Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар корылтаена делегатлар сайлау башланды


Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауда катнашучы җәмәгать оешмалары, төрле көчләрнең вәкилләре белән Акмәчеттә очрашуы
Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауда катнашучы җәмәгать оешмалары, төрле көчләрнең вәкилләре белән Акмәчеттә очрашуы

27 апрель көнне Кырымның Бакчасарай, Акмәчет (Черноморское), Курман (Красногвардейское) районнарында кырымтатар халкының VI корылтаена делегатлар сайлау башланды.

Квота буенча мең кырымтатарыннан бер делегат сайлана. Шулай итеп районда яшәүче кырымтатарларның санына күрә делегатлар квотасы аерылган. Мәсәлән, Бакчасарай районында 17 мең кырымтатары яши, бу районда 17 делегат сайланачак. Акмәчеттә - 3, Курман районында - 12 делегат сайланачак.

Сайлау мажоритар-пропорциональ рәвештә үткәрелә. Корылтайга сайланачак 250 делегатның 200е 46 мажоритар округта, тагын 50 делегат - кырымтатар җәмәгать оешмалары, блоклар җәдвәлләре буенча бердәм күпмандатлы округта сайланачак. Сайлаулар беренче тапкыр турыдан-туры, яшерен тавыш бирү ысулы белән үткәрелә. Кырым буенча сайлау 23 районда төрле көннәрдә узачак. Кырымның тышында сайлау Украинаның Херсон өлкәсендә (5 делегат), Мелитополь шәһәрендә (2 делегат), Киевта (1 делегат) узачак. Сайлауда 18 яшькә җиткән, Украина гражданнары булган кырымтатарлар катнаша ала. Шулай ук сайлауда Үзбәкстанда яшәүче Украина гражданлыгын кабул иткән кырымтатарлары да катнашып үзләренең делегатларын сайлаячак.

28 апрельдә сайлау Карасубазар (Белогорски -16 делегат), Джанкой (16), Ички (Советский - 6) һәм Акъяр (Севастополь -3) шәһәрендә узды. Бу ике көндә бу районнарда мажоритар округларда 73 делегат сайланачак.

Күпмандатлы бердәм пропорциональ округта сайлавында 14 кырымтатар җәмәгать оешмасы катнаша. Алар арасында “Магарифчи” укытучылар ассоциациясе, “Мәдәният фонды”, “Яшьләр шурасы”, “Азатлык” берләшмәсе, Мәҗлеснең “Милли хак” берләшмәсе һәм башкалар. Бу оешма һәм блоклар 50 делегат мандаты өчен көрәшәчәкләр.

27-28 апрельдә узган сайлау нәтиҗәләре ун көн дәвамында игълан ителәчәк диде үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев. Чираттагы районнарда сайлау 4- 5 май көннәрендә Кефе (Феодосия), Саки, Акшейх (Раздольненски), Джуртчы (Первомайски) Судак, Алушта районнарында узачак. Бу районнарда 30 делегат сайланачак. Соңгы сайлау 15 июньдә Ялтада узачак. Иң күп делегат квотасы Акмәчет (Симферополь) районында - 25 һәм Акмәчет шәһәрендә – 19 делегат. Кырым буенча иң әз делегат диңгез буе шәһәрләрендә: Алуштада – 2, Ялтада - 2, Керичтә – 2 делегат сайланачак. Бу сөргенлек дәверендә булганы кебек мөстәкыйль Украинада да шулай ук Кырымда Кара диңгез буе шәһәрләре кырымтатарлары өчен ябык кала дигән сүз. Сөргенгә хәтле диңгез буе шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында кырымтатарлар 60-70 процентны тәшкил иткән булса, хәзер алар монда 2-3 процентны гына тәшкил итә.

Кырымтатар халкының I Корылтае Бакчасарайда Ханнар сараенда1917 елда декабрь аенда узды. Аның эшендә 76 делегат катнашты. Корылтайда Кырым хөкүмәте (директориясе) һәм аның рәисе итеп Кырым мөфтие, язучы, сәясәтче Номан Челебиджихан сайланган иде. Директория составына Литва татарлары вәкилләре дә сайланды. Корылтай үзен парламент итеп игълан итте, Конституция, дәүләт симфоликасын кабул итте. Русиянең большевиклары Кырым республикасын, кырымтатар хөкүмәтен танымадылар, алар Кырымга гаскәр белән Акъярдан (Севастопольдән) һөҗүм иттеләр. 1918 елның 23 февралендә Н. Челебиджихан Севастополь төрмәсендә большевиклар тарафыннан үтерелә, аның җәсәден Кара диңгезгә ыргыталар. Корылтайда, хөкүмәттә катнашкан кырымтатар вәкилләре кулга алына. Шулай итеп, Корылтай юк ителә. 1921 елда Ленин декреты белен КрымАССР барлыкка китерелә, ә 1944 елда кырымтатарлар Кырымнан сөрелә.

Кырымтатарлары сөргенлектән Кырымга кайта башлаганнан соң II корылтай Акмәчеттә 1991 елның 26 июнендә узган иде. Корылтай делегатлар арасыннан 33 кешелек Мәҗлесне сайлап, аның рәисе итеп ул вакытта Мостафа Җәмилуглын сайладылар. Моннан соң узган III- IV- V Корылтайларда да ул Мәҗлес рәисе итеп сайланган иде. Ләкин соңгы елларда корылтайда турыдан-туры тавыш бирү ысулы булмавы кискен тәнкыйтькә дучар ителеп килде. Бу юлы сайлаулар беренче тапкыр яшерен, турыдан-туры ысул белән үткәреләчәк. Сайлаучыларның активлыгы нинди булыр, билгесез. Беренче нәтиҗәләр ун көннән соң игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG