Күмәк хуҗалык бетте дип аптырап калмаска кирәк. Мин монда үзебезнең авылны үрнәк итеп күрсәтер идем. Бездә кече эшмәкәрлек әйбәт кенә эшләп килә.

Авылларга кече бизнес кирәк, һәм заманча технология белән. Эшмәкәрлектә иң кыены – эшне башлап җибәрү. Кеше баштарак курка. Менә шул вакытта аңа ярдәм итеп җибәрсәң, аннан соң ул эшкә керешә.

Әйтәсем килә, бу эшләрдә без үзебезнең милләт өчен, үзебезнең авыл өчен дип тырышып йөрсәк, авылларыбыз да сакланып калыр, милләтебез дә нык булыр.

Дин белән милләт бер булырга тиеш. Ике якны да бер күреп, без – мөселман, без – татар дип, горурланып яшәргә насыйп булсын иде”, дип сөйләгән иде Казанда үткән җыенда Расих Латыйпов.

Профлист эшләү цехында

Профлист эшләү цехында

Күптән түгел профлист эшләү цехын булдырганнар. Йорт түбәләрендә салават күперендәге төсле калайлар. Шулай ук әле сирәк җирләрдә генә күренгән бакчалардагы коршау коймалары да зур яңалык. Галиләр монда да беренчеләрдән.

Гали халкының булдыклылыгы динилегенә бәйләнгән. Өч мәчет манарасыннан биш вакыт азан яңгырый, мәдрәсә эшли.

Хәләл ризыкларны күпләп җитештерәләр. Эшкәртелергә киткән итнең 80%ы халыктан җыела. Цехларда 50ләп кеше эшли. Самар өлкәсе мөселманнары соравы буенча хәләл ризык җитештерүне 2003 елны башлап җибәрәләр. Русиядә иң беренче булып хәләл ризыкларны – галиләр җитештерә башлый. Халыкны эшле итүче – ул “Хәләл” фирмасы җитәкчесе Расих Латыпов.

Авылны йөреп чыккач, оренбурлар туган якны өйрәнү музее белән танышты. Бу ике өлкә арасындагы элемтә узган гасырлардан ук килә.

Гали авылында

Гали авылында

“Мәсәлән, танылган Оренбур сәүдәгәре Гани бай Хөсәенов белән бәйле булган галиләр: “Бу кадәр эшләвемә Гани бай булыр идем инде”, дигән сүзләрне мәкаль итеп тә кулланалар”, дип сөйләде авыл мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Наилә Фазуллина.

Тәҗрибә туплау – ул әзер өлгене үз җилкәңә элеп кую дигән сүз түгел. Һәр төбәкнең үз шартлары,үз мөмкинлекләре бар. Кемдер чәчә, кемдер сата, кемдер тауар җитештерә, ләкин бу эшкә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. “Авылдан башка халыкның киләчәге юк. Эшмәкәрләр эшчәнлеге, аларның активлыгы авылның киләчәген билгели”, дип ассызыклаган иде Казанда үткән җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG