Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

"Бала-Сити"дан соң кайда укырлар дип борчылам"


Хосусый балалар бакчасы "Бала-сити" эшли башлаганга ике ай. Бу бакчада татар, рус, инглиз, кытай телләрен өйрәнәләр. Аның җитәкчесе Альбина Насыйрова татар теленең бүгенге хәленә дә, "Бала-сити"ны тәмамлаганнар укуларын кайда дәвам итәрләр икән дип борчыла.

Альбина Насыйрова сүзләренчә, "Бала-сити"да кечкенәләрне телләргә сәнгать аша өйрәтәләр. Бу алымны алар үзләре дә сынап кына карый. "Нишләптер безнең милләттәшләр гаиләләрендә татар теленә игътибар бирми", дип тә аптырый ул. Казандагы бу бакчаны татарлар түгел, ә әлегә башка милләт вәкилләре үз иткән. Азатлык радиосы Насыйрова белән әңгәмә корды.

– Ни өчен бакчага татар, рус, инглиз һәм кытай телләрен сайлап алырга булдыгыз?

– Киләчәктә балалар бик зур конкуренция алдында калачак. Мәскәүне генә алганда да анда бала тугач күп кенә гаиләләр чит телләргә өйрәтергә өйләренә чакыралар. Казанда балабызны кайда бирергә дип уйлый торгач, әнә шундый күп телләрне өйрәнгән балалар бакчасын үзебез ачарга булдык.

Инглиз телендә күпме халык сөйләшкәнне үзегез беләсез, ә кытай теле үзенең популярлыгы белән өченче урында тора. Без бакчада туган телебезне - татар телен дә өйрәнәбез. Беркемгә дә сер түгел, хәзер татар балалары безнең бакчага киләләр дә, аны чит тел кебек өйрәнә башлыйлар. Без төп өч телгә басым ясыйбыз.

Татар телен безнең Тинчурин театры артисты Гөлназ Наумәтова өйрәтә. Ул бакчада театр сәнгате дәресләрен дә алып бара. Балалар татар телендә спектакльләр карыйлар, ул аларга курчак театрлары күрсәтә. Балалар белән бергә әкиятләр куя, татар телендә җырлыйлар, татар биюләре бииләр.

Балалар инглиз телен дә җырлап-биеп, көлеп дигәндәй өйрәнә. Кытай телен дә шулай ук. Телне мәдәният аша кабул итәләр. Татар милли гореф-гадәтләре турында сөйләп, милли киемнәребезне күрсәтеп кичә дә үткәрдек.

– Татар теленә килгәндә телгә өйрәтү програмын үзегез әзерләдегезме? Балалар белән ничегрәк эшлисез?

Альбина Насыйрова балалар белән

Альбина Насыйрова балалар белән

– Без булган методикаларны сайлап кулланабыз. Бүген Казанда балаларга кызыклы китаплар чыга. Аларны да кулланабыз. Без гади балалар бакчаларындагы хәлне беләбез. Андагы балалар татар телен инглиз теленнән дә начаррак. Бүген татар теленә өйрәтү бик аксый.

Без үзебездә татар телен театр аша өйрәтеп бу алымны сынап карыйбыз һәм балалар татар телен алай җиңелрәк өйрәнә дип әйтергә була. Безнең бакчада бер әрмән баласы бар. Аның әти-әниләре: "Карагыз әле, безнең бала әрмәнчә җырлау урынына өйдә татарча җырлый башлады", дип әйтә.

Бу бакчага үзебезнең улыбыз һәм туганнарыбызның да балалары йөри, шуңа күрә берләшеп бөтен көчебезне, белемнәребезне монда бирергә тырышабыз.

– Телләргә вакытны ничек бүләсез?

– Беренчедән, безнең бер рус, бер татар һәм бер инглиз телендә сөйләшүче тәрбиячебез бар. Балалар атнага өч тапкыр ярты көн инглиз телендә сөйләшәләр. Математика һәм шуның шикелле мәктәпкә әзерләнү дәресләре рус телендә бара. Атнага өч тапкыр татар теленә өйрәтү өчен Гөлназ килеп йөри.

– Күпме вакыт балалар белән була инде ул?

– Ул хәйран була, кайвакыт икешәр сәгать тә шөгыльләнә. Атнага алты-ун сәгать җыела торгандыр.

– Бакчага хәзер күпме бала йөри?

– 18-20-ләп җыела.

– Араларында төрле милләт балалары бардыр, бу балалар барысы да татар телен өйрәнәме соң?

– Әйе. Без әти-әниләргә алдан ук үзебездә дүрт тел булуын, балалар аларны яхшы белергә тиеш дип әйтәбез. Хәзер татар телен дә белү кирәк, ул да бик мөһим дип аңлатабыз. Әлегә кадәр канәгатьсезләр юк.

Телне белү баланың үзеннән дә тора. Кайберләре бик яхшы итеп кытайча да сөйләшеп китә, ә кемдер инглизчә саный да белми. Бала күңеленә яткан телне тизрәк өйрәнә.

– Сездәге балаларның берәрсе бакчада һәм өйдә рәхәтләнеп татарча сөйләшәме?

– Бик аз. Мин үзем дә нык аптырыйм, нишләптер безнең милләттәшләр гаиләләрендә татар теленә игътибар бирми. Мин алар балаларын безнең бакчага бирерләр дип көткән идем, әмма әлегә уйланалар. Аннары татарлар белем өчен күбрәк акча түләүне кирәк санамый. Безнең бакчага күбесе яһүдләр үз балаларын китерә. Ни өчен күп акча түләргә кирәк дигән сораулар да тумый аларда, чөнки алар тирәнрәк белем бирүне, телләрне өйрәтүне хуплый. Әле киресенчә, үзебез дә булышабыз, өйрәтегез генә дип торалар. Баланы бер ай бакчага йөртү 15-17 мең сумга чыга.

– Сездә, алай да, ничә татар баласы булып чыга соң инде?

– Алты.

– Сез балаларны читтән карап торганда күрәсездер бит инде, алар үзара кайсы телдә аралашалар?

– Беренче чиратта рус телендә. Безнең бер баланың туганнары Британиядә яши. Алар җәйләрен анда уздыра. Ул бала безнең укытучылар белән бер дә тартынмыйча рәхәтләнеп инглизчә сөйләшә.

– Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов Азатлык радиосына килгәч, бакчаларда һәм мәктәпләрдә татар теленә өйрәтү методикасының камил булмавы турында белдерде. Кимендә бала бакчадан чыкканда 167 татар сүзе белеп чыгарга тиеш дип тә әйтте. Сезнең татар теленә укыта башлаганга күпме вакыт узды?

– Без, гомумән, әле икенче ай гына эшлибез, әмма ай саен әти-әниләргә үзебезнең уңышларны күрсәтергә тырышабыз. Мисал өчен, апрель ае тулысынча татар әдәбиятына багышланды. Без Габдулла Тукай иҗатын өйрәндек. Хәзер балалар шагыйрь турында, аның әкиятләрен һәм шигырьләрен беләләр.

Татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган кичәгә Гөлзадә Сафиуллина килде

Татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган кичәгә Гөлзадә Сафиуллина килде

Бу кичәгә без Гөлзадә Сафиуллинаны чакырган идек. Безнең балалар өчен татарча җырлар бик аз. Ә менә Гөлзадә ханым үз вакытында диск чыгарган булган. Андагы җырларның күбесе Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар. Ул җырларны башкарды, балалар белән бергә җырлады. Әйтәм бит, безнең балалар беренче тапкыр телне өйрәнә, икенче ай гына үзләштерәләр. Без балалар белән өч-дүрт җырны рәхәтләнеп өч телдә җырладык. Балалар да рәхәтләнеп авыз тутырып җырладылар.

Әйтә алмыйм, безнең бакчаны тәмамлаганда балалар күпме сүз өйрәнер, әмма айга шуның кадәр татарча җыр өйрәнергә, шул кадәр әдәби әсәр укып чыгарга дип максат куелса, ул балалар рәхәтләнеп бик тиз өйрәнәләр дип уйлыйм.

– Сезнең тел төбегездән аңлавымча, балалар "Исәнмесез!", "Әйдә, кил", "Утырыгыз" дигән сүзләрне аңлыйлар инде?

– Аңлыйлар. Алар ул сүзләрне инглизчә дә, кытайча да, татарча да аңлыйлар. Бик тиз өйрәнәләр. Тагын шул ягы да бар, әгәр берәрсе яхшырак белеп җавап бирсә, бик үк әйбәт белмәгәннәре кабатлый башлыйлар да, исләрендә калдыралар.

Миңа калса, ай саен әти-әниләрне чакырып балаларны нәрсә өйрәнгәнне күрсәтү дә бик яхшы әйбер. Беренче айда без инглизчә әкият куеп, инглизчә җырлар җырлап инглиз кичәсе үткәргән идек. Апрель аенда бәйрәмебезне татарча үткәрсәк, хәзер менә кытай телендәге чарага әзерләнәбез. Июнь аенда дүрт телне дә берләштереп бер бәйрәм үткәрәсебез килә.

Мине туган телебезнең хәле бик борчый. Балаларны татар теленә бик тә өйрәтәсем килә. Ана телебезне югалтасыбыз килми. Белмим инде, ничек килеп чыгар. Безгә күпләр шалтырата. Алар: "Сезнең инглиз теле дә бар икән, ә татар теленә вакыт калмыйдыр инде, кем өйрәтә?", дип әйтәләр. Мин вакыт кала дип әйтәм. Бала өч телне дә, әллә дүрт телне дә рәхәтләнеп өйрәнә.

– Аңлавымча, аның өстенә бер тәрбиячегез дә татарча сөйләшә.

– Безгә кечкенә генә бер малайны алып килделәр. Ул гаиләсендә татарча гына сөйләшә. Ул хәзер рус телен өйрәнә башлады. Мин ул бала булуга бик шатландым, чөнки ул килгәч, тәрбиячеләр бераз гына булса да татарчага күчә башлады.

– Бу бакчаны зуррак итәргә теләмисезме?

Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу кичәсендә

Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу кичәсендә

– Ул теләгебез бар, чөнки әлегә бездә бер генә төркем эшли, өч яшьтән биш яшькә хәтле балалар йөри. Миңа хәзер күп кенә биш айлык, ун айлык балаларның әти-әниләре шалтырата, аларның алдан ук язылып куясы килә. Бер, ике яшьлек балаларын йөртергә теләүчеләр дә бар.

Без әлегә бакчага өч яшьтән генә кабул итәбез, чөнки алар бу чорда инде аралашуга әзер. Мин үзем баламны өч яшьтән дә иртәрәк бакчага бирмәс идем. Төрле китаплар һәм психологларның фикерләрен укыдым. Миңа калса, әгәр әнисенең мөмкинлеге бар икән, бала өйдә тәрбияләнергә тиеш. Өйдә белем бирү, аралашу файдага гына булачак. Өч яшьлек бала психологик яктан караганда башкалар белән аралашуга да әзер.

Телләрне өйрәнүгә килгәндә, без улыбыз Аязга ике яшьтән үк телләрне өйрәтә башладык. Кытай һәм инглиз телен өйрәтергә өйгә килә иделәр.

– Аязның татарчасы ничегрәк?

– Татарчасы яхшы, ул бик әйбәт аңлый, сөйләшә. Әмма безнең шундый бер вакыт булып алды, татар телен бөтенләй югалттык дип әйтә алмыйм, ул хәзер беренче чиратта русча уйлый һәм шул телдә җавап бирә. Авылдагы дәү әти, дәү әниләре белән татарча сөйләшә.

– Бала беренче чиратта үзенең туган телендә сөйләшеп теле ачылса һәм аның белән бергә башка чит телләрне дә өйрәнсә, зирәгрәк була дигән фикер ишеткәнем бар. Моның белән килешерсезме?

– Әлбәттә, килешәм. Кушма Штатларда булганда университетта лекцияләр тыңладык, ул вакытта үзебезнең балабыз да юк иде, барыбер билингвизм, полилингвизмның файдасы турында хәтердә калган. Казанда балага күп телләр бирелсә, теле дөрес ачылмас дигән сүзләр йөри. Хәтта моны логопедлардан да ишеткән бар. Миңа калса, бу миф кына.

Күп телләрне өйрәнү иң беренче чиратта дөньяга карашны нык киңәйтә. Хәзер баланың креатив фикерләве юк дип әйтәләр. Без балаларга өйрәтә торган телләр бер-берсеннән аерыла, аерым мәдәниятле телләр. Аларны белә икән, баланың логикасы да, фикерләве дә яхшы булачак.

– Баланың теле кайсы тел белән ачылырга тиеш?

– Мин туган теле белән ачылырга тиеш дип уйлыйм.

– Белемегез белән сез педагогмы?

– Мин үзем филолог, университетның рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым, шул ук вакытта икенче белгечлек - инглиз теле тәрҗемәчесен дә өйрәндем. Журналистикада да эшләп алдым, телевидениедә татарча тапшырулар алып бардым. Хәзер бакчадан тыш университетта да әзрәк инглиз теле укытам. Татар гимназиясен бетергән идем.

– Татар-төрек гимназияләрен, лицейларын бетергән кем белән генә сөйләшмә, алар шатырдатып татарча белә. Димәк, татар-төрек лицейларының татар телен саклауда өлеше зур булган.

– Һичшиксез! Менә минем ирем татар-төрек лицеен тәмамлады. Ул татарча да, инглизчә дә, русча да шулкадәр яхшы сөйләшә, берсеннән икенчесенә күчкәндә дә авырсынмый. Ул мәктәпләр үз вакытында бик яхшы белем бирде.

Инде мәктәп темасына килсәк, хәзер бу тема бик проблемлы. Менә безнең балалар бакчасын тәмамлаган бала хәзер инглиз телен күпмедер дәрәҗәдә яхшы белеп чыгачак.

– Чираттагы сорау нәкъ шуның турында иде. Сезнең бакчаны тәмамлаган балалар мәктәпкә баргач югалып калмасмы, алар өчен хәзерге мәктәп системы түбән төшеп китү булмасмы?

Бакчага йөрүчеләр Сәлимә белән Аяз

Бакчага йөрүчеләр Сәлимә белән Аяз

– Мин моның өчен хәзер үк бик борчылам, алга таба аларны кая бирергә дип уйлыйм. Беренче сыйныфтагы балаларга милли тәрбия дә бик кирәк. Татар мохиты булган татар гимназиясенә бирергә дә теләгем зур, әмма телләр белән нәрсә булып чыгар, белмим.

Нинди дә булса бер мәктәп белән сөйләшергә дә теләгем бар. Әгәр алар безнең балаларны беренче сыйныфка алсалар, аларга инглиз теленнән бер яхшы укытучы табып белемнәрен дәвам итсеннәр иде дигән теләгем бар. Безнең балалар бакчасы 98-нче мәктәпкә урнашкан. Директоры балалар безгә генә килсен, инглиз телен дә үзегезгә кирәк булганча дәвам итәрсез дип әйтә. Күз күрер.

– Сез гел инглиз теле генә дип әйтәсез. Шулай да татар теленә һәм инде кытай телен дә өйрәткәч, никтер сөйләшкәндә бу телгә дә артык басым ясамаска тырышасыз?

– Бездә кытай теле аның кадәр күп дәрәҗәдә укытылмый. Атнага ике тапкыр гына керә. Әмма әти-әниләрнең һәм минем иремнең кытай телен дә кертергә теләге зур булды. Мәктәптә дәвам итәргә кирәк булса, аны әти-әниләр белән сөйләшеп өстәмә дәрес итеп кенә кертеп булыр дип уйлыйм. Ә инглиз теле безнең мәктәпләрдә икенче сыйныфтан гына гына кертелә. Аның белән нәрсә эшләргә? Балаларның алган белемнәре дә икенче төрле булачак, бу ягы белән проблемнар бар.

– Ә татар теле?

– Әгәр без балаларны татар гимназиясенә бирсәк, ул проблем булмаячак. Мин үзем икенче татар гимназиясен тәмамладым. Мин бик шат, анда татар телендә укыталар, тәрбия ягы да, әхлак ягы да яхшы. Әгәр ул мәктәп безнең укуны дәвам итү мәйданчыгы булса, бик яхшы булыр иде.

– Бу хакта мәгариф министры белән сөйләшеп карарга теләмисезме?

– Сөйләшергә мөмкин дип уйлыйм мин. Хәзер мәгариф министрлыгы билингваль балалар бакчалары арасында төрле бәйгеләр дә оештыра башлады. Татарстан президенты да телләрне өйрәнү, туган телне өйрәтүгә багышланган бик күп проектларны хуплый дип ишеткән идем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG